16+

Ишегалларында өстәмә машина кую урыннары булачак

Быел Казанда ишегалларын төзекләндерергә зур игътибар бирелә. Шул исәптән, шәһәрдә 3 меңнән артык машина куярга мөмкинлек биргән парковкалар да төзелер дип көтелә.

- Ишегалларында өстәмә машина кую урыннары булдырырга кирәкме, әллә аның урынына балалар мәйданчыгын булдырыйкмы икәнлеген шул йортларда яшәүчеләрнең үзләре белән хәл иттек, - ди Казанның Төзекләндерү буенча башкарма комитеты башлыгы Игорь Куляжев. Мәсәлән, Достоевский урамындагы 42нче йортта машина кую урыннары йорт каршындагы ике метр мәйданны арттыру хисабына барлыкка килгән. Йортта яшәүчеләр үзләре шулай теләгән. Бу тәкъдим махсус комиссия тарафыннан кабул ителгән. Шәһәр администрациясе, торак йортта яшәүчеләр, ишегалларын төзекләндерүче генераль подрядчылар, заказчы оешмалар белән килешенгән. 2015 елга Казанда 215 ишегалдын төзекләндерү максат итеп куелган иде. Казанда юлларны төзекләндерү өчен бюджеттан 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Фото: inkazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading