16+

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бирелә торган акча күләме билгеле булды

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына гадәттә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ветераннарга 10 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум тәшкил итүе хакында әйтте Путин.

– Бездә Җиңүнең 75 еллыгы, шуңа күрә без бу сан белән бәйле ярдәм күрсәтәчәкбез — ветераннарга 75 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум биреләчәк, — диде ул.

Шулай ук Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading