Шәһри Казан

«ИР КЕШЕ КЫРЫКТАН СОҢ ГЫНА ЧЫН-ЧЫНЛАП ЯРАТА БЕЛӘ»

Яза-яза барыбер «төртеп тишәсен» белгәнгә күрә, алдан ук дөресен әйтәм, мин - аның фанаты. Танылган җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат ИБРАҺИМОВ белән күрешеп әңгәмә кору да минем өчен «йолдызга кадәр күтәрелү» белән бер булды. Каршымда 65 яшен тутырган җырчы белән яшь аермасы шундук юкка чыкты - ул яшьләрчә...

Реклама

Львов шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә төпчек малай булып туган Ренат әфәнденең балачак хатирәләре алай да Казан белән бәйле. Аңа 5 яшь булганда гаиләләре белән Казанга күченеп кайткан гаилә Ренатның сәләтен кечкенәдән чамалый - балалар бакчасына йөргәндә үк «яшь йолдыз»га әверелә ул. Егет урта мәктәп белән янәшә музыка мәктәбен дә тәмамлый. 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә урнаша. Эскамильо («Кармен»), Валентин («Фауст»), Евгений Онегин («Евгений Онегин»), Елецкий («Пиковая дама») партияләре аша беренче танылу тәмен татый егет. Союзкүләм конкурсларда катнашкан Ибраһимов җиңүче исеменнән башка кайтмый да диярлек. Туксанынчы еллар ыгы-зыгысы гына татар җырчысын туган туфрактан Мәскәү якларына алып китә. Вокал осталыкның тирән серләрен үзләштергән җырчы хезмәт юлын әлеге шәһәрдә бүгенгәчә уңышлы дәвам итә. 1993 елда «Итальянский контракт» фильмында төшкән Ренат әфәндене чит илләрдә дә бик яхшы беләләр, Италиядә аны хәтта «Рус Паворотти»е дип тә атыйлар. 1999 елда оешкан «Ренат Ибраһимовның җыр театры» исә бер генә илне үзенең аншлаглары белән шаккатырмады...
«Туган җир сине танымый»
- Ренат абый, әңгәмәне татар мәкаленнән башлыйк әле - чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, ди ул...

- Килешәм, әмма ул мәкаль бер аспектны искә алмаган - туган җир сине танымый ул. Читкә китеп кенә танылып була. Моны мин Казанда эшләп-яшәгәндә таныла алмадым, дип аңларга кирәкми, әлбәттә. Танылдым, әмма Мәскәүдә минем өчен үсеш шартлары бөтенләй башка иде. Казанда илле елдан артык торган кеше буларак, мине бүген дә «кан тарта». Монда минем балачагым, укыган мәктәбем, сабакташларым, консерваториядәге егетләр-кызлар дигәндәй... Беренче җитди партияләр - сәхнә, классик сәнгатькә китергән беренче адымнар... Хәзер дә аралашып торабыз - Рафаэль Сәхабиев, Зилә Сөнгатуллина. Без алар белән бергә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазькода укыдык, аннан бергә эшләдек.
- Львов белән башланган балачак хатирәләре нидән гыйбарәт?
- Львовта мин биш яшькә җиткәнче яшәдек. Әтием сугышта булган кеше, хәрби хезмәткәр иде - сугышны тәмамлап кайткач, заводта эшләде. Ислам атлы. Әнием Асылбикә исемле, төрле эшләрдә хезмәт куйды. Без өч бала үстек - сигез яшькә өлкәнрәк апам, 1934 елгы абыем бар. Мин 1947 елда туганмын. Төпчек бала, иркәрәк булганмындыр инде. Әмма ул вакытта тормыш баштан сыйпый торган түгел иде - авыр булды. Казанда яшәгән йортыбызда да бернинди уңай шартлар тудырылмаган иде, утынны да, суны да үзебезгә ташыйсы, канализация юк. Әмма балачак «искә дә төшерәсе килми» дип хәтергә сеңмәгән. Барыбер кадерле ул.
Чокырга качкан сәнгать
- Җырлау сәләте гаиләдән киләме?

- Әтидән килә. Ул җырларга ярата - туганнар килгәндә, гаилә мәҗлесләрендә уйный, җырлый иде. Әмма ул вакытта сәләтен үстерү турында уйларга мөмкинлек килмәгән, гаиләне туендырырга кирәк булган. Миндә булган сәләтне күрә белде ул - тавышым балалар бакчасындагы утренникларда ук чамалангач, музыка мәктәбенә йөрергә шартлар тудырды. Әмма әти аны гомумүсеш өчен дип уйлаган иде. Җырлау ир кеше өчен җитди һөнәр түгел, инженер ише һөнәр караштыр, дип әйтә килде.
- Ә Сез караштырмадыгыз?
- Мин сәнгатькә тартылып үстем. Әни ягыннан ике туганнарым шул юнәлештә эшләде. Рафаэль Билаловны, бәлки, ишетеп беләсездер. (Пианист һәм композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. - Г.Җ.) Луиза апам оркестрда уйный иде. Оркестр утыручы чокырда аның янәшәсендә спектакльләр карап утыра идем - арияләр, җырларны тиз отып та алам. Шул чокыр сәхнәне яраттырды да. Рафаэль абый да үзе белән концертларга алды - романслар, джаз тыңлата, иҗат дөньясына әзерли алды ул мине. Мәктәпне тәмамлауга, мин инде үземнең кая барасымны ачык белә идем, инженерлык уйга да кермәде, Рафаэль абый белән консерваториянең вокал бүлегенә документлар тапшырдым.
- Талантны консерватория чарладымы, әллә тормышта башка остазлар да юнәлеш бирдеме?
- Талант әйбәт, әмма ул үзе генә берни дә эшли алмый. Профессионал булу өчен бик күп шарт кирәк. Мин үземнең иң беренче остазым итеп өйдәге күптин-күп пластинкаларны атар идем - Шаляпин, Баттистини, Карузо, Лемешевлар... Кызыклы баритоннар, дөньяви классиклар - мине шулар тәрбияләде. Консерваториядә исә теоретик белем алдым, формалаштым.
- Кайчан беренче танылу алдыгыз?
- 1973 елда Минскида узган «Алая гвоздика» конкурсына баргач. Анда җиңүче исеме алдым, шуннан соң Казан кысаларыннан чыга да башладым. Әлеге конкурс миңа зур трамплин булды. Мәскәүдә күренә башладым, чакырулар артты, гастрольләр графигы тыгызланды.
- Мәскәүгә чыгып китүегезгә исә туган якның танымавына үпкә сәбәпче булдымы?
- Юк, миңа үпкәләү дигән сыйфат бөтенләй хас түгел. Мәскәүгә китүгә туксанынчы еллардагы үзгәртеп корулар сәбәпче. Безнең республикада мин эшләгән классик юнәлешнең кирәге бетте. Профессионализмга алмашка һәвәскәрлек килеп баскач, нәрсә эшләргә киңәш итәсең? Шул вакытта РФнең хөкүмәт җитәкчесе Виктор Черномырдин Мәскәүгә чакыргач, ике дә уйламадым. Газпромда мәдәният идарәсе җитәкчесе эшен бирде, фатирлы булдым, яраткан эшемне дәвам иттем.
- Үзгәртеп кору елларыннан соң күп сулар акты инде, Ренат абый, кайтсагыз да ярыйдыр...
- Казан сагындыра. Монда хатирәләр, яшьлек еллары дигәндәй, туганнар монда яши. Әмма әлегә Казанда мин теләгән «өй» салынып кына ята. Әлегә шәһәрдә матди база гына бар. Юллар, йортлар салу, спорт хакимлек итә. Бу начар түгел, менә әлеге эшләр тәмам булып, әзер «өй»не нәрсә белән тутырырлар, анысы икенче мәсьәлә. Әлеге «өй»гә спорт осталарын чакырып китергән кебек, сәнгать осталарын да чакырып кайтара башласалар, вакыт җитәр, мин дә кайтырмын дип уйлыйм. Казанда бит элек-электән килгән традицияләр бар - алар актив рәвештә үсми һәм үзгәреш кичерми. Башка республикаларда үсеш колоссаль рәвештә бара. Шул ук Казанда үткәрелгән «Татар җыры» конкурсын карагыз сез - ул бит тулаем һәвәскәрлек. Андагы 100 кешенең 3-4е профессиональ булырга мөмкин. Шул да булдымы үсеш? Ә кая профессионаллар тәрбияләү? Бәлки, аңа инвестицияләр җитенкерәмидер инде...
- Сез үзегез дә андый профессиональ башкаручылар арасында конкурс башлап карадыгыз дип беләм?
- 1991 елда Минтимер Шәймиев башлангычы белән «Рамазан» дигән конкурс үткәргән идек. Анда төрле илләрдән башкаручылар килде, ислам илләре кешеләре катнашты. Әмма конкурс дәвамын алмады. Мин моны нәрсәгә әйтәмме? Бер биш еллар элек Мәскәүдә журналистлар: «Татарларга кириллицадан тыш нигә латин кирәк?» - дигән сораштыру уздырып йөргән иде. Миннән дә сорадылар. «Болардан тыш гарәп телен дә белергә кирәк», - дип җавап бирдем мин. Аннан кешенең аң дәрәҗәсе үсә генә, нигә үзләштермәскә? Әгәр менә «Рамазан» кебек конкурслар үсеш алган булса, андый сорау тумаган да булыр иде. Чит илләрдән килүчеләрне бөтен телдә дә язылган элмә-такталар белән каршы алган булыр идек, шул ук буклетлар, газеталар дигәндәй. Начар булыр идеме? Ул вакытта мәскәүлеләрнең нигә кирәк ул латин дип сораштыру уздырып йөрергә җирлекләре дә булмас иде. Сәнгать үсеш кенә тудыра ул. Шуңа да алда телгә алынган «өй-бина» турында сөйләгәндә дә мин шуның турында уйланам - өйнең матди ягы гына түгел, рухи эчтәлеге дә зур роль уйный.
- Сезнең кино сәнгате юнәлешендә дә тәҗрибә юк түгел. «Итальянский контракт»ны һаман онытмыйлар.
- Әлеге тасма күпләргә ошаса да, аның прокаты булмады. Мин аны Франция, Италиягә алып бардым. 20 ел элек төшерелгән фильмга бүген дә бәя бирүчеләр табылып тора. Чиста инициатива нигезендә башланган эш иде ул. Менә аның буенча да эшлисе эшләр шактый - кино сәнгатен республикада үстерергә кирәк. Кино бит ул шул ук сәясәт. Аның көче искиткеч. Мәскәү балаларын Тарих дәреслекләрендә «поганые татары» дип укыталар. Аны үзгәртер өчен кино да җитәр иде. Бүгенге заманда иң эффектив чара ул. Кинотеатрларда татарлар турында тарихи фильм күрсәтсәләр, стереотип үзгәрсә, ул дәреслекләрне дә кире язарга туры килер иде.
Беренче аерылышу - атеистлыктан
- Ренат абый, беренче өйләнү тарихы димме, беренче аерылышуыгыз дисәм, хак буламы...

- Мин бик иртә - 22 яшьтә үк өйләндем. Хатыным да минем кебек үк яшь иде, рус милләтеннән. 13 ел бергә яшәдек, Надежда һәм Вера исемле кызларыбыз бар. Ул яшьлек, акылсызлык вакыты булгандыр инде - гаиләне яшьлеккә хас сыйфатлар җимергәндер. Без бит Алласыз үскән буын. Атеистлар идек - уңга-сулга гөнаһ кылу норма булды. Беренче хатыным белән аерылышу да яшьрәкне, гәүдәгә сылуракны очрату белән бәйле иде. Беренче хатынымнан Альбина өчен киттем.
- Әмма Альбина белән дә гаилә ныклы булып чыкмаган?
- Альбина белән 25 ел бергә яшәдек. Ул милләте белән яртылаш татар, яртылаш рус. Аның белән башка сәбәп аркасында аерылыштык. 40 яшьне узгач, миндә җитди үзгәрешләр башланды. Ул вакытта үзем белән ни булганын аңлата алмасам да, мин аны хәзер шәрехли алам. Коръәндә, 40 яшенә кадәр ир-ат бала була, дип язылган. Ул җитди була алмый, аның үз-үзен тотышы балаларныкын хәтерләтә. Ир-ат булып өлгереш, үзеңне тулаем ачу 40тан соң башлана. Миңа да тормышны аңлау, үземне тоемлау кырыктан соң килде. Мәскәүдә гаиләләрнең 80 проценты кырык яшьтән соң таркала. Аның җавабы да шуның белән бәйле дип уйлыйм. Мин дә Альбина белән тора алмый башладым. Рухи яктан без икебез ике кеше идек. Мисалга, мин ураза тотам, ул шул вакытта кухняда сыра эчеп утырырга мөмкин. Андый очракта ир белән хатын бергә була алмый. Мин «үстем», үземне таптым һәм... янда шундый хатын. Мәхәббәт булган очракта да, рухи берлек булмаса, хисләр юкка чыга. Шуңа да Коръәндә, динле - динлегә, динсез динсезгә өйләнсен, диелә.
- Нишләп матбугатта Альбина шуның кадәр шау-шу куптарды?
- Альбинаның аерылышасы килмәде. Ул вакытта дингә килгән кеше буларак, мин аңа өлкән хатын булырга тәкъдим иткән идем. Аннан, улым Солтанга ул вакытта 13 кенә яшь иде, ә балалар балигъ булганчы, ир-ат гаиләдән китмәскә тиеш. Альбина ризалашмады, ә ул очракта кешене мәҗбүр итәргә ярамый. Шул ачудан ул улым белән мөнәсәбәтләрне катлауландырды, имеш, мин аларны бернәрсәсез калдырып чыгып киттем, балаларны карамыйм. Дөрес, мин уртак төзелгән коттеджны суд аша бүлеп алырга гариза бирдем. Ике өлкән кызыма да (аларның әниләре инде вафат) торак белән булыштым. Альбина белән уртак балаларыбыз - Солтан белән Айяның да үз фатирлары бар. Укуларын да мин түләдем, хәзер дә түләп торам. Солтан белән хәзер мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрде, ул хәзер Кипрда укый.
- Ренат абый, ир кеше һәрвакыт егет инде ул, хатын-кыз матурлыгының гына гомере чамалы. 25 ел бергә яшәгән хатыныгызга коттеджыгызны калдырсагыз да ярар иде...
- Калдырган булыр идем, минем үземә бернәрсә дә калмый. Ә Мәскәүдә күчемсез милек бәяләре котчыккыч. Нишләп хатын-кыз иртә ямьсезләнә дип уйлыйсыз соң сез? Альбина һаман чибәр ул, тормышын да үзе кайгыртырлык. Сау-сәламәт кешегә эшкә чыкса да ярар иде. Дөрес, ул гомер буе эшләмәде...
«Мин - яшь кияү»
- Өченче хатыныгыз - татар кызы Светлана белән яшь аермагыз 40 ел тәшкил итә. Ничек яраттырды, яшь аермасы арага чөй какмыймы?

- Мин ул яшь аермасын сизмим - без бер яшьтә - Светланага да, миңа да 30ар яшь. Мин яшәрдем, ул олыгайды дигәндәй. Хикмәт бит яшьтә түгел - үз кешеңне очратуда. Мин гашыйк булганда, Светлана диндә иде инде. Ул бер ел миндә эшләде, шул дәвердә бер-беребезне өйрәндек тә. Ошау белән генә булмый - аралашу дәвамында Светлананың минем кеше икәнен аңладым. Әйтәләр бит, хатын ул - ярты иман. Синең икенче аягың төсле. Ике аягыңда да нык торсаң гына матур гаилә туа. Әлбәттә, ул миңа матур хатын-кыз буларак ошады, аның белән бергә буласы килә иде... Әмма түшәктә булып, икең ике якка китү яшен узган инде мин, үз кешемне табу мөһим иде. Һәм мин аны таптым. Ярату янына рухи берлек булу ул бөтенләй икенче нәрсә.
- Бусы соңгы никах булыр дип уйлыйсызмы?
- Соңгысы булыр дим. Әмма бар да Ходай кулында. Әлегә киресен уйларлык сәбәп юк. Мин Альбина белән яшәүнең беренче елында ук аерылышу турында гариза язган идем. Аны беркая да илтмәдем, өйдә калды, әмма ул уй башка бер генә кереп чыкмады. Кешене бит аны яши башлау белән үзеңнекеме, түгелме икәнен тоясың. Светлана белән безнең тулаем гармония. Мин зирәгрәктер, әлбәттә, ни дисәң дә, өлкәнрәк бит. Әмма ул мине тыңлый белә, Коръән укый. Ә бәхетле никах формуласы хатын-кызның ир сүзеннән чыкмавыннан килә бит ул. Ир «ак» ди икән, хатын-кыз, аның кара икәнен күрә торып та, ак дияргә тиеш. Шул очракта гаиләдә конфликт булмый кала, бераздан ир аңларга, фикерен үзгәртергә мөмкин, әмма хатын ир сүзен сүз итсен.
- Сез диктатор бугай?
- Мин диктатор түгел - мин дин буенча яшәргә тырышам. Светлана кайчак яшьлеге белән чыгымлап алса да, Коръәнне укыгач, минем хаклыкны таный. Әмма проблемалар килеп чыкканда, аны башлангычында ук сүндерүче - мин.
- Света Татарстан кызы бит әле...
- Әйе, ул Урыссуныкы. Урыссуга әти-әнисе белән танышырга кайткач, кызык бер ачыш та ясадык әле. Минем бит әтием Урыссу белән чиктәш Туймазы районыныкы. Ул Светаның әнисе белән бер авылныкы ук булып чыкты - икесе дә Уртабишеннеке икән. Туган-тумача белән таныша башлагач, Светаның бабасының әтисе көмеш эшләнмәләр ясаучы оста булганы ачыкланды. Ә минем бабайның бертуган абыйсы да шундый ук оста булган. Аны миңа туган апаларым әйтте. Баксаң, сүз шул ук бер кеше турында барган булып чыкты. Без Света белән ерак туганнар да икән әле!
- Светаның әти-әнисе Сезне ничек кабул итте?
- Яхшы. Яратышкансыз икән, монда башкасы урынсыз, диделәр бары. Мин алардан 10 яшькә өлкәнрәк. Аларны «әбекәй-бабакай» дип йөртәм, алар миңа «яшь кияү» дип дәшә. Безнең гаиләдә бабай иң өлкән кеше - бөтенебез дә аңа буйсына.
- Хәзер инде берсеннән-берсе матур кызлар үстереп ятасыз?
- 3 яшь ярым һәм ике яшьлек кызларыбыз бар. Асылбикә минем әнинең туган көнендә туды, йөз-кыяфәте белән дә аңа охшаган. Шуңа аңа әнинең исемен бирдек. 3 еллык гаилә стажы тулган көнне - 17 октябрьдә туган кызыма Гайшәбикә дип исем куштык. Света белән яшәвебезгә дә дүрт ел тулып киткән икән инде...
Тормышта һәркөн бәйрәм
- Алтыдагы алтмышта диләр, Ренат абый, килешәсезме?
- Холык шул ук дип беләм. Мин гаделлек яклы, матди байлыкка тулаем битараф. Хәзер дә шундый - булса әйбәт, булмаса да начар түгел. Лидер кеше мин - оештыру эшләрен яратам.
- Алтмышның үр ягында тапкан балаларыгызны ничек аякка бастырырмын дип уйлыйсыз?
- Мин әле тагын 3 бала телим! Аннан, әти кеше өлкәнрәк, әни кеше яшь булганда, сәламәт һәм акыллы балалар туа. Безнең кызлар да индиго балалар. Әле без, бәлки, балалар йортыннан да балалар алырбыз. Балалар - бәхет бит ул! Балалардан куркырга кирәкми - аларга кирәкле һәр нәрсәне Ходай Тәгалә үзе бирә. Мөмкинлек юк дип, бала тапмый калырга ярамый. Гаиләдә балалар никадәр күп - шуның кадәр әйбәтрәк, туган җанлы булып үсә. Аннан, бабайлар, әбиләр белән бергә яшәргә кирәк. Без дә Светаның әти-әнисен үзебез янына Мәскәүгә алдык - бер кишәрлектә ике йорт төзеп ятам. Әлегә бер өйдә, Мәскәү янындагы бистәдә бергә яшибез. Рәхәтләнеп яшибез! Бабай - главный! Кәҗәләр, тавыклар тотабыз. Сөт, йомыркалар үз ишегалдыбыздан, бакча утырттык. Яшем бара дип курыкмыйм, әле яшәргә дә яшәргә, эшләргә дә эшләргә!
- Алайса Казанга кайтмыйсыз да кайтмыйсыз инде Сез...
- Кайтам, ник кайтмаска, шундый ук өйне монда да төзи алам бит мин?!
- Мәхәббәт үтәр дә, Светлананы югалтырмын, дип курыкмыйсызмы соң?
- Югалту турында уйланмыйм. Аның турында уйларга да кирәкми. Китсә, димәк, шулай язган. Начар, фаҗига булачак, әмма мин ник фаҗигаләр гөманлап утырыйм ди? Бүгенге көн белән яшәргә, аннан шатлык алырга кирәк. Үземә килгәндә исә, ир кеше олыгайган саен, хисләре тирәнәя генә бара дип уйлыйм. Акыл туплагач, тормышны аңлап җиткергәч, ярату бөтенләй башка төрле була икән ул.
- Тормыш Сезне үзгәрттеме, Ренат абый, иртәгәге көнегездән ниләр сорар идегез?
Мин үзгәрмәдем - тормышта һәркөн бәйрәм. Светлана белән әлеге девиз ныгыды гына - без бербөтен. Ә тормышта һәркөн бәйрәм халәтендә яшәү өчен күңел күгеңдә кояш көлеп торуы зарур. Менә Сез рухи яктан нык, денле, иманлы кешене карагыз - аның күзләре һәрвакыт янып тора. Проблема килеп туганда әлеге күзләр тормыш ямен югалтмый. Чөнки ул теләсә нинди сынауны да Ходай тарафыннан үзен онытылмаган булуы итеп кабул итә. Ә имансыз кеше теләсә нинди чүп-чардан да коточкыч фаҗига ясый, күзенә үк үртәлгәнлеге, ачуы бүртеп чыга. Минем өчен дә дингә килгәч, бик күп нәрсә үзгәрде. Үз кешемне очраттым, гармониядә яшим. Светлана белән Гомрә хаҗы кылып кайттык, аннан соң үзем генә хаҗда булдым, намазга бастым. Үзем булып яшим. Минем шуңа да Ходайга теләгем бер генә - балаларым Алла юлында булсын иде. Онытырга ярамый - бөтен нәрсә дә Ходай кулында...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: