16+

Илдар Халиков: «Татфондбанк»ны коткарып калу өчен бөтенесен дә эшләргә тырыштык. Бу хәлләр булмаса, Яңа елга кадәр үк киткән булыр идем»

Илдар Халиков: «Татфондбанк»ны коткарып калу өчен бөтенесен дә эшләргә тырыштык. Бу хәлләр булмаса, Яңа елга кадәр үк киткән булыр идем»

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китте. Аның яңа вазифасы да билгеле булды, "Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы, җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләнде.

Халиковның отставкага китүен күпләр «Татфондбанк» тирәсендә барган вазгыять белән бәйләп карый. Әмма ул «БИЗНЕС Online»га, әлеге хәл килеп чыкмаган булса, мин Яңа елга кадәр үк эштән киткән булыр идем, дип белдергән.

- Әлбәттә, "Татфондбанк" белән бәйле вазгыять өчен мин дә җаваплы. Күпләр, мөгаен, китүемне шул соңгы вакыйгалар белән бәйләп карыйдыр. Алдамыйм: бу карар күптән туган иде. Банк белән булган хәлләр аркасында эштән китүем соңрак булды. Без "Татфондбанк"ны коткарып калу өчен бөтенесен дә эшләргә тырыштык. Отставкага китүем - тулысынча үз теләгем белән. Бу хәлләр булмаса, Яңа елга кадәр үк киткән булыр идем. Эшчәнлек төрен һәр 5-7 ел саен алышытырп торырга кирәк дип юкка гына әйтмиләр. Мин премьер-министр булып җиде ел эшләдем. Ничек кенә булса да, Татарстанда калам. Тәҗрибәм республикага кирәк булыр дип уйлыйм, - дигән ул «БИЗНЕС Online» журналистына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, премьер-министр вазифаларын премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading