16+

Илсур Метшин Нью Йорк мэрын чемпионатка чакырды

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Нью Йоркта узучы VI бөтендөнья мэрлар саммитында катнаша.

Илсур Метшин Нью Йорк мэрын чемпионатка чакырды

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Нью Йоркта узучы VI бөтендөнья мэрлар саммитында катнаша.

Әлеге чарага алга киткән шәһәрләрдән - Рим, Сицилия (Италия), Тбилиси (Грузия), Сиань (Китай), Вулахра (Австралия), Куангнгай (Вьетнам) һәм башка илләрдән 80 лидер җыелган. Россиядән илне бары Казан гына таныта.

Форум барышында шәһәр башлыклары Манхэттендагы Хай-Лайн уникаль проектын карады. Әлеге парк җирдән ун метр биеклектәге ташландык тимер юлы стнациясе урынында төзелгән. 1980 елда тимер юлы тармагы ябылгач, проект авторлары биредә тарихи ландшафтны саклап, яшел зона булдырырга тәкъдим иткәннәр. Хәзер әлеге үзенчәлекле паркны чит илләрдән дә килеп карыйлар, төзү алымнарын өйрәнәләр. Илсур Метшин да паркны оештыру үзенчәлекләрен карады, шәһәр мохитендә инновацион яшелләндерү хакында тәҗрибә туплады. Форум катнашучылары үз шәһәрләрендә кулланылган проектлар, уңышлы алымнар белән уртаклашты, быел саммитта - "Шәһәрнең инновацион мөмкинлекләре" темасына фикер алыштылар.

Очрашу барышында Илсур Метшин Нью Йорк мэры Билл де Блазионы тиздән Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading