16+

ФИФАны озаттык, кунакта – ФИНА

Атна дәвамында Спортның су төрләре сараенда юниорлар арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге ярышлары барды. Медальләр өчен 35 илдән 450гә якын спортчы көрәште.

ФИФАны озаттык, кунакта – ФИНА

Атна дәвамында Спортның су төрләре сараенда юниорлар арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге ярышлары барды. Медальләр өчен 35 илдән 450гә якын спортчы көрәште.


Дөнья беренчелеге ачылышына килгән белгечләр, бер авыздан, Казан - Россиянең су спорты төрләре башкаласы, ди.

- Моны без генә түгел, ФИНА (халыкара йөзү федерациясе) да раслый. Татарстанга нинди дә булса чара үткәрү өчен шатланып, рәхәтләнеп киләбез. Көн кадагында нинди дә булса турнир үткәрү мәсьәләсе туса, бөтен чит ил вәкилләре: «Казанда үткәрсәк ярыймы?» - дип мөрәҗәгать итә. Моның өчен мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле, - диде Россиянең Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко.

- ФИФАны озаттык, кунакта - ФИНА. Чыннан да, Казан бүген күп чараларны кабул итә. Дөнья беренчелеге белән быел без су спорты төрләре сезонын ябабыз, - диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Алексей Власенко сүзләрен хуплап.

Россия данын 19 егет һәм кыз яклады. Ярышларның икенче көнендә үк безнең Никита Шлейхер Россия җыелмасына беренче алтын медаль алып килде. Өч метрлы трамплиннан сикереп, ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте - 589,35 балл җыйды.

Ярышларның өченче көне россиялеләргә көмеш медаль алып килде. 16-18 яшьтәге спортчылар арасында бер метр биеклектәге трамплиннан сикереп, Татьяна Степанова 413,05 балл җыйды. Җиңү өчен аңа бары тик 0,85 балл гына җитмәде. Көндәше Бөекбритания спортчысы Кэтрин Торренс 413,90 балл җыеп, «алтын»ны эләктерде.

Татьяна нинди дә булса урын яулар дип уйламаган да.

- «Алтын»га өмет итмәдем, медаль турында уйламадым да. Бары тик хөкемдарлар каршында булдыра алганча яхшы сикерәсе килде. Әлбәттә, көндәшемнән шулкадәр аз баллга артта калу борчуга сала. Бәлки җиңәргә соңгы сикерүдә дулкынлану комачаулагандыр. Чыгыш ясар алдыннан көндәшләремнең ничек сикерүләрен карамыйм. Бу үз чыгышыңа көч тупларга, артык борчылмаска ярдәм итә, - диде Татьяна Степанова.

Өч метрлы биеклектән синхрон сикерүче егетләр - Никита Николаев белән Артем Безденежных та 313,56 балл белән безнең командага бронза медальләре алып килде.

- Максатыбызга ирештек, медаль алдык. Әлбәттә, беренче урынга чыгасы килгән иде. Хәзер тагын да ныграк әзерләнәчәкбез, аеруча да күнекмәләрне бер сулышта эшләүгә игътибарлы булачакбыз. Көндәшләрне күзәтмибез: иң мөһиме - яхшы нәтиҗә күрсәтү, - диде Россия юниорлары.
Россия җыелма командасы тренеры Светлана Моисеева сүзләренчә, җиңү өчен командага Казанда барлык шартлар да тудырылган.

- Без үзебезне өйдә кебек хис итәбез. Кунакханә дә, ярышларга әзерләнү өчен бассейн да уңайлы, - диде ул.

Ярышларның финал өлешенә тамашачылар да күпләп йөри. Соңгы вакытта ятим балаларны спорт чараларына йөртү активлашты. Россиянең атказанган тренеры, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сүзләренчә, якын киләчәктә бу юнәлештә махсус программа да булдырылачак.

- Ятим һәм авыр хәлдә калган балаларны менә инде икенче ел төрле спорт чараларына чакырабыз. Суга сикерү федерациясе безнең мөрәҗәгатькә беренчеләрдән булып колак салды. Балалар безнең спортчылар өчен җан атып кына калмый, ә чемпионнардан бүләк, автографлар ала. Бу ятимнәрнең күңелен бераз булса да йомшартыр, тормышын ямьләндерер өчен эшләнгән чара, - диде Ольга Павлова.



Бу юлы, шуңа өстәп, спорт чарасына күп балалы гаиләләрне дә чакырдылар. Ачылыш тантанасында аларга бассейнда йөзү өчен сертификат та тапшырдылар. Дөнья беренчелеге ярышлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә дәвам итәчәк.

Фотолар: www.fina.org

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading