Шәһри Казан

Игътибар! Яңа конкурс – «Хәтер сандыгыннан»

«Шәһри Казан» газетасы битләрендә конкурслар үткәрү матур традициягә әйләнеп килә. Бәйге барышында укучыларыбыздан күпләп хатлар алабыз, алар белән аралашып, фикерләшеп яшибез. Материаллар әзерләгәндә укучыларыбыз да эзләнәләр, хатирәләрен яңарталар. 2012 ел Президентыбыз тарафыннан Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан «Шәһри Казан» газетасы да «Хатирәләр сандыгыннан» дигән конкурс башлап җибәрә....

Реклама

«Шәһри Казан» газетасы битләрендә конкурслар үткәрү матур традициягә әйләнеп килә. Бәйге барышында укучыларыбыздан күпләп хатлар алабыз, алар белән аралашып, фикерләшеп яшибез. Материаллар әзерләгәндә укучыларыбыз да эзләнәләр, хатирәләрен яңарталар. 2012 ел Президентыбыз тарафыннан Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан «Шәһри Казан» газетасы да «Хатирәләр сандыгыннан» дигән конкурс башлап җибәрә. Авылыгызда, сез яшәгән төбәктә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган йортлар сакланып калгандыр. Фотога төшереп, шунда ук аның турында кыскача мәгълүмат та биреп, редакция адресына юллагыз. Бәлки, гаиләгезнең ядкаре булып, сандык төбендә чиккән сөлгеләр, чулпы һәм муенсалар, бик борынгы, тарихи вакыйгаларны тасвирлаган фотосурәтләр саклана торгандыр. Аларны да шулай ук фотосы һәм аңлатмасы белән бергә безгә җибәрегез. (420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 нче йорт. E-mail: shahrkzn@finet.ru) Бәйгегә йомгак ясаганда, мәгълүматларның тулылыгына, аларның моңарчы беркайда да басылмаган булуына игътибар ителәчәк. Язманың бер биттән артмавы һәм фотосурәт белән дәлилләнүе шарт булып тора. Җиңүчеләр ел ахырында билгеләнәчәк.
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе, конкурслар үткәрүдә даими ярдәм күрсәтеп килгәне өчен, Роберт Бильсур улы Зәкиевкә олы рәхмәтен белдерә. Ә быелгы җиңүчеләребез түбәндәге бүләкләргә ия булачак.
Беренче урын (ике бүләк) - жк телевизор.
Икенче урын (ике бүләк) - фотоаппарат.
Өченче урын (ике бүләк) - электр иттарткычы.
Роберт Бильсур улы Зәкиев: «Тарихыбызны, милләтебезнең мирасын барлаганда һәр нәрсә мөһим, нәни ачышлар тагын да зурракларына нигез булып тора».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    68
    0
    0
Ночной режим