16+

ГРИПП башланды: аннан котылып булмый, әмма сакланып була (СОРАШТЫРУ)

ГРИПП башланды: аннан котылып булмый, әмма сакланып була (СОРАШТЫРУ)

Кискен тын юллары вируслы инфекциясе һәм грипп белән яңа ел алдыннан ук авырый башлаганнар иде. Бүген исә авыручылар саны 25 меңнән артып киткән. Аларның 80 проценты- балалар. 89 кешедә грипп очрагы теркәлгән. Авыру эпидемия бусагасыннан 62 процентка арткан. Былтыр эпидемия дүрт атна дәвам иткән булган, быел кайчанга кадәр сузылыр - вакыт күрсәтер. Әлегә эпидемиянең беренче атнасы гына.

Авыручыларның күбесе Казан, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә теркәлгән. Фаразлаганча, нәкъ менә Гонконг гриппы өстенлек итә. Хәер, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, грипп нинди генә булмасын, "Техас"ныкымы, "дуңгыз"ныкымы, ул беренче чиратта, өзлегү китереп чыгару белән куркыныч. - Грипп - ел саен кабатлана торган сезонлы авыру. Ул барыбер килә, аннан котылып булмый. Бары дөрес саклану һәм вакытында дәвалану чараларын күрергә кирәк,- ди Любовь Авдонина. Казанда бу уңайдан, Татарстанның баш санитар табибы карары белән, мәгариф, медицина оешмаларында чикләүләр кертелгән. Әйтик, хастаханәләрдә авырул янына якыннарын кертү, мәктәпләрдә укучыларны төрле чараларга йөртү вакытлыча туктатылып торачак. Шулай ук "маска" режимы да кертеләчәк. "Маска киюдән оялмаска кирәк",- ди Любовь Авдонина. Аны бары ике сәгать саен алыштырырга гына онытмаска киңәш ителә.
Былтыр дуңгыз гриппыннан өч кеше үлгән. "Быел исә мондый хәлләр булмас", ди, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертинов. Өстәвенә, бу юлы республика халкының 34 проценты прививка ясаткан булган. Бу үз чиратында, авыручылар санын киметергә тиеш.



Грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе авыруының билгеләре:

баш, күзләр авырта

инәт температура күтәрелә

аппетит югала

тән сызлый

томау, ютәл булырга мөмкин

борыннан кан китүе дә бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading