16+

Интернет пәрәвезендә «чебен» булмыйк

Гаджетлар, интернет чыганаклар, социаль челтәрләр тормышыбызга ныклап кереп барган саен, аның белән булган проблемалар да калкып чыгып тора. Бер караганда, интернет безнең өчен мәгълүмат алу, аралашу чыганагы. Шуның белән бергә бөтен буш вакытны да, күп очракта булмаган вакытны да суырып ала.

Интернет пәрәвезендә «чебен» булмыйк

Гаджетлар, интернет чыганаклар, социаль челтәрләр тормышыбызга ныклап кереп барган саен, аның белән булган проблемалар да калкып чыгып тора. Бер караганда, интернет безнең өчен мәгълүмат алу, аралашу чыганагы. Шуның белән бергә бөтен буш вакытны да, күп очракта булмаган вакытны да суырып ала.

Бигрәк тә балалар белми аның чиген. Тора-бара интернет бәйлелек башланып, ул баланың психикасына, әхлакый, рухи яктан үсешенә тискәре йогынты да ясарга мөмкин. Моның өстенә белгечләр интернет бәйлелеге булган кеше наркотикларга, алкоголь бәйлелеккә дә тизрәк бирешә дип кисәтә.

Бүгенге көндә Россиядә төрле яшьтәге балаларның 10-26 проценты интернет бәйлелеккә дучар. Ә менә Европада бу саннар түбәнрәк, 5-15 процентны гына тәшкил итә. Ни өчен дигәндә, аларда интернеттан куркынычсыз куллану программасы эшли.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий баланы компьютер «бөтенләй йотып алмасын» өчен, әти-әниләр аларның ял вакыты турында ныклап уйларга, төрле яклап кызыксындырырга тиеш дигән фикердә.

– Интернетта утыру дәрес әзерләү, спорт белән шөгыльләнү, ишегалдында туп тибү, дуслар белән аралашу хисабына булырга тиеш түгел. Бала уңай эмоцияләрне гаилә белән бергә ял итүдән, дуслар белән уйнау һәм аралашудан алсын. Әгәр дә ул болардан канәгатьлек алмаса, аны компьютердан эзли башлый. Гаджетлардан куллануны бөтенләй тыеп булмый һәм кирәкми дә. Иң мөһиме – аннан куллану вакытын дөрес билгеләү һәм контрольдә тоту, – дип сөйләде ул журналистларга.

Интернетка бәйлелек бармы-юкмы икәнлеген ничек белеп була? Әгәр дә компьютер каршында утыру сиңа ниндидер эйфория бирә, аның каршыннан китә алмыйча җәфаланасың, гаиләң һәм дусларың белән аралашудан туктасаң, депрессиягә бирелсәң, эшеңдә яки укуыңда проблемалар башланса, борчылырлык урын бар. Моңа өстәп, физик симптомнар да өстәлә: «коры күз» синдромы, арка авырту, ашауны оныту, йокы бозылу – шуның бер сигналы. Тагын да куркынычрак сигналлар: электрон почтаны гел тикшереп тору, интернеттан чыкканнан соң, киләсе онлайн сеансны зарыгып көтү, интернетка акча күп түгү һәм башкалар.

Республика наркология диспансерының клиник психологы Мария Щевлягина сүзләренчә, 12-17 яшендәге яшүсмерләр һәм 18-29 яшьлекләр интернет бәйлелеккә күбрәк бирешә. Тагын бер кызыклы факт: гуманитар фәннәргә сәләте булганнар һәм югары белемсезләр дә интернет бәйлелектән җәфаланырга мөмкиннәр. Социаль яктан таянычы булмаганнар да виртуаль дөньяда «яши башлый». Гаиләсе, балалары, эше яки хоббилары булмаганнарның да, интернет-кибеттән еш файдаланучыларның да шундыйлар категориясенә керүләре бар. Интернетка бәйлелекнең 86 процент очракта психик проблемалар белән дә бәйле булуы ачыкланган.

– Интернет бәйлелек рәсми рәвештә авыру буларак кабул ителмәгән булса да, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны якын арада һичшиксез каралырга тиешле мәсьәлә дип саный. Социаль челтәрләр, компьютер уеннары кебек үк, интернет бәйлелеккә китерә. Күп итеп лайклар алу, фотоңа, видеоларыңа карап мактау сүзләрен уку кешедә бәхет гормоны – дофамин барлыкка килүгә сәбәпче була. Аның тәэсирен тәмәке, алкоголь кебек үк психоактив матдәләр белән чагыштырып булыр иде. Болар да кеше интернетка «бәйләп куя», – ди Мария Щевлягина.

Аның әйтүенчә, әти-әниләрнең дә кулларыннан хәзер гаджетлар төшми диярлек. Шуңа да иң беренче чиратта алар үзләрен контрольдә тотарга тиешләр. Атнага бер тапкыр, әйтик, ял көнендә гаджетларны бөтен гаилә белән «яшереп» куярга була. Бу көнне балалар белән күбрәк аралашырга, аларга яңа төрле уеннар уйлап табарга, яңа бер шөгыль булдырырга кирәк.

– Бөтен дөньяга билгеле IT-корпорацияләр башында торучылар, шул ук Марк Цукерберг, Стив Джобсларның балалары интернеттан бик сирәк куллана, чөнки алар аның тискәре тәэсирен бик яхшы белә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өч яшькә кадәрге балаларга телевизор һәм гаджетларны карарга бөтенләй рөхсәт итми. 3-7 яшьлекләргә – көненә 30 минут, 7-10 яшьлекләргә – 30-50 минут, 11-18 яшьлекләргә 1-3 сәгать рөхсәт ителә, – ди психолог.


  • 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елда социаль челтәрләрдән файдаланучыларның саны 13 процентка арткан. Уртача алганда, кешеләр социаль челтәрләрдә якынча ике сәгать утыра икән.
  • Россия халкының 47 проценты социаль челтәрләргә теркәлгән.
  • 63 проценты – YouTube тан, 61 проценты – «Вконтакте»дан, 35 проценты Фейсбуктан файдалана.

     

Фото: hitechreview.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading