16+

Гөмбә белән шаярырга ярамый: аның белән агуланган 16 кеше хастаханәгә эләккән

Җәй яңгырлы булуның уңай ягы да бар – гөмбә күп быел. Гөмбә сезоны да иртә башланды.

Гөмбә белән шаярырга ярамый: аның белән агуланган 16 кеше хастаханәгә эләккән

Җәй яңгырлы булуның уңай ягы да бар – гөмбә күп быел. Гөмбә сезоны да иртә башланды.

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Миннәзия Зәйнетдинова да гөмбәгә берничә тапкыр барып кайтырга өлгергән. «Әллә ни ерак бармыйбыз, күршеләребез белән җыелабыз да йортыбыздан ерак түгел урнашкан агачлыкка китәбез. Анда каен гөмбәсе, гөреҗдә, дуңгыз гөмбәсе күп үсә икән».

Миннәзия апа тумышы белән Чувашстан Республикасының Батыр районы, Шыгырдан авылыннан. Әтисенең дусты урманчы булган, кечкенәдән балаларны үзе белән ияртеп китеп, урманның сый-нигъмәтләре белән таныштырган. «Беренче тапкыр гөмбә белән танышуым шул чакта булгандыр», – дип искә ала Миннәзия апа. Аннары, аш-су остасы белгечлегенә укырга кергәч, гөмбәләр турында шактый укырга туры килгән аңа. «Безгә бер тәлинкә гөмбәләр кертеп бирәләр иде, ризык пешерер өчен кайсысы агулы, кайсысы ашарга яраклы икәнен аерырга тиешбез. Шуннан соң гөмбәләр белән аеруча нык кызыксына башладым», – ди әңгәмәдәшем. Гөмбәне, гадәттә, маринадлый йә кышка катырып куя. «Пицца пешерергә бик әйбәт. Иң мөһиме – җыелган гөмбәне әйбәтләп чистартырга, өч тапкыр кайнатып түгәргә кирәк. Гөмбә ашап агуланучылар да очрый, аның белән шаярырга ярамый», – ди Миннәзия апа.

Быел гөмбәдән агуланган 16 кеше хастаханәдә ятып чыгарга өлгергән дә инде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина әйтүенчә, иң куркынычы – агуланган кеше вакытында мөрәҗәгать итми. Былтыр бер хатын гөмбә белән агуланып үлгән. Агуланган вакытта кеше бер туктамый коса, эче китә икән. Бу вакытта тиз арада ашказанын юдырырга кирәк.

КФУның гомуми экология кафедрасы ассистенты, миколог Ким Потапов гөмбәләрне 15 елдан артык өйрәнә. «Татарстанда гөмбәнең 900гә якын төре бар», – ди ул. Күпләр яратып җыя торган свинушка агулы гөмбәләр рәтенә керә. Халык телендә аны «дуңгыз гөмбәсе» дип йөртәләр. «Ничә кат эшкәртеп пешерсәң дә, андагы токсиннар сакланып кала, алар кешенең бавырына, бөеренә зыян китерергә мөмкин. Гөмбәне ашагач ук кешенең хәле начарланмаска мөмкин, ә менә вакыт узгач, авыру үзен кинәт сиздерүе бар»,– ди миколог.

 Гөмбәне кичке ашка кулланырга киңәш итмәделәр белгечләр, хәтта зыянсыз булып тоелган шампиньон гөмбәсе дә авыр эшкәртелә икән. Табиблар исә көненә 2-3 аш кашыгы гөмбә ашау җитә, дип саный. Ә балаларга 14-15 яшь тулмыйча, гөмбә ашатырга кирәк түгел, диделәр.

Миннәзия Зәйнетдиновадан гөмбә маринадлау рецепты

Гөмбәне әйбәтләп эшкәрткәч, стерильләштерелгән банкага тутырасың, маринад өчен 2 литр кайнаган суга 2 аш кашыгы тоз, тәменчә борыч, сарымсак, берничә лавр яфрагы саласың. Уксус кушсаң да ярый. Банкаларны ябып, салкын урында сакларга кирәк.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading