16+

Гран-при тагын Алекста

Казанда узган «Формула-1» ярышында Татарстан Гран-приен тагын Алекс Карелла алып китте.

Гран-при тагын Алекста

Казанда узган «Формула-1» ярышында Татарстан Гран-приен тагын Алекс Карелла алып китте.

Казанның Түбән Кабан күлендә «F-1» катерларында узыш буенча дөнья чемпионатының Татарстан Гран-приена булган этабында «Qatar», «Abu Dhabi», «Nautica», «CTIC China», «Atlantic», «Mad Croc», «Singha», «Sweden», «Caudwell» - барлыгы 9 команданың 17 пилоты стартка кузгалгач, төп узыш 45 минут дәвам итте. Финишка аларның бары 9ы гына килеп җитте һәм арада «Qatar» командасыннан 27 яшьлек Алекс Кареллага тиңнәр булмады. Икенче урында - «Abu Dhabi» вәкиле Әхмәд әл Хамели. Ул Алекстан бары 4,8 секундка гына калышты. «CTIC China» данын яклаган француз Филипп Чаппе исә - өченче. Ул Хамелидан бары 1 секундка калышты. «Формула-1»дә Кытай командасы составында катнашкан бердәнбер россияле Станислав Курценовский - җиденче.
1972 метрлы трассада төп ярыш вакытында спортчылар 40 әйләнеш ясады. Катнашучыларның катерлары һәлакәткә очрау һәм төрле җитешсезлекләр булу сәбәпле, судьяга ярышны 4 тапкыр өзеп торырга да туры килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading