16+

Халык саны арта, эшсезлек кими

Казан шәһәр Думасының XIII сессиясе шәһәр бүләкләрен тапшыру белән башланып китте.

Халык саны арта, эшсезлек кими

Казан шәһәр Думасының XIII сессиясе шәһәр бүләкләрен тапшыру белән башланып китте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасының 2011 елда үтәлеш нәтиҗәләре турында» иде. Башкарма комитет хисабыннан күренгәнчә, үтәлештә уңай тенденция күзәтелә. Шәһәр халкының саны арта бара. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре белән тәэмин итүдә дә алгарыш күзәтелә. Казан шәһәре буенча уртача хезмәт хакы 22.3 мең сумнан артып китсә дә, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә ул 10-15 мең сум гына тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе дә үскән. Эшсезлек дәрәҗәсен икътисади актив халыкның 1,26 проценты күләменә киметүгә ирешелгән.

Шуннан соң, «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011 елга бюджет үтәлеше турында»гы мәсьәлә каралды. Мәгълүм булганча, бюджет дефицит белән кабул ителгән иде. Алдагы ел белән чагыштырганда, керемнәр 30 процентка арткан. Бюджет үтәлеше мәгариф өлкәсендә - 99,7, мәдәният һәм кинематографиядә - 99,9, сәламәтлек саклауда 99,6 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, бюджет чыгымнары 5,9 процентка үтәлмәгән.

Сессиядә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертелде. Аларның шактый өлеше «Коррупциягә каршы тору турында»гы 273 нче Федераль законга нигезләнә.

Казан шәһәре бюджетының керемнәр өлешен тулыландыруны тәэмин итү максатында, Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында»гы 7-48 нче карарына үзгәрешләр кертелде. Элек муниципаль милекне сатып алучы аның акчасын 3 ай эчендә түләргә тиеш булса, хәзер ул вакыт 10 көнгә калдырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading