16+

Хатын-кызның бөтен матурлыгы... Нидә?

Казан урамнары буйлап атлыйм... Кая карама, реклама такталары, аларның һәрберсеннән безгә матур йөзләр елмая... Бу модельләргә карап, кемнең генә алар кебек чибәр буласы килмәс тә, алар рекламалаган товарны алмас. Оста визажистлар ясаган модельләр чынлап та бик матур, тик алар рекламалаган бизәнгеч әйберләр безгә кирәкме?

Хатын-кызның бөтен матурлыгы... Нидә?

Казан урамнары буйлап атлыйм... Кая карама, реклама такталары, аларның һәрберсеннән безгә матур йөзләр елмая... Бу модельләргә карап, кемнең генә алар кебек чибәр буласы килмәс тә, алар рекламалаган товарны алмас. Оста визажистлар ясаган модельләр чынлап та бик матур, тик алар рекламалаган бизәнгеч әйберләр безгә кирәкме?

Шул рекламалары аша әлеге фирмалар хатын-кызларыбызны бик тиз җәлеп иттеләр. Нәтиҗәсе бармы, юкмы (бәлки безгә ул бизәнү әйберләренең чыны килеп тә җитмидер), тик аларга киткән акчалар хәйран гына кесәгә суга. Яшьлекне очсызга гына сатып алып булса икән ул...
Әмма бу товарлар үзләре үк биткә җыерчыкны катлап-катлап сала шул. Мисал эзләп ерак барасы да юк, «йолдыз»ларыбызны юындырсаң, үз яшьләреннән күпкә карт күренгәннәре беребезгә дә сер түгел.
12-14 яшьлек кыз балаларның егетләр янында олырак күренергә тырышып бизәнүе гаҗәпләндерә. Саф, чиста битләрен химия, төрле катнашмалар кушылган майлар белән «сугаралар». Тәннең иртә картаюы шуннан килә түгелме? 40-45 яшькә җиткәч, тотыналар аннары яшьрәк күренер өчен, шул ук кремнар белән җыерчык тигезләргә.
Хатын-кызның матурлыкка омтылуын хуплыйм мин. Әз генә сөрмә тартып, битеңнең «кимчелеген» яшерүдә гөнаһ юк та кебек. Әмма курчак кебек бизәнеп, әллә каян кычкырып торган төсләр белән «акаю» кирәкме икән? Аллаһы Тәгалә кешегә (бигрәк тә хатын-кызга) табигый матурлыкны өеп биргән. Миллионлаган кешеләр арасында бер-берсен кабатламаган йөзләрдә үзенә күрә матурлык өстәүче өлеш, әбиләр әйтмешли, «сөйкемле сөяк» бар. Шуны саклый белергә генә кирәк.
Игътибар иткәнем бар, яулык ябып, мөселманча киенгән күп кенә кызлар, үз яшьләренә караганда, яшьрәк күренәләр. Әйе, әйе, бу нәкъ шулай. Күпчелек: «Шәригатьчә киенеп, картаерга иртә бит әле», - дип фикер йөртсә дә, дөреслектә исә, мөселман кызларының табигыйлеге аларны яшь күрсәтә. 1-2 бала тартып барган япь-яшь мөслимә ханымга гаҗәпләнеп караучылар күп. Имеш, үзе дә бала гына. Бу «бала»га 25-30 яшь икәнен әнә шул битенең чисталыгы яшерә. Мөселман хатын-кызы үзе артыннан карамый дигән сүз түгел бу! Юк! Ул бизәнгән килеш йөри ала, ләкин урамда, ирләрне үзенә карату максатыннан түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә мөселман хатын-кызларына бизәнеп кешеләр арасына чыгуны, чит ирләрнең игътибарын үзенә юнәлтүне тыйды.
Кайбер кешеләр Ислам дине хатын-кызның хокукын кыса, дип уйлый. Имеш, хатын-кыз үзе теләгәнчә бизәнә алмый, урамда тау куышыннан чыккан кеше кебек киенеп йөри. Мөслимә һәрвакыт килешле, матур кыяфәттә булырга тиеш. Бу сөннәт гамәл, кызларыбыз моны үтәргә тиешле. Икенче яктан караганда, Ислам дине хатын-кызның иреген, аның үзен начар уйлардан, ирләрнең гаделсезлегеннән саклый. Аның матурлыгы бары тик ире өчен генә икәнен мөслимә ханымнарның күбесе белә бит.
Әлбәттә, купшы итеп бизәнгән мөслимәләр дә очрый Казан урамнарында. Боларга, күбесенчә, кияүдә булмаган кызлар керә. Ислам динендә каш йолку, керфек үстерү кебек нәрсәләрнең хәрам булуына да игътибар бирмичә, үзләренең яулыксыз кардәшләре белән узыша-узыша бизәнгәннәрен, бер файдасызга каш өстендә, борында пирсинг куйдырганнарын да очратасың, ни кызганыч. Кемгә охшарга, ярарга тырышу бу? Йөзләрендә балкыган иман нурына җитәме соң инде ул йөз ясагычлар? Аллаһы Тәгаләнең матурлыкны чит-ят күзләрдән сакларга кушкан сүзләренә игътибар кайда?
Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен гүзәллеге хатын-кыз булуда бит. Өсте-өстенә бизәнгән йөзләребез астында посып ятучы эчке матурлык безгә кирәгрәк тә, кадерлерәк тә икәнен онытмаска иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading