16+

Илсур Метшин: «Дистанцион укыту - яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алу ул. Безгә барыбызга да түземлек кирәк"

Казанда 136,3 меңнән артык укучы дистанцион укуга күчкән. Яңа форматтагы дәресләр махсус онлайн-платформаларда уза.

Илсур Метшин: «Дистанцион укыту - яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алу ул. Безгә барыбызга да түземлек кирәк"

Казанда 136,3 меңнән артык укучы дистанцион укуга күчкән. Яңа форматтагы дәресләр махсус онлайн-платформаларда уза.

Казан мэры Илсур Метшин 6 апрельдә "Салават күпере" торак массивында урнашкан 182 нче номерлы политехник лицейда булды. Биредә ул укытучылар һәм мәктәп укучылары белән аралашты, шулай ук онлайн-дәресләрдә кайбер әти-әниләрнең дә катнашуын белде.

Мәктәптә дистанцион укыту "Саклык банкы" һәм "ЯКласс" бушлай платформалары базасында уза. Бу ресурсларга барлык 1880 лицей укучысы да керә. Бар укытучылар да сайлап алынган платформаларда белемнәрен ныгытканнар. Һәр дәреснең озынлыгы 30 минуттан артмый.

"Бүгенге көн күрсәткәнчә, элемтә буенча өзеклекләр бар - барлык укучылар да укытучы сөйләгәнне шунда ук ишетми. Әгәр мондый проблема килеп чыга икән, укытучылар мессенджерлар аша элемтәгә керә", - дип сөйләде шәһәр башлыгына 182 нче лицей директоры Руслан Дуженков.

Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, хәзер дистанцион укуга бөтен ил күчкән, һәм әлеге өр-яңа форматка укытучыларга да, мәктәп укучыларына да күнегергә кирәк булачак. "Безгә барыбызга да түземлек кирәк, чөнки илебез белән шундый хәлдә без. Яңа уку форматына күнегү өчен берничә атна таләп ителәчәк ", - дип билгеләде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы 5 "Б" сыйныфында үтүче инглиз теле дәресендә булды. Укытучы Инна Кабанова бу вакытта 36 укучы өчен белем бирә иде. "Мин балалар белән видеоэлемтә буенча аралашам, әлеге ресурслар бер үк вакытта 6-8 укучы белән элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирә", - дип сөйләде инглиз теле укытучысы. Илсур Метшин балалардан "мәктәпне сагындыгызмы һәм укытуның яңа форматы ошадымы", дип кызыксынды. "Мәктәп һәм сыйныфташларыбызны сагындык, ә дистанцион рәвештә уку - күңелле", - диделәр балалар җавапка. Казан мэры балаларга сабырлык һәм укуларында уңышлар теләде. "Бераз түзәргә туры киләчәк, хәзер дисциплина сакларга һәм үзизоляцияләүнең барлык кагыйдәләрен үтәргә - урамга чыкмаска, тыңлаучан булырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте балаларга И.Метшин.

Шулай ук шәһәр башлыгы рус теле дәресе үткән 10 “А” сыйныфында булды, биредә дистанцион дәрес уку 23 укучыга бирелә иде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Колесова дистанцион белем бирүнең мөмкинлекләре зур - белем бирү платформалары аша дәресне алып бару гына түгел, укучыларның материалны ничек үзләштерүләрен дә тикшерергә мөмкин, дип сөйләде. "Программа балаларга визуаль рәвештә материал бирергә мөмкинлек бирә - укучылар дәрес темасын яхшырак үзләштерсен өчен мин төрле рәсемнәр тәкъдим итәм. Шулай ук балалар реаль вакыт режимында тавыш хәбәрләрен яза ала ", - дип сөйләде Анна Колесова. Укытучы сүзләренчә, дәрескә ата-аналар да кушыла, бу белем бирү процессын балалар өчен кызыклырак һәм мавыктыргыч итә.

Руслан Дуженков Илсур Метшинга мәктәптә хәзер 35 укытучы дистанцион рәвештә эшләве турында сөйләде. Барлык хезмәткәрләр дә махсус маска һәм перчаткалар белән җиһазландырылган, биналарда даими рәвештә дезинфекция чараларын кулланып, дымлы җыештыру уздырыла, ә катларда һаваның ионизаторлары урнаштырылган. Казан мэры билгеләп үткәнчә, бүген укытучылар медиклар белән беррәттән алдынгы урыннарда тора, һәм аларга зур җаваплылык йөкләнә, бу - дөньядагы катлаулы хәлгә карамастан, балаларга белем бирү. "Сез чын профессионаллар, теләсә нинди форматта эшли аласыз. Әлеге килеп туган вәзгыять- вакытлыча, без аны үтәчәкбез. Аның каравы, заманча технологияләр ярдәмендә бүген дистанцион укыту мөмкинчелеге бар, бу яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алу дигән сүз. Иң мөһиме, әлеге укыту гадәти белем бирүдән ким булмасын ", - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы лицейда булган вакытта шулай ук мәктәп укучыларының ташламалы категориясе өчен бушлай азык-төлек җыелмаларының таратылуын да күрде.

296 гаиләдән 343 укучы шундый пакетлар алды, биредә - макарон эшләнмәләре, кәтлитләр, дөге, шикәр, ак май, көнбагыш мае, сок, куертылган сөт бар. Мәктәпләрдә халык ташкыны булмасын өчен ата-аналарга азык-төлек җыелмалары махсус график буенча бирелә. Казанда мондый азык-төлек җыелмалары белән аз керемле гаиләләрдән 24 мең 481 укучы тәэмин ителәчәк. Лицейда шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та булды.

                                                                                                                                                   Фото һәм чыганак: kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading