Шәһри Казан

Фән Вәлиәхмәтов: «Сәхнәне моңсызлар басты»

Фән Вәлиәхмәтов белән без Казанда Ирек мәйданында очраштык. Аның Казанга «Татар моңы» бәйгесен уздыру мәсьәләләре белән килүе иде, чөнки ул быел жюри әгъзасы. Бүгенге көндә җырчы Башкортстанның Шаран район үзәгендә үз йорты белән яши.

Бу - минем фикерләр
- Фән абый, белүемчә, сез үзегез дә татарча моңлы җырлаучыларны барлап торасыз, берничә конкурс үткәрәсез. Әйтик, Туймазыда, үзегез кебек тальянчыларны, тальянда уйнап җырлаучыларны барлау максатыннан, «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» дигән бәйге оештыруыгызны беләм. Өметле яшьләр бармы?
- Бар, тик күп түгел...

- Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
- Моңсызлар басты сәхнәне. Илһам абый сүзләре белән әйтсәк, җырчылар күбәя, җырлый белүчеләр аз. Җиңел-җилпе җырны башкаруы җиңел бит ул. Каерып алып, бәгыреңне биреп җырлыйсы юк.Тамашачы да шуңа күнегә. Әйтик, әнә Фирдүс Тямаев дигән бер егеткә халык заллар тутырып йөри. Туймазыда ике көн куйган концертын. Ә менә минем яраткан җырчым, яшьләр арасында Илһам Шакировка тиңләшерлек моңлы Филүс Каһиров килде - йөз билет сатылган. Очсызланды сәхнә, җыр бакчасын чүп басты. Мөфтәдим Гыйләҗев: «Хәзерге эстрада каравылчысыз калган көзге уҗым басуы кебек, анда нинди генә хайван юк», - ди. Килешәм...

- Исем-фамилияләрне язмага кертсәм ярыймы?
- Керт, мин беркемнән дә курыкмыйм... Шуны да яз, Фәридә Кудашевалы Башкортстан хәзер Бибисара Азаматова кулында, Илһам Шакировлы Татарстан Нәфкать Нигъмәтуллин дәрәҗәсенә төште.

- Язсам ярыймы боларны, Фән абый?
- Ярый, ярый. Бу - минем фикерләр. Алар белән уртаклыгым юк, кем әйтмешли, чиркәүдә бала чукындырасым юк, мин инде эшлисен эшләгән, әйтәсен әйткән кеше. Аягымда нык басып торам. Куркып сөйләмим. Шуңа яратып та бетермиләр. Хәзер бит кәнтәйләрне, сатлыкларны ныграк ярата торган заман.

- Ә җырчының, сезнең сүз белән, җырлаучының сәхнәдә күпме булачагын кем хәл итә ала?
- Шул ук халык, әлбәттә. Менә үзебезнең Шаранда кемгә күпме билет сатылганын карап барам. Соңгы арада берничә җырчының концертына билетлар бик начар сатылды. Шул юл белән халык үзе туктатачак моңсызларны. Хәер, бәлки, мин хаклы да түгелмендер, тик, уйлавымча, чын сәнгатькә, ичмасам, баян белән җырлауга өлешчә кайтырга кирәк. Менә шунда булганын чыгарып саласың инде, шунда кемнең кем икәне ачыклана... Бүтән вариант юк. Флюра апа Сөләймановалар, Рафаэль Ильясовлар нигә һаман җырлыйлар? Чөнки алар гомердә дә тамашачыны алдамаган, үз тавышы белән җырлаган, аларның тавышы шуңа куелган. Алар мәңге фонограммага җырлый алмыйлар. Болар - шәхесләр. Фәридә апа Кудашева соңгы көннәренә кадәр диярлек җырлады.Тавышы да җитте, тыны да. Андыйлар сирәк.

- Фән абый, син сәхнәгә чыкканчы да, син чыккач та, тальян белән уйнап җырлаучылар булмады дип беләм. Баян белән булды. Әйтик, шул ук Фирзәр Мортазин...
- Фирзәр - үзенә аерым вакыйга, шәхес ул. Спорт сарайларын тутырып концертлар куя иде Фирзәр. Аны халык баян белән җырлаучы буларак кабул итте, яратты. Урысча әйтсәк, үзенә бер «явление» булды Фирзәр.

Халыкка чыгармаган җырларым бар
- Ярый, конкурслар үткәрәсең, эзлисең... Үзеңә дәвамчы булырдай берәрсен күрәсеңме?

- Борай районыннан Ратмир Галиев дигән егет бар. Әле менә дүрт гармунын алып килде, тугызынчы сыйныфта гына укый. Аннан, Рөстәм Янгиров дигән егет. Ул 14 төрле инструментта уйный, җырлый. Әле аларның тавышлары үз урынына утырмаган, тик алар бар. Моң кирәк безнең халыкка, моң!

- Ә нәрсә ул моң?
- Моң ул, кемдер тәрҗемә иткәнчә, мелизм, җырны бормалау түгел. Әгәр син бөтен кичерешләреңне тавышыңа, йөзеңә чыгара аласың икән, шул була моң. Тик аның өчен кичереш тә кирәк. Җырың белән яшәү кирәк. Мелизм, борма ул тавыш техникасы гына.

- Фән абый, син Уфада, Чаллыда яшәдең. Зур калалардан соң авылда уңайсыз түгелме?
- Күңелгә рәхәт. Мин 20 генә йортлы Хафиз авылында үстем. Кич җитәме, бар да гармун күтәреп чыга иде. Шул егерме йортка утызлап гармунчы бар иде. Йортта икешәрләр дә күп. Сугыштан кайткан абзыйлар. Шулардан күп нәрсәне оттым, әле халыкка чыгармаган запас җырларым да байтак. Ул җырларны бүген табып булмый инде.

Реклама

- Ә тальянда уйнарга өйрәнү тарихы?
- Анысы болай. Мин инде җырчы булып эшли идем, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы алдыннан дәшеп алдылар да тальянда уйнап җырлап карарга тәкъдим иттеләр. Мин бит хромкада уйнап, шуңа җырларга күнеккән, башта авыр булды. Утызның өстендә бит ул чакта. Өр-яңадан бу инструментны да өйрәндем, баянда да уйнаштырам.

- Хәзер авылларда да тальянда уйнаучылар юк диярлек.
- Юк шул. «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» бәйгесен без Фәнир Галимов белән шул максаттан чыгып оештырдык та бит инде, халык талантларын барлыйсы килә.

- Нишләп әз алар, Фән абый? Элек муллалар гармунда уйнаучыларны таяк белән куган, өйрәнергә теләүчеләр кара мунчада төннәрен баскан гармун телен. Аннан, җитмешенче елларда гитара модага керде. Нигә хәзер өйрәнергә теләүче юк?
- Нишләтәсең, заман үзгәрә, тормыш үзгәрә. Сәнгатькә акча килеп керде хәзер. Акча түли - клип төшерәләр, аны йөзләрчә тапкыр телевизордан күрсәтәләр. Тавыш, моң бармы-юкмы - халык фонограммага җырланган җырны, күрәсең, яхшы нәрсә дип кабул итә башлый. Әйткәнемчә, җырчы беренче чиратта баянга җырларга тиеш. Концерт дәвамында түгел, ичмасам бераз гына. Мин үзем баянга җырлый белмәгән җырчыны Коръән укый белмәгән мулла белән чагыштырыр идем. Аның иң кызыгы - бер дә җырлый белмәүчеләргә акча бирүчеләр, ярдәм итүчеләр дә күп бит.

Мин беренче чиратта җырчыда моң һәм беркемнекенә охшамаган тавыш булырга тиеш дип уйлыйм. Хәзер бит Айдарга, Салаватка, Хәниягә охшатып җырлаучылары да пачкасы белән, инкубатор чебешләре кебек. Җырлары да күбесенеке бер-берсен кабатлый, куплетларының урыннары гына алмаштырган кебек. Көе турында әйтмим дә инде. Чаллыда Виталий Агапов дигән бер егет бар. Үзе җырлар яза. Аның мин белгәне егерме алты авылга багышлап язган җыры бар, тик бөтенесенең көе бер төрле. Монысы инде акча эшләү.

- Фән абый, сезне композитор Фәнир Галимовтан аерып карап булмый кебек. Каян андый дуслык?
- Инде безне Лещенко һәм Винокур белән чагыштыра башладылар (көлә). Очраклы рәвештә таныштык без Фәнир белән. Минем Туймазыда машина ватылган иде, ул - бер оешмада механик. Машинамны ремонтлауны җайлады, үзе дә көйләр яза, баянда уйнап җырлый торган егет икәнен белгәч, берәр нәрсә уйнап күрсәтүен сорадым. Беренче җыры ук минеке иде. Хәзер Фәнирнең бер иллеләп җырын башкарамдыр, шул машина ватылганнан бирле бергә инде без, егерме елдан артык. Искиткеч чиста күңелле, талантлы, ярдәмчел кеше ул.

- Хәмдүнә апа белән Сез беркем белмәгән шактый халык җырын популярлаштырдыгыз. Әле халыкка таралмаганнары бармы?
- Бар, әлбәттә. Әле минем үземдә генә аудиториягә чыгармаган күпмедер халык җыры ята. Татар халкының җыр мирасы зур ул. Шуларны яздырасым килә, чөнки күбесен миннән башка белүче юк.

Сөйлисе сүзем күп
- Тальяннарың күпме, Фән абый?

- Күп булды алар миндә. Кайсысын бүләк иттем, кайсысын кирәккә бирдем дигәндәй. Йорт салганда бурага да алыштырдым берсен. Мин бит Зидияр Мухояров белән бик дус булдым. Әй оста иде, мәрхүм! Ул ясаган тальянны Италиягә, шул гармуннарны беренче чыгарган заводка алып барып, соңгы шөребенә хәтле сүтеп караганнар. Ниндидер технологияләр белән металлына, күненә, агачына анализ ясаганнар. Завод хуҗасы кем ясаганын сораган. Үлде инде ул, дигәннәр. «Эх, я бы ему одно место поцеловал бы, в мире нет аналогов этой гармони», - дип әйткән ди. Мухояровлар гаиләсендә бу нәселдән килгән осталык. Әтисе, бабасы һөнәре иде. Кызганыч, хәзер андый гармуннар ясаучылар юк. Зидиярнең гармунын суыкта да, кызуда да уйнап була, күпме тартсаң да була. Ясаганын карап торганым бар: егерме төрле эш белергә, «абсолют слух» булырга тиеш. Боларның нәселдән килгән үз серләре генә бар иде, абыйлары да үзләре белән алып киттеләр.

- Башкортстанда бүгенге көндә татарларга караш ничек?
- Хәзер бераз җиңеләйде, теге кара заманнар үтте кебек. Минем башкорт дусларым күп, ул бит милләт арасында булган нәрсә түгел, сәясәт. Мин үзем дә беренче башкортча җырлап җырчы булган кеше. 1988 елда татар төркеме оештырдым, ул зур вакыйга булды. Безне атлы милиция саклый иде концерт куйганда, халык залларга, стадионнарга сыймый иде. Мин тамашачыма бик рәхмәтле, ул күтәрде мине. Филармониядә туксан процент татар идек, хәзер, булса, ике-өч кеше бардыр.

- Нишләп татар эстрадасына күпчелек җырчыларны Башкортстан бирә икән?
- Башкортстан татарларының үз телендә җырлыйсы килүдән, бәгырьләре шуны сораудан. Рәхәт тормыштан түгел, күңел халәте ул. Сиңа чуашча җырларга кушсалар, рәхәтләнеп җырлый аласыңмы? Менә шуның кебек.

- Гаилә турында да бер-ике сүз, Фән абый.
- Хатын белән икәү генә торабыз. Кәтүк бабай әйтмешли, башлы-күзле булып бетте балалар, үз тормышлары. Кәтүк - шулай ук татар, Чишмә районыннан Әхәт Уразмәтов дигән кеше иде. Үзенең морза канлы булып та, татарча чыгыш ясый алмавына интегеп үтте гомере.

- Син белгән нәрсәләр күп, Фән абый...
- Күп. Бер сөйләрмен әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: