16+

Терапевт Ленар Кашапов: «Температураны сулы ваннада ятып та төшерергә була»

Кышка керү белән, салкын тиеп авыру очраклары арта. Дәваланган вакытта авыручыларның нинди хаталар җибәрүе, кайсы даруны эчәргә ярамавы, югары температураны ничек төшерергә кирәклеге турында безгә кардиолог, терапевт Ленар Кашапов сөйли.

Терапевт Ленар Кашапов: «Температураны сулы ваннада ятып та төшерергә була»

Кышка керү белән, салкын тиеп авыру очраклары арта. Дәваланган вакытта авыручыларның нинди хаталар җибәрүе, кайсы даруны эчәргә ярамавы, югары температураны ничек төшерергә кирәклеге турында безгә кардиолог, терапевт Ленар Кашапов сөйли.

– Иң элек авырудан саклану турында сөйләшик. Иммунитеты нык булган кешедән чир дә курка. Шуның өчен, һәрдаим спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада еш йөрергә, бүлмәне гел җилләтеп торырга кирәк. Авыру таралган вакытта кешеләр күп булган урында йөрмәскә тырышыгыз, C, А, В, Е витаминына бай ризыклар ашагыз, рационыгызга аксымлы ризыклар кертегез. Хроник авырулары булган кешеләр, әйтик, бронхит, астма, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр бигрәк тә саклансын, чөнки ОРВИ вакытында аларның чирләре тагын да көчәергә мөмкин.

Без гаиләбездә, профилактика максатыннан, чаванпраш дигән биологик актив матдә кулланабыз. Аны һинд товарлары сатыла торган кибетләрдән алырга була. Ул – джемга охшаган коңгырт төстәге бер масса. Составында төп урынны амла дигән кыргый җиләк алып тора. Амла – С витаминына бик бай. Согындагы әлеге витамин әфлисун согына караганда 20 тапкырга күбрәк. Чаванпрашта шулай ук 40 төрле үсемлек, бал, чикләвекләр, микроэлементлар һәм витаминнар бар. Әлеге препарат иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта, буыннар авыртканнан да файдалы. Чаванпрашны өч ай дәвамында көненә бер чәй кашыгы ашарга кирәк. Эликсирны башта 30 секунд авызыгыда тотыгыз, аның артыннан минераль су яки яшел чәй белән эчү дөрес. Йөкле ханымнарга һәм ашказаны, бөерләре авыртканнарга сак булырга кирәк.

– Авырып киткән очракта ничек дәваланырга?
– Вируслы инфекция булганда күп итеп сыеклык эчегез, компот, морс, кипкән җиләк-җимеш белән чәйләр, гөлҗимеш суы хәл кертә. Алар белән вирус кисәкчекләре чыга. Өч көн дәвамында көненә ике тапкыр 1000 гр С витамины эчәргә кирәк. Авырганда бал яки кайнатма, шикәр ашамагыз, аларда шикәр күп, ә ул иммунитетны төшерә. Ашыйсы килмәсә дә ашарга тырышыгыз, бигрәк тә шулпаны. Хельба орлыгының да файдасы бар. Эмаль кәстрүлгә 1 литр су, 2 чәй кашыгы хельба орлыгы, 100әр гр финики һәм инжир салып, 20 минут «су мунчасы»нда пешерәсез һәм ашар алдыннан җылы килеш 200әр мл эчәсез. Борыныгызны диңгез суы белән юдырыгыз (Аквамарис, Отривин). Бактериаль инфекциягә күчсә инде, даруларсыз булмый. Аларны табиб белән киңәшләшеп кенә кулланыгыз.

– Вируслы инфекция бактериаль инфекциядән ничек аерыла?
– Беренчесе – югары температура, хәлсезлек, борын тыгылу, коры ютәл, әз генә тамак авыртырга мөмкин. Юеш ютәлгә күчсә, бактериаль инфекция кушылган дигән сүз. Аннан трахеит, бронхит башланырга мөмкин.

– Сез инстаграм битендә кагоцел препаратын кулланмаска өндәгән идегез. Ни өчен аны эчәргә ярамый?
– Бу препарат Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән дарулар исемлегендә юк. Аны фәкать бер генә тапкыр сынап караганнар, анда 1100 кеше катнашкан, әмма тикшерү тиешле нормалар нигезендә алып барылмаган. Нәтиҗәлелеге дә медицина белгечләре җәмгыяте тарафыннан расланмаган. Кагоцел составында ирләрнең нәсел калдыручанлыгына тискәре тәэсир итә торган матдә бар. Чит илдә андый матдә кергән дару кулланылмый.

– Дәваланган вакытта авыру кеше тагын нинди хаталар җибәрә?
– Иң беренчесе – үз белдеге белән генә дәвалану. Табибка бармыйча, кемдер киңәш иткән даруларны гына эчәләр бездә. Кайберәүләр антибиотикларны да үз белдеге белән генә эчә. Аларны вируслы инфекция (ОРВИ) вакытында гомумән эчәргә кирәкми, хәлне катлауландыралар гына. Мондый препаратларны бактериаль инфекция булганда гына кулланырга ярый. Антибиотикларның төрлесе бар: беренче линия, икенче һәм өченче линияләргә бүленәләр. Һәрберсенең үз куллану эзлеклелеге була. Аннары антибиотикларны куллана башлыйлар да, хәл кергәч, температура төшкәч, эчми башлыйлар. Аны ничә көн эчәргә дигәннәр, шулай эчәргә кирәк, югыйсә инфекцияләр калырга мөмкин. Икенче хата – авырган килеш яки сәламәтләнеп бетмәгән көе укуга яки эшкә йөрү. Авырыйсыз икән, өйдә генә торыгыз. Температура югары булганда, аны төшерә торган даруларны 38 градустан артып китсә генә эчәргә ярый. Иммунитет үзе температура белән көрәшергә тиеш. Артык җылы итеп киенү дә дөрес түгел. Тамакны көненә кимендә дүрт тапкыр 30ар секунд чайкатырга кирәк. Әлеге процедурадан соң кимендә 30 минут ашамый яки эчми торыгыз. Суга тоз һәм сода салып та, ромашка яки шалфей төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Тагын бер хата – авыру йокмасын өчен киелә торган маскаларны көне буе киеп йөрергә мөмкиннәр. Аны һәр ике-өч сәгать саен алыштырып торыгыз.

– Температураны сулы ваннада ятып та төшерергә була, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Температураны төшерү өчен, су тутырылган ваннага кереп утырырга кирәк. Ваннадагы су тән температурасында булырга тиеш. Суга ярты кап тоз, ромашка төнәтмәсе яки даруханәдә сатыла торган ылыслы экстракт салырга да була, әмма бу мәҗбүри түгел. Ваннада су суынганчы ятып торыгыз. Су температурасы да, тән температурасы да төшә башлый. Температура гел 38 торса, аны төшерә торган дару эчегез.

Табиб Ленардан файдалы кайнатма

300әр гр күрәгә, кара җимеш, йөзем, инжир, әстерхан чикләвеге, 2 лимонны блендерда изеп, өстенә 2 стакан бал салабыз да болгатып, суыткычка куябыз. Икенче көнне ашый башларга да була. Бу файдалы кайнатманы көненә ике тапкыр 1әр чәй кашыгы чәй яки җылы су белән кабып куегыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading