Шәһри Казан

Гаделлек 300 миллион сумга төшәчәк

«Бу елның ноябрендә үк 2014 елга әзерләнгән барлык контроль үлчәм материалларын да Интернетка эләргә кирәк, шулай эшләгәндә майда БДИ биремнәренең «пәрәвез»гә «агып чыгу» куркынычы калмаячак». «Эхо Москвы» радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советка менә шундый фәлсәфи тәкъдим белән ачык хат юллады. Ә министрлыкның...

Реклама

Гомумән, бу көннәрдә кем иренми, шул имтиханны ничек үткәрү турында киңәш-тәкъдимнәрен киң җәмәгатьчелеккә җиткереп калырга тырыша. Араларында сынауга турыдан-туры катнашы булганнар да юк түгел.
Укучыларны орышып та, җәзалап та, аттестатсыз калдыру белән куркытып та җиңеп булмаячагын аңларга вакыт. Хәер, чиновниклар моны күптән белә, кычкырып әйтергә генә җөрьәт итмиләр кебек. Быел «әллә өстәгеләр үзләре үк биремнәрне Интернетка «агыза»мы икән» дигән имеш-мимеш таралган иде. Министрлык җәһәт кенә бөтен укларны хакерларга борып куйды. РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Игорь Реморенко кайбер торак пунктларның электрон почталарын «ватып», биремнәрне урлаганнар, дигән фикер белән чыкты. Россиянең еракта урнашкан кайбер субъектларына контроль үлчәм материалларын Интернет аша юлласалар, икенчеләренә берәр атна алдан вертолет белән җибәрәләр. Димәк, җаваплылык андагы җитәкчелеккә дә күчә. Җирле түрәләр үз төбәкләрен начар итеп күрсәтмәс өчен генә законсыз гамәлгә бармагандыр дип ышанасы килә. Алай дисәң, бүген кайда нәтиҗәләр ил белән чагыштырганда түбәнрәк, «йөзбаллчы»лар саны азрак, шунда сынау гадел үткән, дигән бәя бирү дә бар. 98 балл җыючылар шик астына алынмый бит. Төньяк Кавказ субъектлары да быел шул рәвешле «чиста» имтихан үткәрүгә ирешкән.
Министрлык «кем гаепле?» дигән сорауга җавап эзләп артык баш ватмый анысы. Аның каравы икенче елга имтиханны гадел итеп үткәрү буенча махсус план эшләнгән һәм ул инде бюджетка да кертелгән икән. «Кагыйдә бозуларны туктату өчен бу конкрет чара», - дип белдергән вице-премьер Ольга Голодецның сүзләренә караганда, гаделлек 300 миллион сумга төшәчәк. БДИ вариантларын күбрәк әзерләп, «челтәр»гә эленгәннәрен онлайн режимда алыштыру да карала.
Министр Дмитрий Ливанов та хаталар өстендә эш үткәрергә вәгъдә итте. Башта инглиз теленә, аннары калганнарына да сөйләм өлеше өстәмәкчеләр. Инде өч елдан бирле кертәләр ул телдән биремне, кайчан гына очына чыгарлар. БДИны компьютерда бирдерү тәкъдиме дә яңалык түгел, тик анысы да һаман сүздә генә кала бирә. Министрны ниндидер гадәттән тыш чара уйлап табар дип көткәннәр иде, моңарчы билгеле булганнарын гына санап үтте.
Теге 300 миллион ел буе күңелне кытыклап торачак инде хәзер. Нәрсә генә эшләрләр дә, ни генә уйлап табарлар? Икенче уку елы азагына кадәр ул акчаны хакерлар юкка чыгармаса ярый инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: