16+

Генераль план уңай шартлар тудырырмы?

Башкаланың генераль планы 2040 елга хәтле эшләнелә – 20 елдан соң Казанда яшәүчеләр саны 1,5 миллионнан артыграк булыр дип фаразланыла. Шуңардан чыгып, шәһәрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек социаль объектлар саны да исәпләп чыгарылган. 

Генераль план уңай шартлар тудырырмы?

Башкаланың генераль планы 2040 елга хәтле эшләнелә – 20 елдан соң Казанда яшәүчеләр саны 1,5 миллионнан артыграк булыр дип фаразланыла. Шуңардан чыгып, шәһәрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек социаль объектлар саны да исәпләп чыгарылган. 

Миллион ярым кеше ул – фаразлар буенча максимум, шуның хәтле халыкка инфраструктура үсешен исәпләгәндә, социаль объектлар ашыгыч рәвештә салынмаячак. Архитектура һәм шәһәр төзү идарә­сенең урынбасары Анастасия Латыйпова сүзләренчә, генераль план – бик җитди документ, кайбер объектлар онытылып кала икән, аның икенче баскычында мәшәкатьләр туарга мөмкин. Биналар төзү мөһимлеген исәпләгәндә, ике принципка таянылган: яшәү урыннарына карамастан, барлык яшәүчеләргә бертөрле шартлар булдыру һәм комплекслы үсеш, ягъни һәрбер зонада социаль-әһәмиятле объектларның минимумы булырга тиеш. 

– Мөһим нокталарның берсе – тулы күләмле социаль объектлар – балалар бакчалары, мәктәпләрнең булуы, – дип ачыклык кертте Латыйпова. – Казанда яшәүчеләрнең барысы да бертөрле, димәк, алар социаль яктан бертөрле тәэмин ителеш хокукына ия.

Ихтыяҗны исәпләп чыгару өчен Казан берничә зонага бүленгән, аларның һәркайсына торак мәйданы төзү салынган. Шуңардан чыгып, социаль объектларның саны исәпләнелә. 2016 елга нормативлар буенча, 10 мең квадрат метр торакка балалар бакчасында – 36, мәктәптә 76 урын кирәк. Моңардан тыш әле тагын спорт заллары, китапханә, мәдәни-ял итү урыннары исәпләнелә. Үсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләренә ихтыяҗ халыкның соравы буенча исәпләнелгән.  

Генераль план эшләнмәсенең сәламәтлек саклау өлешендә ике төп бурыч куелган – якын булу һәм югары квалификацияле белгечләр. Башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина ачыклаганча, күппрофильле медицина кластерларын үстерү мөһим. Бүген 113 медицина объектының 78е тыгыз, туры килмәгән шартларда эшләргә мәҗбүр, аларда эре медицина җиһазларын урнаштырып булмый. Бу проблеманы чишү өчен, 2040 елга генераль планга 43 яңа сәламәтлек саклау объекты булдыру кертелгән, бүген аларның 7се буенча эш алып барыла.

Казанның мәгариф идарәсе җи­тәкчесе Илнар Һидиятов сүзләренчә, генераль планда балалар бакчаларында урыннарны 3 тапкырга арттыру каралган. 2020-2021 елларда 20 яңа балалар бакчасы (4,5 мең урын) төзү планлаштырыла. Мәктәп­ләргә килгәндә, якын арада урыннар җитмәгән районнарда яңа мәктәпләр төзү каралган (Бондаренко, Җиһанов урамнары, «Салават күпере» микрорайоны). Идарә җитәкчесе сүзләренчә, мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәшәкатен янкормалар төзеп бетереп була. Генераль планны чынга ашыру барышында мәктәп­ләрдә – 274 меңнән артык, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 мең  урын пәйда булачак. 

Ә «Мунча-сәламәтләндерү комплексы» бүлегенә күз салсак, аларның мәйданы 121 меңнән артып китә (хәзерге белән чагыштырганда, 12 тапкырга артык). Анастасия Латыйпова аңлатуынча, бу зарарлануны бетерү буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр таләбе буенча шулай.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading