Шәһри Казан

Хәтердә, хәтердә, хәтердә

2011 елның 10 июлендә 122 кешенең гомерен алып киткән (шуның өч дистәгә якыны - балалар) «Булгария» теплоходы фаҗигасе бүген дә җаннарны иңрәтә. Төгәл бер ел үтсә дә, әлеге коточкыч мәхшәрдә якыннарын югалтканнарның күбесенә вакыт туктап калган кебек. Шушы көннәрдә алар фаҗигаи төстә вафат булган кадерлеләрен искә алып, каберләрен зиярәт кылды,...

Наташа төшкә, монда бар да яхшы, дип керә
Олеся белән Наташаны искә алып утырабыз. «Булгария» теплоходында сигез айлык көмәне белән фаҗигаи үлемгә дучар булган керәшен кызы бүген дә күз алдыннан китми. Наташа Маланьеваны (кыз фамилиясе - Башурина) бөтен кеше уңган-булган, тырыш кеше буларак белә. Үз көче белән утыз яшенә фатирлы, машиналы булган ир-ат бармы икән? Ә Наташа хатын-кыз булып та аңа ирешкән иде. 2010 елда тиң ярын - Иванын очратып, гөрләтеп туй иткән алар. Әмма ширбәт аен һаман кичектереп килгәннәр. «Булгария»гә ике көнлек сәяхәткә җыенулары да шуның белән бәйле булган. Карындагы нарасыйлары - ай-ай ярымнан туарга тиешле уллары белән шатланышып юлга кузгалганнар.
- Безнең Наташа белән яшь аермабыз 8 яшь, - дип күз яшьләре белән искә ала Наташаның бертуганы Олеся. - Әмма яшь аермасының сизелгәнен хәтерләмим. Без аның белән сердәшләр, дуслар идек. Авылыбыз - Кайбыч районы иске Тәрбиттә ике мәктәп бар - башлангыч һәм югары сыйныфлар. Мин башлангычта укыйм, Наташа инде югары сыйныфта. Тәнәфес вакытында апа янына чабам, мин чишә алмаган мәсьәләләрне ул җәһәт кенә чишеп бирә. Бик ярдәмчел иде, исән вакытта мине үз канаты астыннан чыгармады.
- Балачакның тагын нинди кадерле мизгелләре сакланган соң?
- Алай аерып кайсын да күрсәтә алмыйм. Өй эшләрен дә бергәләп эшли идек, җиләккә, гөмбәгә йөрдек. Җиләкне - ул, гөмбәне мин тизрәк җыя идем. Эш арасында гына ял иткәнбездер. Наташа бик тә табигать яратты.
- Кемгә охшап шундый җитез-уңган иде ул Наташа?
- Әтиебез Петрга күбрәк охшаган иде булса кирәк. Әмма әнием Людмилага да охшаган яклары юк түгел. Хәер, бездә булмаган кеше юк та бугай инде ул. Гаиләдә шулай өйрәтелгән - эшләргә, ялкауланмаска.
- Наташаның язу сәләте кемнән?
- Бездә язган кеше юк. Әти - җирле үзидарәне җитәкләде, әни укытучы булып эшләде. Мин аның иң беренче яза башлаган вакытын хәтерләмим дә инде, бәләкәй идем ич. Әмма укый-яза башлагач, апаның район газетасында басылган шигырь-мәкаләләре белән горурлана идем.
- Нинди иде ул Наташа?
- Ул иң яхшы апа иде, кулыннан килгәнчә, һәркемгә ярдәмгә ашыкты. Нечкә күңелле иде ул, йомшак уенчыкларга үлеп китә иде. Кечкенә балаларның бармакларындагы чокырларга мөкиббән...
- Иван белән алар ничек таныштылар?
- Алар җиде еллап таныш иде инде. Мин очрашып йөргән егет - Юраның туган көнен бәйрәм иткәндә, 2009 елның 9 маенда, алар бер-берсенә икенче күзлектән карады. Ваня безнең күрше авылдан. Без аны яхшы белә идек, бик акыллы ул. Апамнар 2010 елның 25 июнендә туй иттеләр.
- Наташа инде бу вакытта зур компаниянең дәрәҗәле хезмәткәре?
- Әйе, «Salamat»та эшләде ул, бик хөрмәт иттеләр хезмәткәрләре. Үзе машина, үзе фатир алды. Өйләнешкәч, Ваня белән бакча кишәрлеге алып, бик матур итеп йорт, мунча салдылар.
- Белүемчә, теплоход белән Болгарга китәр алдыннан да алар шунда булган?
- Мин дә шунда идем. Ваня белән без коймаларны, өйне буяп йөрдек. Наташа безгә тәмле итеп ашарга пешерде. Җиләкләр пешкән иде, җиләк ашадык. Тугызы көнне кичке бишләрдә генә аларның Казандагы фатирына кайттык. Мин ваннада коенып чыктым да кайтып киттем, алар юлга әзерләнеп калды.
- Бернинди тоемлау да булмадымы?
- Юк. Алар тугызы көнне кичке сигезләрдә юлга кузгалды, унысы көнне көндезге ун-унберләрдә шалтыратыштык. Кайтырга чыгабыз, бар да яхшы, диде. Шат иде. Бераздан Ваняның апасының ире шалтыратып, алар нинди теплоходта китте, дип сорады. Мин хәтта исемен дә хәтерләми идем. Абыебыз Алексей белән Елга портына төшеп киттек. Ул көнне дә, төнне дә шунда тордык. Ваня «Арабелла»дан төште, Наташа - юк. Ул миңа нидер сөйләде инде, бар да куркыныч төштәге кебек, берни хәтерләмим. Иртән кайтып, киемнәрне алыштырып килдек тә кабат көттек. Исәндер, дигән өмет сүнмәде...
- Ваня белән аралашып яшисезме?
- Әйе, еш аралашабыз. Аңа да бик кыен, сагынмаган, уйламаган көне юк. Алар бит бик матур итеп, аңлашып яшәделәр. Бер-берсен бик яраттылар.
- Наташаның фатиры үзе кебек үк көләч булгандыр?
- Аның фатирында әлегә мин яшим. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Ул ничек калдырган - бөтен нәрсә шулай ук тора. Йокы һәм ванна бүлмәсе - ачык ал төстә, зал - ачык яшел обойлы... Яшеллек яратты Наташа - бөтен гөлләре дә исән-сау, карап торам. Йомшак уенчыклар, сыннар ярата иде - алар шүрлекләрдә дә тора, ванна диварына да беркетелгән. Мин бәләкәйрәк чакта бүләк иткән рәсемнәремә кадәр саклый иде ул - алар альбомнарында. Утыз яшьлек юбилеена алтын беләзек бүләк иткән идем - ул да сакланган.
- Төшкә керәме?
- Бик еш. Әле менә соңгы бер-ике айда гына кермәде. Ул бик шат, елмая. Мине килеп кочаклап үбеп ала да: «Монда бар да яхшы, борчылма», - ди. Ул һаман мине ярдәменнән ташламый.
- Әле яра элпә белән капланмаган икән, Олеся...
- Юк, бер тамчы да кимеми. Апамның исән булмавына минем әле һаман ышанасым килми. Кеше гомерләре белән акча эшләүчеләр ничек тыныч йоклыйдыр... Розалар ярата торган курчак кебек матур апам юклыгына, сагыну ачысына түзеп булмый бит...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: