16+

ҖИР КЕМНЕКЕ?

Шундый бер мәзәк бар. Адәм балалары кабилә булып яши башлагач та, кабилә башлыгы җир бүлешү өчен ярыш оештырган. Ул: «Кем ни кадәр аралыкны чабып уза ала, аңа шуның кадәр җир тия», - дип вәгъдә биргән. Шулай итеп, нәфесе туймаучы берәү йөгерә-йөгерә «янган» һәм хәлдән таеп, егылып үлгән. Кабилә башлыгы вәгъдәсен...

ҖИР КЕМНЕКЕ?

Шундый бер мәзәк бар. Адәм балалары кабилә булып яши башлагач та, кабилә башлыгы җир бүлешү өчен ярыш оештырган. Ул: «Кем ни кадәр аралыкны чабып уза ала, аңа шуның кадәр җир тия», - дип вәгъдә биргән. Шулай итеп, нәфесе туймаучы берәү йөгерә-йөгерә «янган» һәм хәлдән таеп, егылып үлгән. Кабилә башлыгы вәгъдәсен...

Җир йөзендәге сугышлар, асылда, гомер-гомергә төрле халыклар арасында җир һәм мөлкәт белән хакимлек итү өчен барган. Бу бүген дә шулай дәвам итә. Соңгы вакытларда Россиянең территориаль бүленеше, кайсы җирнең кемгә тиеш булуы, ничек дип аталырга хаклыгы турында да бәхәсләр шактый еш куера.
Казан губернасы яки былтыргы «А»
Әле яңарак кына «Халык фронты» партиясе лидеры, олигарх Михаил Прохоров, Россиянең милли республикаларга бүленеше икътисади яктан отышлы түгел, дип, милләтара коткы тараткан иде. Ул да булмады, узган атнада Дагыстанда шул ук тема куертылды. Анда Икътисад һәм сәясәт институты ректоры Габдел-насыйр Дебиров атлы кешенең шәхси фикерен кайбер журналистлар җирле хакимиятнеке белән тәңгәлләштерде. «Бүген барлык республикалар, шул исәптән Төньяк Кавказ халыклары да күп этнослы. Шуңа күрә бер этнос яки милләтне республика атамасы буларак аерып күрсәтү дөрес түгел. Чөнки титуллы булмаган халыклар түбәнсетелгән халәттә кала һәм халыкара тигезсезлек килеп чыга. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче халыкның 53 проценты казан татарлары, шул ук вакытта андагы халыкның 47 проценты татар түгел. Димәк, алар кунак хокукында гына яшәүче икенче сортлы халык булып чыга», - дип яза Дебиров сүзләрен «Известия» газетасы. Дебиров республикаларның хәзерге атамаларына альтернатива буларак, географик принципны тәкъдим итә: Кабардино-Балкарияне Эльбрус алды республикасына әйләндерергә, ә Татарстан белән Башкортстанны Казан һәм Уфа Республикаларына үзгәртергә чакыра. Республика атамаларының сакланып калуы исә бары тик Россиядән аерылган очракта гына аклана, ди ул. Әмма Дагыстан хакимияте Дебировның тәкъдиме белән федераль дәрәҗәгә чыгарга җыенмавын җиткерә. Дагыстан башлыгы вәкиле Рәсүл Хәйбулаев сүзләренчә, мондый мәсьәләләр, гомумән, Дагыстан хакимияте компетенциясендә түгел. «Без милли республикаларның атамаларын алыштыру буенча рәсми югарылыкта бернинди инициатива да күрсәтмибез. Әгәр безнең хакимият исеменнән мондый фикерләр яңгыраган икән, бу дезинформация», - ди Хәйбулаев «РИА Новости» агентлыгына.
Ул арада РФ Дәүләт Думасында Чечня вәкиле булган «Бердәм Россия» депутаты Мөхәммәд Вахаев Дебировның фикерен хупларга да өлгерә һәм үзенең Россия империясендә 1914 елга чаклы сакланган иске территориаль атамаларына кайту, губерния, край атамалары ягында булуын җиткереп, комментарий бирә. Моңа кадәр Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның республика башлыкларын «президент» атамасыннан баш тартырга чакыруын барыбыз да яхшы хәтерли.
Хәер, еллар дәвамында спорт буенча дөнья күләмендә Казанны күбрәк Россия шәһәре буларак таныта килү, «Ак Барс» һәм «Рубин»нарның, Татарстанныкы түгел, ә гадәттә Россиянең Казан командалары буларак тәкъдим ителүе, миңа калса, губерналаштыруны кайтару өчен шулай ук күптәннән җирлек әзерли.
Россиянең Кушма Штатлары
Чынлыкта исә РФ Конституциясе, шулай ук аның һәр субъекты Россиянең барлык халыкларына да тигез хокук вәгъдә итә. Һәрхәлдә, кәгазьдә бу шулай. Моннан тыш, халыкара мөнәсәбәтләрне атама үзгәреше юлы белән генә хәл итеп булмый, чөнки һәр өлкәнең этник һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләре еллар дәвамында формалашып, үзенчә чагылыш таба.
Язучы Дмитрий Быков исә Василий Аксенов музей-йортында үткән «20 ел узгач СССР: алда ни булыр?» дип аталучы лекциясендә Россияне киләчәктә ирекле Кушма Штатлар форматында күрергә теләвен җиткерде. Ул Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Татарстан кебек бәйсез штатларны үз эченә алган Россия хакында хыяллана. Бердәм территория булып яшәү мөмкин булган мизгел инде кулдан ычкынган, дип саный. «Минем фикеремчә, Татарстан бүген күп мәсьәләләрдә чит һәм югалтылган өлкә. Мин территориаль таркалу хакында әйтмим. Мәсәлән, АКШ бик тыгыз утыра. Әмма анда һәр штатның үз кануннары һәм хокук нормалары бар. Татарстан - Россия эчендәге анклав. Ул күбрәк татарча, исламча. Аны йөз процент русныкы итеп булмый да, кирәк тә түгел. Без ирекле Кавказ, бәйсез Себер, суверен Ерак Көнчыгышны кабул итеп яшәргә дә әзер булырга тиеш», - ди Быков, милли республикаларга үз кануннары буенча яшәргә мөмкинлек бирергә кирәклекне ассызыклап.
Өлешеңә тигән көмешең
Быков тәкъдим итә торган мөнәсәбәтләр бер яктан республика халыкларының хокукый мөмкинлекләрен арттырыр да иде кебек, әмма Россиянең хәзерге территориаль бүленеше, милли республикаларга тигән җир өлеше белән килешмәүчеләр дә шактый. Татарстан белән Башкортстанны гына алып карасак та, кайбер мәсьәләләрдә җәмәгатьчелек әлегәчә тынычланып бетә алмый. Башкорт милләтчеләре арасында: «Татарстанның Актаныш, Сарман һәм Минзәлә районнарының бер өлеше безнең җирләр. Анда үзләрен татарга санаучы башкортлар яши», - диючеләр табылса, татар милләтчеләре бүген башкортларның мәркәзе булган Уфа каласының үз вакытында чеп-чи татар шәһәре булуын тәкрарлый. Моннан тыш, Башкортстанның шактый өлешен татар авыллары биләп тора һәм анда яшәүчеләрне башкортлар «мишәр» дип атый. Шулай ук Башкортстанның күпчелек татар мәктәпләрендә барлык фәннәр башкорт телендә укытыла. Моңа мин, Батырша хәзрәтнең туган ягы - Балтач районының Карыш авылына барып, үзем дә шаһит булып кайттым.
Ә чуаш милләтчеләре исә күптән түгел Чуашстанның административ чикләрен кире үлчәтергә чакырды. Илья Алексеев җитәкчелегендәге чуаш милли хәрәкәте активистлары фикеренчә, тарихи хатаны төзәтеп, тирә-күршедәге чуаш җирләрен кире кайтарырга, ә өлкәнең икътисади яктан уңышсыз җирләрен Чуашстан составыннан чыгарырга кирәк. «SmartNews» хәбәр итүенчә, активистлар төркеме республиканың Дәүләт Советына бу уңайдан рәсми мөрәҗәгать тә юллаган. Яшьләр, 1920 елларда Чуашстан автономиясе төзелгәндә, республика үзенә тиешле җирләрне алып бетермәгән, дип исәпли. Алар Цильнинский районын, Ульян өлкәсенең Майнский һәм Ульяновский районнарының бер өлешен, шулай ук Татарстанның Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарындагы чуашлар яши торган җирләрне кайтаруны таләп итә. Мөрәҗәгать авторы берочтан Чуашстанның икътисади үсешкә комачаулап кына торучы бер өлешеннән баш тартырга да тәкъдим ясый. Мәсәлән, Алатыр һәм Порецкий районнарының узган гасырның егерменче елларында Чуашстан составына кертелүе ул вакытта икътисади яктан әһәмиятле булганга эшләнелгән, әмма бүген чуаш халкына бернинди мөнәсәбәте дә булмаган бу мордва авылларының андый кыйммәтен югалтканлыгы хакында җиткерә ул. «Сүрә елгасы исә борынгы Болгар дәүләтен мордва һәм рус җирләреннән бүлеп торучы чик саналган. Ә чуаш халкы Идел Болгарының варислары булып тора», - диелә Алексеевның мөрәҗәгатендә.
Әйе, Сталинның «бүлгәлә һәм хакимлек ит» сәясәтен уңышлы файдалануы бүген Грузиядә абхазлар белән бара торган сугышларда да ачык чагылыш таба. Россия картасына күз салсак, Оренбург, Чиләбе, Себер, Әстерхан якларында да күп кенә татар авыллары урнашуын, әмма аларның Татарстаннан бүленеп калдырылуын күрәбез. Илья «юлы» белән киткәндә, без дә Чуашстан җиренә керүче Шыгырдан, Батыр, Тукай кебек татар мәхәлләләре булып яшәүче районнарны үзебезгә тартып алырга тиеш булып чыгабыз. Моннан тыш, Татарстанда гына халыкларның ни рәвешле урнашуына күз салсак та рус, чуаш, татар, мордва һәм керәшен авылларының үзара чиратлашып урнашканлыгы ачык күренә. Кама аръягындагы авыллар тарихын өйрәнгән тарихчы Рафыйк Насыйров XVII-XVIII гасырларда шулай чиратлаштыруның, авыллар үзара берләшеп, восстаниеләр күтәрә алмасын өчен махсус эшләнгәнлеге турында сөйли. «Мәсәлән, Рус Волчие татар авыллары уртасында XVIII гасырда гына пәйда булган. Күп очракларда рус алпавытларына татар авыллары тирәсеннән җир бүлеп бирелгән», - ди Насыйров.
Изге урын буш тормый
Бүгенге көнгә кадәр Казан ханлыгы, аңа хәтле Алтын Урда, Болгар, кыпчак, хазар һәм һун дәүләтләре кебек зур цивилизацияләр булган. Хакимлек, кулдан-кулга күчеп, чикләр һәрвакыт үзгәреп торган. Халыклар, кавем-кабиләләр, милләтләр бер-берсе эчендә йотыла барган, юкка чыккан, яңалары барлыкка килгән. Дәүләтләр, халыклар белән идарә итүнең төрле ысуллары, этаплары, идеологик нигезләре сыналган. Тормыш бүген дә шулай дәвам итә, буыннар алмаша, «барлык яңалык - яхшы онытылган искелек» дигәндәй, кайвакыт тарих һәм андагы хаталар да кабатлана. Җир шары гел бер үк, «хуҗа»лары гына төрле. Ахыр чиктә үзләрен «җирнең хуҗасы» дип исәпләүчеләрнең тәннәренә җир үзе хуҗа булып куя. Нинди кавемнән булуыбызга, социаль дәрәҗәләребезгә карамастан, асылда, һәркайсыбызга өч аршын җир җитә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading