Шәһри Казан

ИДЕЛНЕҢ ӘРНҮЕН ИШЕТӘСЕЗМЕ?

Табигать пычрана, дип күпме генә лаф орсак та, җир-суның зарарлануын никадәр генә тоткарларга тырышсак та, илнең экологик хәле сизелерлек яхшырмый әле. Белгечләр саннар белән шаккатырып кына торалар. Мәсәлән, Иделгә елына 200 млн тоннадан артыграк чүп-чар ташлана икән. Елга төбенә озатылган калдыкларның 50 млн тоннасы гына чистартыла. Некрасов, Горький, Тукай, Җәлил...

Реклама

Табигать пычрана, дип күпме генә лаф орсак та, җир-суның зарарлануын никадәр генә тоткарларга тырышсак та, илнең экологик хәле сизелерлек яхшырмый әле. Белгечләр саннар белән шаккатырып кына торалар. Мәсәлән, Иделгә елына 200 млн тоннадан артыграк чүп-чар ташлана икән. Елга төбенә озатылган калдыкларның 50 млн тоннасы гына чистартыла. Некрасов, Горький, Тукай, Җәлил сокланган, Шаляпин моңлы көйләренә салган, Репин белән Левитан илһам алган бөек елгабызның хәле чын-чынлап кызганыч икәнен шушы мәгълүматларны ишеткәч кенә аңлыйсың.
Мәрхүм Рафаэль ага Мостафин әйткәнчә, Идел - илебезнең төп елгасы, артериясе ул. Шөкер, безнең көннәрдә дә елганың данын сакларга омтылучылар бар. Мәсәлән, Абдулла Дубин инде ничә елдан бирле бөек елга, андагы тормыш сурәтләнгән фотографияләрне, открыткаларны җыеп, туплап бара, тарихын өйрәнә. Күптән түгел әлеге сурәтләр китап булып басылып чыкты. «Борынгы Идел. Аның кешеләре, Аның кораблары, Аның язмышы...» дип аталган җыентыкта Рыбинскидан Әстерханга чаклы сузылган борынгы Идел бөтен гүзәллеге белән ачыла. Иделнең әрнүен ишетер, төп «кан тамыры»ның җәрәхәтләрен күрү өчен аның үткәненә дә күз салырга кирәк. Абдулла Дубин башкарган хезмәт борынгы Иделгә сәяхәт кылу мөмкинлеге бирә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: