Шәһри Казан

«Җәфа сез, хатын-кызлар...»

Ир-ат белән хатын-кыз психологиясе миңа һәрвакыт кызык. Ике җенес баш миенең төрле ярымшарлары эшләү дә, бер-беребезне аңлап җиткермәүләр дә, бер-беребезгә тартылу да, мантыйкларның капма-каршылыгы да мәңге чишеп булмас табышмак кебек гел җавап эзләтеп тора. Ә менә порошок аркасында да шул ир белән хатын психологиясе турында тулы бер трактат язарлык түл...

Реклама

Казанның күптән түгел генә ачылган зур кибетенә иптәш кыз кушуы буенча бардым - элегрәк хуҗалыкта кирәкле нәрсәләр ала торган кибеттә кинәт кенә бәяләрне тешли торган иттереп күтәреп куйдылар, ул миңа шушы яңа ачылганын киңәш иткән иде.
Яннан теркелдәп барган арбаны онытып кибет киштәсендәге сабыннарны исним - фу, бусы зәһәр исле, бусыннан нарат күркәсе исе килә - тәмле. Бусы Мәрьямнең агартып бетереп булмаслык таплары өчен шәп булырга тиеш. Балалар шампуненың кура җиләге исе килгәненә җитәме соң инде?.. Тәк, порошок галиҗәнапләре. Киштәләр буйлап киттем боларны тикшереп.
Кәҗә кергән бакчага...
«Бусын да иснәп карыйсызмы?» «Ә сезнең ни эшегез бар?» - дидем, бер ир-атның мине күптән күзәтеп торганын аңлап алып.
- Юк, бакчага кергән кәҗә кебек дөньягызны онытып әйбер сайлавыгызны карап торган идем, гафу итегез, - диде ир, үзенең тәрбиялелеген күрсәтергә тырышкандай. - Ярдәм итмәссезме икән, хатын су буе исемлек язган - «Ариель - белая роза», «Сиф лимон», «Камей - бархатное прикосновение». Боларның кайсысы нәрсә соң?
Минем шунда гына ирен читенә елмаю кунды. Мескенем, аңа ни-нәрсә икәнен аңлатырга онытып, химия алырга җибәргәннәр икән! Мин ялт кына моның арбасына ул әйткән әйберләрне тутыра башладым. Шул рәвешле бик культуралы гына бетәсе иде аралашу дигәнең.
- Җәфа инде сез, хатын-кызлар, - диде ир, көрсенеп. - Юктан проблема тудырып, баш катырырга дисәң, сезгә куш.
Күркә төсле күперә башлап, тураеп басканымны сизми дә калдым. Мин ярдәм йөзеннән аның арбасына кирәкле нәрсәләрен тутырам, ә ул... Болай да сөбханалла күзләремнең маңгайга таба үрмәли башлавын күреп, тыныч кына дәвам итә бит әле: «Юк, менә бөтенегез дә шундый бит сезнең. Балагыз белән ирегез өйдә, диванда телевизор карап калгандыр инде, мөгаен. Сезгә ни пычагыма бөтен ял көнен әрәм итеп, кибеттә вакыт уздырырга? Менә минем хатын, су буе исемлек язып, атнасына бердәнбер ял көнендә мине кибеткә чыгарып җибәрде. Кер юу порошогы, сабын, унитаз-раковина чистарта торган чара, дип яза алмыймы әллә ул? Юк, роза исе килгән порошок, лимон исе килгән нәмәстәкәй, кокос исе килгән сабын кирәк аңа. Тормышны юк-бар белән катлауландырасыз да, аннан без гаепле калабыз».
- Кызык, - дим. - Ә нишләп сез - ирләр бөтенегез дә «Лада-Калина»да йөрмисез дә манты-өчпочмак урынына токмач ашамыйсыз соң? Лада да шул машина, макарон да шул ук ризык бит инде...
- Әле менә шуның өстенә телегез мин сиңа әйтим. Машина белән порошокны чагыштырмагыз инде сез. Икесе ике нәрсә! Ир өйдә булганда, аның белән сырпаланып диванда гына телевизор карап ятарга кирәк, чукынып китсен сабын белән порошогы. Ял көнен өйдә уздырырга кирәк ул - юк-бар эзләп кибет баетып йөрисе түгел...
- Менә, - мәйтәм, - «Ариель - белая роза»гыз һәм сау булыгыз!
- Ә нишләп сез башка төрлесен алдыгыз, анысы әйбәтрәк булып, минем хатын ишетми калмасын тагын. Иртәгә үк кибеткә җибәрәчәк.
- «Ариель - белая роза» белән күлмәге юылган ирләргә аллергия булырга охшап тора, - дим, зәһәрләнергә тырышып. - Ә болай сез алганы белән мин сайлаганы исе һәм исеме белән генә аерыла.
Үземнең ачу белән бергә елмаясы да килә. Зәһәрләнми бит бу Алла бәндәсе, ничарадан бичара дигәндәй, үз фикерләрен бәян генә итә. Мине күзәтеп, хатын-кыз психологиясенә нәтиҗәләр чыгара...
Сабын, порошок кулда
Тәнне юабыз суда булганчы, өй янына кайтып туктап, иремә шалтыратам. Теге тугыз килолы порошокны кибет янындагы арбадан машинага да көчкә алып салган идем. Ул да чыга-чыгышка: «Моның тагын да авыррагы юк идеме соң?» - ди. Никадәр авыррак, бәясе отышлырак чыга, дип аңлатып торыш юк инде, пакетларны бер-бер артлы аңа бирә торам.
Мин кайтканчы, «халык» диванда телевизор караган, минсез аларга күңелсез булган, «ял көнендә бергә булырга кирәк сәясәте» сүз саен коелып кына тора... Ә теге порошок белән сабын ничек өйгә кайта да ни рәвешле киштәгә тезелә дигән уй миннән калганнарны борчымый булып чыкты. Әни-хатын гел өйдә, гел янда булырга тиеш һәм вәссәлам!
Мин исә сайлап алып кайткан әйберләремне кабат исни-исни шкафларга тутырам. Өйдәгеләр өчен барыбер икәнен беләм, ә миңа теләсә кайсы ошамый шул инде, нишлисең. Бәлки, бераз җәфалыгыбыз бардыр ул яктан. Нәкъ ирләрнеке кебек үк дәрәҗәдә. Артыгы да түгел, киме дә. Шулай булмаса, Ходай Тәгалә безне тиң һәм парлы итеп яратмас иде. Яныгызда нәкъ сезнең кебек үк уйлаучы, сезнең төсле үк эшләүче, шыр акыллы хатыннар булса, ничек күңелсез булыр иде сезгә, ә, ирләр?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: