16+

Хокук сакчылары да җавап тотачак

Татарстанда быелның 11 аенда коррупциягә кагылышлы 1100 җинаять очрагы теркәлгән, шуның 272се ришвәтчелек белән бәйле.

Хокук сакчылары да җавап тотачак

Татарстанда быелның 11 аенда коррупциягә кагылышлы 1100 җинаять очрагы теркәлгән, шуның 272се ришвәтчелек белән бәйле.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында, БМО тарафыннан билгеләнелгән 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, матбугат конференциясе булды. «350 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Штраф белән генә чикләнмәскә, ә төрмәгә үк утыртырга кирәк. Без прокуратура сафларының чисталыгы өчен дә көрәшәбез. Мәсәлән, Арча районы прокуроры ярдәмчесе ришвәтчелектә фаш ителде», - диде Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков.
Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айрат Әхмәтшин сөйләгәнчә, республиканың элеккеге юстиция министры Мидхәт Курмановның улы Илдар Курмановка бәйле эшне тикшерү дәвам итә. «Илдар Курманов «Леруа Мерлен» фирмасына китергән 47 миллион сум зыянны кире кайтара башлады, тикшерү эшләренә ярдәм күрсәтә. Шунлыктан, аңа карата кулга алу чарасы кулланылмады. Ә «домашний арест» ниятләнелә», - диде Айрат Әхмәтшин.
«Коррупциянең котырынуы ул - феодализмга кире кайту. Урта гасырлардагы кебек хокуклар бозыла, туган-тумачалык һәм әшнәлек тамыр җәя, илнең икътисади үсеше тоткарлана», - диде Илдус Нәфыйков. Норлатта җирле яшьләр белән читтән килгәннәрнең күмәк сугышып алуларында да коррупция билгеләре барлыгын искәртте прокурор.
Ольга Шамышева белән бәйле эштә тикшерү идарәсенең элеккеге хезмәткәрләренең катнашы юклыгын ассызыклады Айрат Әхмәтшин. Ольга Шамышеваның гомерен такси йөртүче өзгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading