16+

Идарәче компанияләрне тикшерә башладылар

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, коммуналь комплекс оешмаларында финанс чыганакларын файдалануның дөреслеген тикшерүгә керешелде.

Идарәче компанияләрне тикшерә башладылар

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, коммуналь комплекс оешмаларында финанс чыганакларын файдалануның дөреслеген тикшерүгә керешелде.

30 ноябрьдә Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, төбәкләрнең прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыклары җитәкчеләре катнашында, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының финанс эшчәнлекләрендә кануннарны бозуларын чикләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. «Без торак-коммуналь хуҗалык тармагында явыз нияттән файдаланулар, урлашулар, предприятиеләрнең банкротлыкка чыгарылуы, чит илгә акча күчерүләр турында күп сөйләдек. Хәзер тиешле барлык карарлар кабул ителде, Россия Президенты күрсәтмәсен гамәлгә ашырырга керешәчәкбез», - диде Михаил Бабич.
Шушы ук тема «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә күтәрелде. Казан мэрының коррупциягә каршы чаралар буенча киңәшчесе Ратмир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының финанс эшчәнлеген махсус комиссия тикшерәчәк. «Бу тармакта финанс хәрәкәте үтә күренмәле түгел. Арттырып түләтелгән очраклар ачыкланса, кабаттан исәп-хисап ясалачак. Идарәче компанияләрдә кыйммәтле машиналар, миллионнарча сум бәядәге катерлар сатып алу мисаллары бар. Болар тикшереләчәк, эшчәнлекләрендә канун бозуларда шик туса, мәгълүмат прокуратурага тапшырылачак, матбугатта яктыртылачак», - диде Ратмир Шәйдуллин.
«Беренче чиратта йорттагы гомумкулланыштагы мәйданнар өчен билгеләнүче түләүләр тикшерелсен. Алайса кайберәүләр киоскка йорттан рөхсәтсез электр тоташтыра, - дип мөнәсәбәтен ирештерде мэр Илсур Метшин. - Коммуналь предприятиеләр комиссия өстеннән шикаятьләр белдерә башлады инде. Димәк, бу комиссия таләпчән, һәм максатчан рәвештә тикшерә башлаган дигән сүз. Финанс өлкәсендәге канун бозу мисаллары, докладчы инде әйткәнчә, прокуратурага җибәреләчәк».
Мэр Илсур Метшин: «Коммуналь тармак - бөтен Россия күләмендә четерекле мәсьәлә. Шушы тармакта тәртип урнаштыру ягыннан да Казан Россиядә беренче шәһәр булырга тиеш», - диде.
Катгый тикшерүләрдән соң, коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре дә ай саен югарырак сикергәләп тормас бәлки.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading