Шәһри Казан

Иҗат балачактан башлана

Тормышка иҗади карашны кешегә балачактан сеңдерергә кирәк. Кешене заманча җәмгыятьтә тәрбияләү өчен бу бик мөһим. Балалар өчен «Табуретка» проекты кысаларында оештырыла торган чараларга бу җәһәттән тиңнәр юк. Баланың яшеннән, сәләтеннән, социаль шартлардан бәйсез рәвештәге иҗади эш ул.

Реклама

Санкт-Петербургта быел «Табуретка» балалар театраль-поэтик иҗатының өченче Бөтенроссия фестивале узачак. Бу фестиваль - бөтен Россия күләмендәге балалар театр студияләре өчен үз спектакльләрен Санкт-Петербургның зур сәхнәсендә күрсәтү мөмкинлеге дигән сүз. Финалга чыгучылар үз спектакльләрен шәһәрнең төп театр сәхнәләрендә киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак. Анда теләсә кайсы юнәлештәге (музыкаль, драматик, курчаклар белән эшләүче һәм башкалар) балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары түләүсез нигездә катнаша ала. Коллектив әгъзаларының яше исә 17дән артык булырга тиеш түгел. Фестивальнең сайлап алу турына гаризалар 2013 елның 1 мартыннан 31 майга кадәр кабул ителә. Сайлап алу туры - 2013 елның 1 мартыннан 31 августка кадәр, ә финал өлеше 20 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр билгеләнгән. 20, 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә 12.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр Анна Ахматованың Фонтан йортындагы музее ишекләре бирегә килүчеләр өчен ачык булачак. Фестиваль кысаларында балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар да көтелә.
Иҗат коллективы вәкиле иң элек фестивальнең http://taburetkafest.ru. сайтында гариза тутырып калдыра. Спектакльнең сайлап алу турына җибәрелгән өзеге 15 минуттан, ә фестивальдә катнашырга тиешле спектакль үзе 40 минуттан озаграк барырга тиеш түгел. Видеоязма www.youtube.com. сайтына эленә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: