16+

Иранны җанатарлары алкышлар белән озатты

“Казан Арена”да узган Иран – Испания матчы 0:1 исәбе белән тәмамланды. Иран җанатарлары җиңелгән командасын аягүрә баскан килеш кул чабып озатты.

Иранны җанатарлары алкышлар белән озатты

“Казан Арена”да узган Иран – Испания матчы 0:1 исәбе белән тәмамланды. Иран җанатарлары җиңелгән командасын аягүрә баскан килеш кул чабып озатты.

Бу ике командаларның берсе дә бүген җиңелергә дип килмәгән иде. 90 минут дәвамында командалар, җанатарлар, гомумән бу ике ил өчен кызу бәрелеш булды. Ираннар бар көченә үз капкаларын саклады, ә “матур” футбол яраткан испаннар көндәш капкасына хөҗүм итәргә тырышты. Хәер, матч башланганчы ук уенның нәкъ менә шундый рухта барасы билгеле иде.
Футбол белгечләре Иранны Испаниядән көчсезрәк команда дип атаса да, фарсы телендә сөйләшүче җанатарлар “Казан Арена” стадионының 70 процентын камап алган иде. Алар янында Испан җанатарлары тыйнак кызлар кебек бер читтә басып торды.

Ике команда да тиз генә җылынып китә алмады. Беренче тайм гомумән, үз-ара аяк чалу, «пенальти» белән истә калды. Ираннар күбрәк оста футболчы түгел, ә оста актер булып тоелды миңа. Туп озаграк Испан командасы кулында булса, тота да берсе газонга егылып елый башлый. Әллә ялгыш, әллә үч итеп испан командасының футболчысы иркан капкачысының баш бармагына китереп басты. Җанатарлар бу күренешне зур гауга белән кабул итсәләр дә, хөкемдар бу вакыйганы “күпертеп” тормады, уенны дәвам итте. Иранның хөҗүмчеләренә караганда, капкачысы – Алиреза Бейранванд тупны күбрәк тотты кебек. 10 капка сакчысы (ә Иран командасы тулысы белән капка төбен генә саклады!) футбол кырының көндәшләр ягына йөгереп хәлләрен дә әрам итмәде. Үзләре ягына туп килсә, “гөнаһысыннан баш аяк” дип кая эләгә шунда кире тибеп җибәрә иде. Мин Иранның капкачысына медаль, ә бәлки Роллс Ройс машинасы бирер идем. (Согуд Гәрәпстаны футболчыларына гына “текә” машиналарда йөрергә димәгән бит). Моның кадәр җанын, тәнен биреп капка саклаган кеше күргәнем юк әле минем.

Ләкин бөтен тишек-тошыкларны да бер капкачы гына ямап бетерә алмый шул. Нәтиҗәдә Иран уенчысы Рамин Резаэян үз капкасына ялгыш гол кертте. Дөресрәге, испан уенчысы “пас”ыннан соң туп аның аягына эләгеп капкага керде.

Дөрес, Ираннарның көндәш капкасына да гол кертергә җай чыгып торды. Икенче таймда “Пенальти» вакытында алар испаннар капкасына туп керттеләр дә. Ләкин хөкемдар бу “гол”ны санамады, “офсайд” дип игълан итте. Нәтиҗәдә гол керде, ләкин гол булмады.

Әлеге матч ике команда өчен дә плей-оффка чыгу мөмкинеге иде. Ләкин уен ахырында Иран белән Испания бер тиегез баллар җыйды. Нәтиҗәдә 25 июнь көнне Иран – Португалия, Испания белән Морокко очрашачак. Мороккодан кала әлеге өч команданың да плей-оффка чыгу мөмкинеге бар.
 “Казан Арена” стадионына футбол карарга 42 718 кеше килгән иде.  

Сүз уңаеннан, “Рубин” хөҗүмчесе Сердар Азмун Футбол буенча дөнья чемпионатында Иран җыелма командасы  өчен уйный. Бу футболчы өчен хәл иткеч Чемпионат. Аның нәтиҗәсендә Сердарның иң яхшы форвардлар рәтенә керәме, юкмы икәне билгеле булачак.

Алисә Шәрәфиева

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading