16+

Горький паркы: исемле эскәмияләр, хәтфә чирәм һәм машиналар агымы

Казанда ун еллап ярымташландык хәлдә яткан Горький исемендәге мәдәният-ял паркы яңарыш кичерә.

Казанда ун еллап ярымташландык хәлдә яткан Горький исемендәге мәдәният-ял паркы яңарыш кичерә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та башкарылган эшләрне ошатты, төзекләндерү чараларының иганәчесе булган «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә рәхмәтен белдерде. Президент спортны пропагандалап, бәйрәм көнне хәтфә чирәмлектә 50 мәртәбә этәрелеш тә ясады хәтта. Башкала мэры Илсур Метшин да аңардан калышмады.
Горький паркы халыктан гөр килеп торды. «Җәяүлеләр фонтаны» тирәсендә аеруча җанлылык хөкем сөрә. Балалар, үсмер егетләр һәм кызлар җир астыннан гейзер сыман бәрүче су баганалары арасыннан йөгерешәләр.

Аллеяләрдәге эскәмияләргә мэриянең sitdownplz.ru сайты аша гариза биреп, үз исемеңне яздыртырга мөмкин. Лондондагы Гайд-паркта шундый гадәт бар икән. Тимергә чүкеп төшерелгән исемең эскәмиядә биш ел торсын дисәң, 100 мең сум түләргә кирәк. Кергән акча паркны төзекләндерүгә юнәлтелә. Ләкин әлегә эскәмияләрдә исемнәр күренми. Президент берәр эскәмиягә яки беседкага үз исемен беркетсә, министрлар, мэрлар һәм район главалары ашыга-кабалана чиратка басачак инде, әлбәттә. Депутатларга да тәкъдим ясарга була. Менә сиңа «Парламент аллеясе». Телисең икән, сессия утырышы үткәр, кворум - 100 процент. Кадаклап куелган депутатларның берсе беркая китмәячәк.
Паркта бердәнбер велосипед-суыткычта туңдырма сатыла, аңа бала‑чага тыгылышкан. Туңдырма сатуны 50 метр саен оештырырга була инде югыйсә. Сувенирлар сәүдәсе дә кирәк биредә, чөнки Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар күзгә чалына.

Алланың рәхмәте, тиеннәр Горький паркындагы урманлыкны ташлап китмәгәннәр. Алар кешеләрдән һич курыкмыйча, җиргә төшеп, ашамлык эләктереп, кире агачларга үрмәлиләр. Шәһәр тиене авыл урманындагы куркак җан түгел инде ул, җәмәгать. «Городской» тиен агачка бераз үрмәли дә, тагын да тәмлерәк күчтәнәч бирмәсләрме дигәндәй, кул хәрәкәтләреңне күзәтә.

Паркта якын‑тирә урамнарда хәрәкәтләнүче транспорт тавышы ишетелми: тынычлык, саф һава. Әмма тау башына урнашкан кафе тирәсендә үтә дә сак булу зарур. Анда җиңел автомобильләр халыктан күбрәк. Мин басып торган мизгелдә генә дә бер сабый машина астына керә язды. Ярый әнисе малайның киеменнән эләктереп өлгерде. Машиналарны парк территориясенә, гомумән дә, кертмәскә кирәк, минемчә. Миллениум күпере тарафыннан килүчеләргә тау үзәнлегендә автомобильләрне куеп тору мәйданчыгы ясау мәслихәт. Паркны үстерү максатларына саклаулы мәйданчыктагы автомобильдән символик рәвештә 20 сум түләү алынса, һичкем ризасызлык белдермәс, мөгаен.

Төзекләндерү эшләренең икенче этабында Горький паркына төрле һәйкәлләр урнаштыру планлаштырылган. Халык мэриянең kzn.ru сайты аша паркны эчтәлек ягыннан баету мәсьәләсендә үзләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading