Шәһри Казан

Ике җиңелү, бер җиңү!

18 мартта Гагарин Кубогының ¼ финалының Казанның «Ак Барс» хоккей командасы үз бозында Чиләбе «Трактор»ы белән очрашты. Владимир Крикунов шәкертләренең хәле шәптән түгел иде. Сериядә Чиләбе командасына 2:0 белән оттырып баралар. Бу уенны да бирсәләр, аннары ярымфиналга чыгу турында хыялланырга гына кала. Артка юл юк, артта - Казан!

Мәйдан хуҗалары уен башында ук кунаклар капкасына алка ташларга маташты, әмма чиләбелеләрнең сагы шактый оста корылган булып чыкты. Соңрак «тракторчы»лар да уенга кереп китте. Шулай да беренче периодта «Татнефть-Арена» тамашачысына голлар күрергә насыйп булмады. Аның каравы икенче өлештә 3 минутта 5 секунд эчендә командалар бер-бер артлы бер-берсенә укол кададылар. Татарстанлы Вадим Хомицкий капкачы белән бергә-бер чыккан көндәше Евгений Кузнецовка карата кагыйдә бозган өчен, арбитрлар буллит билгеләде. Россиянең яшь таланты буллитта шайбаны Петри Веханен капкасына оста итеп шудырды. 23 нче минутта «Трактор» уенчысы Александр Бутурлин шайбасыз уенчыга һөҗүм иткәне өчен ике минут «ялга» чыкты. Соңгы вакытта уен саен гол кертеп килүче «барс» Евгений Скачков, әлеге мөмкинлектән файдаланып, исәпне тигезләп куйды. 1:1.
Шуннан соң командалар беркадәр «ачык хоккей» күрсәтеп алды. Әмма уенның хәлиткеч мизгеле башта Алексей Терещенко, аз гына соңрак Денис Куляш - икесе дә зур һәм дисциплинар штраф алгач (5+20 минут), «Ак Барс»ның 4 минут ярым биш көндәшкә каршы өчәү уйнавы булгандыр. Ә бит «Трактор» бу арада күпме тели, шулкадәр алка кертә ала иде. Өченче периодта казанлылар тулы составта булгач, уен акрынлап ике яктан да сүрелеп калды. Көндәшләр бер-берсеннән нык сакланып уйнады, чөнки киләсе гол хәлиткеч булачак. Ул шулай булды да. Шулай «тыныч» кына беткән өченче периодтан соң, овертаймда командалар ике минут та уйнап өлгермәде. 62 нче минутта ялгыш җибәргән Евгений Катичев «лаеклы ялга» чыгып, 30 секунд та үтмәде, татарстанлы фин Нико Капанен алканы Майкл Гарнетт капкасына ташлады. Шулай итеп, «Ак Барс» үз хәлен бераз җиңеләйтте. Сериядә исәп 1:2 «Трактор» файдасына. Бүген 19:30 минутта «Татнефть-Арена»да дүртенче уен узачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: