Эт елы – яңалыклар һәм үзгәрешләр чоры. Күпләр бу ел уңышлы тәмамланачак, тугры эт моңа йогынты ясар дип фаразлаган иде. Әмма бу хайван бертөрле халәттә генә булмый, тик кенә утырмый, өрә дә, тешли дә ала.
Нинди хайванныкы дип аталган – ел шуның холкын кабатлый дигән ышану бар. Узып баручы ел эт холкына туры килдеме – шуны тикшереп карыйк.
Гороскоп төзүчеләр 12 ел саен кабатланып торучы елларның охшаш чалымнары бар дип ышандыра. Моңарчы эт елларында нәрсәләр булган?
1934. Бу елда Адольф Гитлер Германиянең фюреры була. Бу кеше хакимияткә килгәннән соң кешелек тарихында нинди коточкыч вакыйгалар булганын белмәгән кеше юктыр.
Шул ук елда СССРда Сергей Киров – Сталинның иң ышанычлы кешеләренең берсе үтерелә. Бу вакыйга массакүләм репрессияләр башланып китүгә бер сәбәп була.
1946. Салкын сугыш башланган ел. Бөекбритания премьер-министры Уинстон Черчилль СССРда кеше хокуклары бозыла дип белдерә, коммунизмны канлы, куркыныч режим дип атый.
1982. Леонид Брежнев үлгән ел. Бу чорда нефтьнең кыйммәтләнүе һәм дәүләт керемнәренең артуы халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Сугышлар, репрессияләр юк, коррупция чәчәк ата, совет власте турында анекдотлар күпләп тарала.
1994. «Кара сишәмбе» – бу көнне рубль курсы долларга карата бик нык аска тәгәри.
«МММ» акцияләре күпләп сатыла.
Россия беренче тапкыр Кышкы Олимпия уеннарында катнаша. Алтын медальләр саны буенча беренче урынны яулый.
Ел ахырында беренче Чечня сугышы башланып китә.
2006. Корбан гаете башланырга берничә минут кала, Гыйракта Сәддам Хөсәен җәзалап үтерелә. Аңа хәтле өч ел элек АКШ гаскәрләре Гыйракка басып керә, сәбәбе – Хөсәеннең террорчыларга булышуы һәм бу илдә массакүләм юк итү коралы ясалуы. Берничә елдан соң америкалылар бу ике сәбәпне дә кире кагалар, алар исбатланмый.
Журналист Анна Политковская үтерелә.
Тышкы аренада
Күргәнебезчә, Эт елы бик үк тыныч кына үтә торганнардан түгел. Тормыштан канәгать, бар да яхшы булганда, бу хайван тешләргә тотынмый. 2018 елда нинди «этлекләр» эшләнде, ул нәрсәсе белән истә калачак? Ел башында ук Россиянең чит илләр министры Сергей Лавров тышкы сәяси аренада ил өчен мөһим булган биш төп юнәлешне атаган иде: Иранның атом-төш алыш-бирешен сакларга; Сүриядәге хәл; Украинадагы кризисны җайга салу; Төньяк Кореяның атом-төш программасы тирәсендәге «эсселекне» бетерү; Палестина белән Израиль арасындагы низагны киметергә ярдәм итү.
Иран тарафыннан барлык шартлар үтәлүенә карамастан, санкцияләр арта бара. Россия бу өлкәдә уңышка ирешә алмады, әмма АКШка бу бик кыйммәткә төште.
Сүриядә хәлләр башкачарак. Трамп Америка гаскәрләрен бу илдән чыгару турында Указга кул куйды. Соңгы солдат 100 көн эчендә кайтып китәргә тиеш булса да, алар бу эшне графиктан иртәрәк башкаралар. АКШ Сүриядән генә түгел, Әфганстаннан да китәргә җыена. Шуңа өстәп, аның Гыйрактагы хәрбиләренең хәле дә мактанырлык түгел. Кыскасы, Америка әлеге регионнан тулысынча китәргә җыена, бу хәл ил белән идарә итүчеләр арасында аңлашылмаучанлыкларны тудыра – Трамп сәясәте белән килешмәүчеләр арасында отставканы сайлаучылар бар.
Палестина-Израиль мөнәсәбәтләренә килгәндә, ул узган елгыдан берни белән дә аерылмый, әмма Израиль гарәп дөньясында теләсә кайсы көндәшне бомбага тоту мөмкинлеген бирүче хәрби өстенлекне югалтты. Аның армиясе тирә-күршесендәгеләрне җиңә алса да, сәяси өстенлек аның ягында түгел. Мондый агрессия халыкара аренада АКШ тарафыннан яклау тапмаганда, ул сәяси изоляциядә кала. Моңарчы ярты гасыр гарәп дөньясы белән көч ягыннан өстен булган хәлдә генә аралашкан Израильнең нишләп бетәсе билгесез. Ярдәмне аңа «көчле һәм зур» гына күрсәтә алачак. Икътисади яктан куәтле булса да, Кытай әлегә бу рольдә була алмый, бердәнбер юл – Мәскәү тарафына юнәлә.
Төньяк Кореяның атом-төш коралы буенча сораулар хәл ителмәгән. Бу дәүләт бер генә халыкара килешүгә дә кушылырга теләк белдермәде, бердәнбер ирешелгән уңыш – сынау полигоны сүтелгән. АКШның тегендә-монда ыргылуы Корея мәшәкатен арткы плангарак күчерде. Өстәвенә ике Корея әле дуслашып та ята.
Украинага килгәндә, Россия өчен бу АКШ белән каршылыкка караганда мөһимрәк мәсьәләдер. Бүген мөнәсәбәтләрнең яхшырачагын фаразлау кыен. Җитмәсә, низаглар булмас дип кистереп әйтеп булмый. Ул Донбасста булмаса, Кырым күпере тирәсендә булырга мөмкин. Америка Якын Көнчыгыштагы җиңелүен башка юнәлеш исәбенә компенсацияләве бар, диләр, андый юнәлешләрнең берсе – Украина.
Санап кителгәннәрдән бары икесендә генә уңышка ирешелгән. Әмма тышкы аренада башка уңай үзәрешләр дә юк түгел. Дистә еллар буена АКШ артыннан кабатлап торучы Европа уяна башлады бугай. Аны хәзер үз сәяси һәм икътисади хәле борчый – бу хәл Европа союзын Россия белән якынаерга мәҗбүр итә. Әлеге якынаю тиз һәм гади генә булыр дип өметләнергә кирәкми, моңа әле эчке сәясәттә һәм икътисадтагы мәшәкатьләр, дөньяны күзаллау комачаулый. Иң мөһиме – Европаны «океан арты агае»ннан азмы-күпме аеруга ирешелде, калганын киләчәк күрсәтер. Эт елын каршы алганда кыска итәкләр, ачык декольтелы күлмәкләр кимәскә, классик стильне сайларга киңәш ителгән иде – тыйнак һәм гадирәк төстә. Тышкы аренадагы мөнәсәбәтләр корылышы СССР чорындагыга кайтып калды кебек – классика берайчан да модадан чыкмый инде ул.
Эчке кухня
Монда хәлләр булмады түгел, бер ел өчен күбрәккә дә китте, ахры. Яңа елны каршы алганда ук: «туган-тумачаны җыеп өйдә бәйрәм итү, аннан соң фейерверклар аттыру, сюрпризлар, бүләкләр, табигатьтә ял, биюләр» дип тәкъдим ителгән иде. Язын президентны сайладык, аннан соң гөрләтеп туп типтек. Владимир Путин бу сайлауларда 77 процент тавыш җыйды, иң күп тавышны Кырым биргән. Хәзер әлеге ярымутрауга күпер аша барып була, аның ачылуы Кырым өчен бик мөһим вакыйга. Дөнья чемпионаты вакытында кайсы гына илләрнең футбол җанатарлары биеп күрсәтмәде, алар тарафыннан Казанда күпме өчпочмак ашалды. Ниһаять, Россия футболчыларының да уйный белгәненә инандык. Көндәшләр капкасына кергән туплар кебек бер-бер артлы пенсия реформасы, өстәмә салымга түләүләр арту, ягулыкка бәяләр үсү кебек халыкны борчыган хәлләр тәгәрәп килеп чыга торды. Пенсиягә биш елга соңрак чыгачакбыз, аның каравы, бездә хәзер уртача гомер озынлыгы да арткан. Лаеклы ялга иртәрәк чыгып үзмәшгульлектән дә әллә ни файда күреп булмый – алар хәзер салым түләргә тиеш.
Спортта футболдан тыш Олимпия уеннары, Гагарин Кубогына көрәш белән дә истә калачак бу ел. Россия үзенең яңа тарихында икенче тапкыр Олимпиадада гимн-флагсыз чыгыш ясады. Безнең «спорт атлетлары» 26 еллык тәнәфестән соң хоккейда алтынны алуга иреште. КХЛ трофеена исә кабат «Ак Барс» лаек булды – ул хәзер өч тапкыр әлеге титулга ия булган бердәнбер клуб.
Кызганычка, узып баручы ел кайгы-хәсрәтсез генә булмады. Кемерово фаҗигасенең масштабын әле бүген дә бәяләве авыр. 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомерен өзгән бу хәлгә сәбәпче – кеше ваемсызлыгы. Мәскәү өлкәсендә Ан-114 самолетының һәлакәткә очравында да – кеше гаебе, фаҗига очучылар хатасы белән килеп чыккан.
Киләчәккә фараз
Сораштыруларда катнашучыларның күбесе узып баручы елны былтыргыга караганда авыррак булды дип атаган. Дуңгыз елы нәрсәләр күрсәтер? Хәзер фаразлаучылар әллә ниләр әйтеп бетерәчәк, тизрәк курантлар суксын да, Яңа елы җитсен иде инде. Нострадамус, бер кеше пәйда булачак, аңа аерым миссия бирелгән дигән, имеш. Моны минем генә түгел, сезнең дә ишеткәнегез бардыр – ул миссия йөкләнгән кеше һәр елны килергә тиеш бугай. Россия өчен 2013-2019 еллар – «алтын чор» дигән күрәзәче. Дуңгыз үзе белән ул алтынны алып та китәрме икән? Миңа Маргоның сүзләре ошады: «Рубль тотрыкланачак, хезмәт хаклары Европада кебек булачак». Тик менә Европаның кайсы өлеше икәнен генә ачыкламаган, Молдова да әлеге континентка керә, Россиянең дә Уралга хәтле территориясе Европа дип атала. Мәскәү тирәсендәге кебек булса, ярап та куядыр. Изге Матрона: «Барысы да егылачак һәм башка тормаячак. Сугышсыз сугыш булачак» дигән 2019 ел турында. Пессимистлар бу сүзләрдә – дөнья бетүен, оптимистлар яңа вакыт киләчәген, бөтен начар әйберләрнең артта калачагын күрә. Дуңгыз әзрәк дуңгызлыгын итмичә калмас инде ул, кем белгән, бәлки шуннан соң рәтләнеп китәр дөньялар, өметсез шайтан булмыйк әле.
Комментарийлар