16+

«Инженерларны мәктәптән үк әзерләргә кирәк»

Татарстан халкы былтыр каешларын кысып, акчасын юк-барга туздырмый башлаган. Республиканың икътисад министры Артем Здунов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итүенчә, керемнәребез 6,8 процентка кимесә, хезмәт хакларыбыз уртача 6,1 процентка арткан.

«Инженерларны мәктәптән үк әзерләргә кирәк»

Татарстан халкы былтыр каешларын кысып, акчасын юк-барга туздырмый башлаган. Республиканың икътисад министры Артем Здунов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итүенчә, керемнәребез 6,8 процентка кимесә, хезмәт хакларыбыз уртача 6,1 процентка арткан.

Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләвенчә, Татарстандагы сәнәгать җитештерүенең 61 проценты нефть-газ-химия комплексына туры килә, әлеге предприятиеләр былтыр 1 триллион 131 миллиард 300 миллион сум акча эшләгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу өлкәне төп үсеш ноктасы дип атап, "Татнефть" белән кече нефть компанияләренә яңа бурычлар билгеләде. 2017 елда "Танеко"да яңа комплекс сафка тапшырылгач, нефть алты миллионга күбрәк эшкәртелә башлаячак. "Алабуга" махсус икътисади зонасын да Президент игътибарсыз калдырмады.

- Анда ун ел эчендә 100 миллиард чамасы сум инвестиция җәлеп ителде, 20 завод һәм 48 резидент эшли. Бу күрсәткечне 2020 елга ике тапкырга арттырырга кирәк, - диде ул.
Трибуна янына "ЦМИТ-КАИ» яшьләр инновацион иҗат үзәге җитәкчесе Динар Габидуллин чыккач, "Татарча буламы чыгышыгыз?" - дип сорады Президент. Уңай җавап алынгач, тагын да куәтләп куйды ул чыгыш ясаучыны.

Динар Габидуллин фикеренчә, сәнәгать инновацион икътисад белән берләшеп эшләгән очракта гына, без дөньяда әйдәп баручы ил булып кала алачакбыз. Инновацион икътисад, үз чиратында, меңләгән белгечләргә мохтаҗ.

- Мин инженерларны күздә тотам, чөнки инновацияләрне, беренче чиратта, алар булдыра һәм чынга ашыра. Андый белгечләрне мәктәптән үк әзерләргә, ә моның өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

2012 елда Россиядә яшьләр өчен инновацион иҗат үзәкләре булдыру программасы эшли башлады, Татарстан аларны беренчеләрдән булып булдырды. Бүген республикада шундый 14 үзәк эшли. Анда талантлы балалар югары технология җиһазлары белән эш итә, - дип аңлатты Динар Габидуллин.

Йомгаклау утырышына Мәскәүдән дә кунаклар килде. Россиянең Икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев әйтүенчә, федераль үзәк яңа проектка алынса, гадәттә, беренче булып мондый җөмлә яңгырый: "Беренче булып Татарстанны җәлеп итәбез инде, ә тагын кем?"

- Республикага килгән саен, нәтиҗәләрне күреп торабыз, слайдларда күрсәтелгән күренешләр чынбарлыктан аерылмый. Татарстанда федераль үзәк җибәргән акчалар һәрвакыт үзләрен аклый, - диде министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading