16+

Иреннәрдә җиләк тәме...

Рәхәтләнә быел халык җиләк җыеп. Каен җиләге бетеп тә өлгермәде, җир җиләге чоры башланды. Аланнарга, урманнарга барсаң, җиләк тапмый кайтмассың. Нәкъ әкияттәгечә, берсен өзәсең, икенчесе күренә, өченчесенә кул үрелә. Ике сәгать дигәндә, бер чиләк тула, ди җыючылар.

Иреннәрдә җиләк тәме...

Рәхәтләнә быел халык җиләк җыеп. Каен җиләге бетеп тә өлгермәде, җир җиләге чоры башланды. Аланнарга, урманнарга барсаң, җиләк тапмый кайтмассың. Нәкъ әкияттәгечә, берсен өзәсең, икенчесе күренә, өченчесенә кул үрелә. Ике сәгать дигәндә, бер чиләк тула, ди җыючылар.

Кемдер җиләктән кышка кайнатмалар әзерли, туңдыра, икенче берәүләр өчен бу бизнес. Җиләк сатып, ярыйсы гына акча эшлиләр. Әнә, Яшел Үзәндә бер танышым, көненә алты меңлек җир җиләге сатам, ди. Дүрт килолы бер чиләкне 1200 сумнан бирә. Район, авыл җирләрендә җир җиләгенең килосын 200 сумнан тәкъдим итсәләр, шәһәрдә кыйммәтрәк. «Океан» базарында сатучы Валентина апа бер стакан җиләкне 100 сумга җибәрә.

- Җиләкне үзем җыймыйм, аска карасам, кан басымым күтәрелә, яшем дә 70кә җитә бит инде. Сеңлемнең кызы җыеп бирә дә, мин сатам гына. Кышка кайнатмалар да әзерләдек инде, күпләп кайнатып булмый, шикәр комы да кыйбат бит хәзер, шуңа да артыгын сатабыз, урмандагы җиләкне калдырырга кызганыч, кибеп кенә бетә, - ди.

Бер-ике сәгать эчендә инде өченче кило җиләген сатып бетерә язган Валентина апа.

«Яшьләр он-лайн» тапшыруының алып баручысы Венера Иванова «Инстаграм»да кәрҗин белән җиләк тотып төшкән фотосын урнаштырган.

- Быел беренче тапкыр каен җиләге күп үскән урынны таптык. Моңа кадәр балачагым узган Зәй якларында бер уч каен җиләген тапсак та сөенә идек, ә монда кәрҗингә, шешәләргә дә җыйдык. Ел саен җир җиләгенә дә йөрибез. Җиләкле урыннарны белүче Фаяз абыебыз бар. Ялларда әнием белән безне җиләккә алып бара. Үзем өчен кызыклы ачыш ясадым: бер елны бер атна җиләккә йөрдек, туйганчы җиләк ашадым, шул елны, ни хикмәт, бер тапкыр да салкын тиеп авырмадым. Димәк, бу организмны ныгыта торган көчле витаминнарга бай җимеш. Җиләккә йөрми узган җәй - бушка узган җәй бит ул!

Җиләк җыярга яратучы Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Оренбургның Әсәкәй районында татар җыр сәнгате мәктәбенә нигез салып йөри икән. Шуңа да быел җир җиләген җыя алмый калган. Шулай да җиләк тәмен татырга өлгергән үзе, бер шәкерте ярты банка җиләктән авыз иттергән аны.

- Кура җиләге җыярга исәп­ләп торам, бу җиләк яман шешкә каршы бик файдалы икән дип сөйләде галимнәр, - ди Миңгол Галиев.

Яңгыр күптән яумаган якларларда тау башларында җиләкләр кибә дә башлаган икән инде. Җиләк тәмен вакытында татып калыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading