16+

Гәҗиттә язылган...

СССР чорында язучы һәм журналистның, вакытлы матбугатның һәм китапның абруе зур булды. Балык Бистәсендә партия район комитетының беренче секретаре Валерий Васильевның: «Хәбәрчеләр алар - хакимиятнең күзләре. Колхозларда йөргәндә кимчелекләрне миннән яшерәләр, әйтмиләр. Рәисләр хәбәрчеләрне сизми калалар. Мин булганда курыкмагыз, дөресен языгыз!» - дигән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Кызганыч, хәзер җитәкчеләрдән мондый...

СССР чорында язучы һәм журналистның, вакытлы матбугатның һәм китапның абруе зур булды. Балык Бистәсендә партия район комитетының беренче секретаре Валерий Васильевның: «Хәбәрчеләр алар - хакимиятнең күзләре. Колхозларда йөргәндә кимчелекләрне миннән яшерәләр, әйтмиләр. Рәисләр хәбәрчеләрне сизми калалар. Мин булганда курыкмагыз, дөресен языгыз!» - дигән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Кызганыч, хәзер җитәкчеләрдән мондый сүзне ишетмисең.
Совет заманнарында һәр өйгә 5-6 исемдә матбугат басмалары килеп торды. Халык сөйләмендә: «Гәҗиттә язылган», - дигән сүзтезмә еш яңгырый иде. Болар барысы да үткәннәрдә калды. СССР да, КПСС та, матбугат басмаларын күпләп алдыру да юк. Социалистик идеяләр белән сугарылып, дөреслекне өстен күреп гомер кичергән җәмгыять бүген акча колына әверелә, капитализмның ялган «демократия» сазлыгына бата бара. Илебезне әлегә рухи яктан тулаем таркалудан СССР чоры буыны саклый. Шушы буын кешеләре бакый дөньяга күчеп беткәч, ил интернет аша «зомби» халәтенә китерелгән, әдәп-әхлакны белмәгән кавем кулына калачак.
СССР чорында Балтыйк буе республикаларында яшәүчеләр бер үк милли газета-журналларны берничә данәдә яздыртып алдыра торган булганнар. «Милли басмаларыбызны үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр?» - дигән алар. Бүген татар матбугаты да нәкъ шундый яклауга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Газетаны укып баручылар киләсе елда да бездән аерылмаслар, алай гына да түгел, иптәшен вә күршесен дә «Шәһри Казан»ның дустына әйләндерер дигән өметтә калам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading