16+

Грипп эпидемиясе якынлаша: аннан ничек сакланырга?

Грипп инде Россия буйлап атлый.

Грипп инде Россия буйлап атлый.

Татарстанда узган атнада ОРВИның 16 мең очрагы теркәлгән. Шуларның сигез меңе Казанга туры килә. Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, гомумән алганда, әлегә республикада грипп буенча эпидемиологик вазгыять тыныч.

Әлегә ОРВИ буенча эпидимия бусагасы өч районда гына бераз югары. Гадәттә, өлкәннәр балаларга караганда алты тапкырга сирәгрәк авырый. Ноябрь урталарыннан башлап, ОРВИ белән авыручыларның саны атна саен арта барды. Әлегә республикада грипп белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәде, - дигән Марина Патяшина.  

Ләкин аңа да карамастан, иркен суларга ярамый, ди белгеч. Грипп инде Россия буйлап атлый. Быел гриппка каршы прививка ясатучыларның да саны күп: 1 миллион 800 мең кешене тәшкил итә. Аларның 600 меңе – балалар. Тиз арада авыру эләктерергә мөмкин булган кешеләр саны да зур – 90 процент тирәсе. Елдагыча, прививканы медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр ясаткан.

Табиблар әйтүенчә, барлык ОРВИ авырулары арасында грипп иң катлаулысы булып санала. Хәзерге вакытта башлыча риновирус баш калкыта. Бу грипп түгел, ә инфекциянең җиңел формасы. Гадәти тел белән әйткәндә, аны томау төшү диләр.

Вакцинацияләү ноябрь уртасында тәмамланды, чөнки 1 декабрьдән без гриппны каршы алырга әзерләнәбез. Прививкадан соң иммунитет ныгысын өчен ким дигәндә ике атна көтәргә кирәк. Кызганыч, грипптан качып котылып булмый. Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында башланачак. Ул гыйнварда яңа ел бәйрәмнәре хисабына бераз төшәргә мөмкин. Гыйнвар ахырында грипп белән авыручылар саны тагын артыр, - дип фаразлаган Марина Патяшина.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан саклану чараларына аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә ул. Үзегезне начар хис итсәгез, температурагыз күтәрелсә, табиб чакырырга кирәк. Мондый вакытларда эшкә барудан, баланы бакчага яки мәктәпкә җибәрүдән тыелып тору сорала. Авыру кеше янында битлек кию дә дөрес санала.

Белем бирү учреждениеләрендә авыручылар саны күп булган очракта, мәктәп һәм балалар бакчалары карантинга ябыла. Марина Патяшина сүзләренә караганда, мондый чаралар дөрес.

Без моны һәрвакыт яклап чыгабыз. Грипп вирусы таралмаса да, республикада дүрт мәгариф оешмасында уку-укыту туктатылган инде. Чиремшән, Азнакай районнарында һәм Казанда берничә мәктәп һәм сыйныфта карантин игълан ителде. Әгәр укучыларның егерме проценты авырып китсә, инфекция таралмасын өчен сыйныфтагы укуны берничә көнгә туктатып торырга кирәк, - дигән ул.

Роспотребназор киңәш итә

Грипп чорында шәхси гигиенага аеруча игътибарлы булуыгыз сорала. Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак сабын белән юыгыз. Бинаны 3-4 тапкыр җилләтергә һәм тузаннарны юеш чүпрәк белән ешрак сөртергә киңәш ителә. ОРВИ белән авыручылар саны күп булган чорда йокыны туйдырырга, дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш, иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур.

Фото: misanec.ru

Терапевт Ленар Кашапов: «Температураны сулы ваннада ятып та төшерергә була»

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading