16+

Фәрит Мөхәммәтшин Мурат Ауэзов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Мурат Ауэзов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Мурат Ауэзов җитәкчелегендәге, составында иҗат интеллигенциясе, фәнни һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре булган Казакъстан делегациясе Татарстанга фәнни-гамәли конференциядә катнашу һәм казах язучысы һәм драматургы Мөхтар Ауэзов әсәрләре җыентыгын тәкъдир итү өчен килде, ул Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы, Казан (Идел буе) университетының филология институты ярдәмендә татар телендә бастырылган. Китапны тәкъдир итү 1 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә була. Бу чараның Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында узуы символик мәгънәгә ия.

Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Казахстан арасында тыгыз дустанә элемтәләр, шул исәптән гуманитар элемтәләр дә урнашуына басым ясады. "Бер-беребезнең мәдәниятләре белән танышып, без халыкларны берләштерәбез, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – халыкларның бердәмлеге алга таба үсеш бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә".

Парламент җитәкчесе милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Күпмилләтле республикада Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеген оештыру үз нәтиҗәләрен бирде. Казахларның милли-мәдәни автономиясе Ассамблея эшчәнлегендә актив катнаша, ә бу иҗтимагый оешманың беренче рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, Казахстан автономиясе җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев булган.

Атаклы казах драматургы Мөхтар Ауэзов әсәрләрен татар теленә күчерү узган елда Казахстан белән Татарстанның иң әһәмиятле мәдәни проектларының берсе булды. Соңгы тапкыр 1981 елда казах теленнән татар теленә Абай хезмәтләре тәрҗемә ителгән булган. Хәзер бөтен татар дөньясы казах драматургиясе остасы иҗаты белән таныша ала. Пьесаларны тәрҗемә итүне Казан университеты филологларына ышанып тапшырганнар. Аерым алганда, Мөхтар Ауэзов иҗатында иң мөһим өч әсәр тәрҗемә ителгән: «Караш-Караш» (Выстрел на перевале/Үткәлдәге атыш), «Коксерек» (Серый лютый/Күксирәк), «Килы заман» (Лихая година/Шомлы заман).

Казанда нәшер ителгән китап күренекле казах язучысы, драматург һәм галим, Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты Мөхтар Ауэзовның тууына 125 ел тулуга һәм Россия белән Казахстанның дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 30 ел тулуга багышланган.

"Мин һәр вакыйгага адекват бәя бирергә тырышам, ләкин бу очракта мин шат һәм бәхетле, – дип басым ясады Мурат Ауэзов, журналистлар белән әңгәмәдә китап тәкъдир итүне шәрехләп, – бу вакыйга һәрберебезнең субъектив дөньясына караганда күпкә киңрәк. Бу – казахларны да, татарларны да берләштерүче уртак әйбер. Без барыбыз да зур трансформацияләрнең яңа тарихи чорына керәбез, һәм монда безгә бер-беребезнең, тарихи яктан якын булган халыкларның үзара тәҗрибәсе бик мөһим. Безнең тарихи тамырлар ким дигәндә 2,5 мең еллар исәпләнә. Татарстан бүген заманның иң зур контекстларына (сәнәгать, фән, гуманитар өлкә үсеше өлешендә һ.б.) кертелгән, сезнең республика тәҗрибәсе Казахстан кебек яшь бәйсез дәүләт өчен бик кирәк".

Парламентта узган очрашуда шулай ук республика мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казахстан Республикасы ягыннан Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading