16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан юлның башында гына»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан юлның башында гына»

Бүген Казанда «Россия - ислам дөньясы: KazanSummit 2017» (Казан саммит) дип исемләнгән IX халыкара икътисади саммит ачылды. Өч көн дәвам иткән чарада 50 илдән 2 меңнән артык кеше катнаша.

Араларында дөньяның иң бай кешеләренең берсе The Kanoo Group Президенты Мишаль Хамид Кану, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, Ислам бизнесының халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев һәм икътисад өлкәсендә танылган башка җитәкчеләр дә бар. Форум белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта. Иң зур делегатлар Согуд Гарәбстаны, Судан, Төркия, Пакыстаннан килгән.
Быел форумның эшлекле өлешенә аеруча басым ясаганнар. Узган ел белән чагыштырганда, сәяси белгечләрдән тыш, саммитта эшмәкәрләр күп. Казан саммитының беренче көне дә Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрдән килгән яшь эшмәкәрләрнең форумы белән башланып китте.

Чараның максаты - ике арадагы элемтәләрне ныгыту, катнашучылар тәкъдим иткән проектларны тикшерү. Иң кызыклы, отышлылары инвесторларга тәкъдим ителәчәк.
Быелгы чараның тагын бер үзенчәлеге - беренче тапкыр хә­ләл продукциядән торган күргәзмә оештырылган иде. Хәләл бренды астындагы продукт кулланучылар саны елдан-ел арта бара. «Хәләл бүген халыкара брендка әйләнә бара», - ди форум катнашучылары. Хәләл индустриягә кагылышлы сорауларга кагылышлы халыкара конференция ачылышында да Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны искәртеп узды.

- Планетаның 23 процент ке­шесе мөселман булып санала. Россия­дә исә ислам динендә булган 20 миллионнан артык кеше яши. Хәләл ул ризык кына түгел, бу туризм, кием-салым, медиа, күңел ачу юнәлешләре дә. Татарстан бу өлкәдә юлның башында гына әле, әмма уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, дөнья базарында үз урыныбызны булдыра алдык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Татарстанда 30лап предприятие хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Аларның 20се бу эшкә ныклап тотынган.
Продукцияне халыкара хәләл стандартларга туры китереп җитештерү мөһим. Бу стандартларны булдыру үзе аерым мәсьәлә. Әйтик, кайбер мәзһәбләрдә кабул ителгән нәрсәләр икенчесендә кире кагыла. Берләшкән Гарәп Әмирлеге дәүләт министры Рәшид бин Әхмәт бин Фәһәд тә «ат итенә фикерегез ничек» дигәч, «ат итен ашыйлар дип уйламыйм», - дип гаҗәпләнеп калды. Ат итенең хәләл икәнен таный үзе. Әмма кайбер мәзһәбне тотучылар атны өнәп бетерми икән. Шуңа да бөтен җитештерүчеләр өчен дә бердәй стандартлар булдыру кирәк.

Чара кысаларында 30лап ­секция эшләячәк. Анда ислам финансларына кагылышлы темаларга, туризм, хәйриячелек һәм башка күп кенә кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәчәкләр.

Һәркем эшлекле очрашуларда үзен кызыксындырган өлкәне өйрәнергә тырыша, самиттан файда алып, тәҗрибә уртаклашып калыр­га ашыга. Бөекбритания татарлары ассоциациясе рәисе Ринат Курамшин да милли костюмнардан күзен ала алмый.
- Казан саммитында беренче тапкыр гына катнашам. Без Лондонда эшләп килүче Россия - Британия компаниясен тәкъдим итәбез. Җиңел сәнәгать мода индустриясе, дизайн белән шөгыльләнәбез. Лондон - мода индустриясе алга киткән илләрдән санала. Биредә толерантлык саклана, төрле милләт кешеләре үзара дус яши. Шуңа да безгә чит илдә Татарстан модельерларының эшен тәкъдим итү кызык булыр иде. Бу ике як өчен дә файдалы, мөһим, - ди Ринат Курамшин.

Ул форум кысаларында узачак мөселман модасы фестивален түземсезлек белән көтә. Моннан тыш, саммитка килүчеләр Казан марофонында катнашачак. «Россия - ислам дөньясы» кухня фестивален күрә алачак, шимбә көнне Изге Болгар җыенына бару да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading