16+

FINA: «Җиңүче булырга тиеш, безнең очракта алар икәү – 2022 ел буенча Казан җиңүче булды»

FINA: «Җиңүче булырга тиеш, безнең очракта алар икәү – 2022 ел буенча Казан җиңүче булды»

2022 елгы кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Татарстан башкаласын ярышлар уздыру өчен сайлаган.

Шәһәрне тәкъдим итү бүген, 17 июльдә, Будапештта үткән. Бу көннәрдә анда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. 2022 һәм 2024 елларда турнирны үткәрелгән шәһәрләр дәгъвасы каралган. Казанның көндәшләре булып Тайбэй һәм Гонконг торган.

"Бу FINA өчен бик дулкынландыргыч мизгел, - диде Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, турнир хуҗасы булачак шәһәрне атар алдыннан. - Ярышларны үткәрү өчен дәгъва кылган барлык шәһәрләр бик зур эш үткәрде һәм искиткеч презентация тәкъдим итте. Аларның барысын да рәхмәт әйтәсе килә. Әмма без - спорт оешмасы. Димәк, җиңүче булырга тиеш, безнең очракта - алар икәү. 2022 ел буенча Казан җиңүче булды".

Аннары Татарстан спорт министры Владимир Леонов чемпионатны уздыру турындагы килешүгә кул кую өчен сәхнәгә чыкты. Ул мондый турнирны кабул итәргә мөмкинлек биргәнгә рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта Татарстан республикасының Спорт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Казан Россиянең спорт башкаласы дип санала, ә аның шәхси фикере буенча, ул, гомумән, җирнең иң яхшы шәһәр булып тора.

25 метрлы дистанциядә йөзү буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү бертавыштан хупланган.

2024 елда халыкара турнирны үткәрү хокукын Будапешт алган.



Татар-информ



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading