16+

Илдус Нәфиков банк, Африка егете, чегәннәр, виртуаль дөнья һәм хезмәт хакы турында үз фикерен әйтте

Илдус Нәфиков банк, Африка егете, чегәннәр, виртуаль дөнья һәм хезмәт хакы турында үз фикерен әйтте

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиковның "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистлар белән әңгәмәсе банклар темасыннан башланды.

Банк

- "Татфондбанк" белән бәйле эш уңай тәмамланыр, дип, өметләнәбез. "ТФБ Финанс" ның өч җитәкчесе, ә "Татфондбанк"ның бер җитәкчесе кулга алынуы законлы. Хәзер җентекләп, тикшерү эшләре бара. Банкларга кереп тикшерүләр үткәреп йөрмәячәкбез. Банкларда прокурорның күренүе, банк системасына карата әйтелгән ялгыш сүз "паника" тудырырга мөмкин,- диде Илдус Нәфиков.
Республика прокуроры саклык акчаларны иминиятләштерелгән банкларга салырга киңәш итте. Берәр хәл килеп чыкса, иминиятләштерелгән 1 миллион 400 мең сум акчаңны гарантияле ала аласың.

Африка студенты

Казанда 17 февральгә каршы төндә Гадел Кутуй урамындагы 1нче йорт янында ир-ат мәете табыла. Аның Африкадагы Чад республикасыннан килеп, федераль университетынң юридик факультетында укыган 24 яшьлек студент икәнлеге ачыклана. Бичара егеткә пычак белән 20 мәртәбә кадаганнар.
Шушы бик тә күңелсез хәбәргә карата прокурор Илдус Нәфиков: "Тикшерү эше башланды, инде беренчел нәтиҗәләр бар. Җинаятьче каты җәзасын алырга тиеш",- диде.

Чегән кайгысы

Яшел Үзән районы халкы Айшә һәм Нижние Вязовые авылларында яшәүче чегән төркемнәреннән зарлана.

- Татарстан җирлегендә меңнәрчә ел элек тә татарлар, руслар, әрмәннәр, яһүдләр, чувашлар, марилар, удмуртлар бергәләшеп яшәгән, сәүдә иткән. Татарстанда бүген дә халыклар арасында дуслык хөкем сөрә, һәр милләт хөрмәткә лаек. Чегәннәр дә хөрмәткә лаек. Ләкин, һәр кеше законнарны үтәргә тиеш,- диде Илдус Нәфиков.

Компьютер юләрләндерә

- Кызганыч, замана балалары яртылаш виртуаль дөньяда яши,- дип, фикерләре белән уртаклашты Илдус Нәфиков. - Интернетка, ягъни социаль челтәргә төрле уеннар куела, аларның кайберләре бала акылына тискәре йогынты ясый. Без кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы бит-сайтларны күзәтеп торабыз, "Роскомнадзор"га хәбәр итәбез. Узган ел зарарлы 25 мең битнең эшчәнлеге ябылды. Баланы иптәшләре белән турыдан-туры аралаштырырга, чынбарлыктагы тормышка тәрбияләргә тырышырга кирәк. Бала гел компьютерга, планшетка, гаджетка капланып утырса, аның психикасы чынбарлыктан ягъни тормыштан аерыла башлый.

Хезмәт хакы

- Халыкка хезмәт хакларын вакытында түләүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе дә, прокуратура да күзәтчелектә тота. Хезмәт хакын өч ай түләмәдең икән, ул инде кар йомарламы кебек зурайганнан зурая. Бу инде предприятиенең банкротлыкка чыга баруы билгесе. Республикада хезмәт хакы бурычларын киметүгә ирешелде. Әйткәнемчә, мәсьәлә күзәтчелектә, - диде Илдус Нәфиков.

Бердәмлектә-көч

Прокурор Илдус Нәфиков сүзен йомгаклап, хокукларны һәм иминлекне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. Ул: "Экстримистик, оешкан җинаятьчелек чаткыларын башлангычында ук юкка чыгарырга кирәк. Монда җәмәгатьчелекнең дә уяулыгы зарур. Казанда, мәсәлән, йортларга төрле телефоннар саннары язып, чуарлап бетергәннәр иде. Уртак тырышлык белән, бу гамәлгә чик куелды бит. Йортыбыз имин булсын!"-диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading