Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: «Илкүләм проектлар – тормышны җиңеләйтү өчен зур мөмкинлек»

13 гыйнвар — Россия матбугаты көне. Әлеге бәйрәмнең тамырлары бик еракка барып тоташа. Петр I Указы нигезендә, “Ведомости” газетасының беренче саны яңа стиль белән, нәкъ менә 1703 елның 13 гыйнварында чыгарылган.

1917 елда әлеге бәйрәм 5 майга күчерелә. Чөнки ул көнне “Правда” газетасының беренче саны дөнья күргән була. Хакимият белән бергә, Матбугат көненең исеме дә үзгәреш ала һәм Совет каләм ияләре Совет матбугаты көнен бәйрәм итә башлый.

Әмма әлеге дә баягы илдәге сәяси режим үзгәрү, 1991 елгы вакыйгалар нигезендә тарихи дата кире кайтарылып, кабаттан 13 гыйнвар Россия матбугаты көне итеп билгеләнә.
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Милли музейга чакырып тәбрикләде. Әмма ял итеп, бәйрәм ясарга вакыт аз булачак быел. Чөнки парламент җитәкчесе дә 2020 ел кызыклы вакыйгаларга бай булачагын тагын бер кат искәртте.

Белгәнебезчә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сугышны узган, Ватаныбызны саклаган ветераннар гына түгел, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр дә инде сирәгәя бара. Республиканың канун чыгару органы башлыгы әлеге кешеләр хакында онытмаска өндәп, алар турындагы мәгълүматлар республика матбугат чараларында урын алсын иде, дигән теләген җиткерде.

Шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгы, спорт һәм иҗтимагый чаралар, халык исәбен алу, Татарстан Республикасы Президенты, җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаулары үтәчәге дә искә алынды.


– Журналистлар сәләтле кандидатлар хакында мәгълүмат бирсен, җирле халык сайлауларга кадәр үз районы, җирлегенә күбрәк файда китерә алырдай кешеләрне хәзердән үк “сайлап” куйсын иде. Җәмгыять сездән әлеге вакыйгаларны яктырткан кызыклы, сыйфатлы язмалар көтә, - диде Мөхәммәтшин.

Реклама

ТАССРның бер гасырлык юбилее – ул республика үсешенә бәя бирү, тарихның беленмәгән битләрен, хаксызга онытылган тарихи-сәяси исемнәрен кире кайтару өчен мәгълүмати вакыйга, дигән фикердә Дәүләт Советы рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан журналистлары һәрвакыт саллы булды һәм федераль дәрәҗәдә дә алар хакында бары тик уңай бәяләр генә бирелә.

Парламент җитәкчесе Илкүләм проектларны яктырткан журналистлар арасында бәйге игълан итәргә дигән тәкъдимен дә җиткерде.
- Совет чорында да, совет заманыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур мөмкинлек, – диде ул проектларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртеп.

Фәрит Мөхәммәтшин проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын да ассызыклады.

- Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: "Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: