16+

Исламда да мода бар

Озакламый мөселман кызлары француз стилендә киенә башларга мөмкиннәр. Ничек була ул дисезме? Эре-эре борчак төшерелгән озын күлмәк, челтәр пирчәткә, кулдан эшләнгән челтәрле кулчатыр һәм яулык өстендә зур кара күзлек... Күз алдыгызга китердегезме? Кәрим Тинчурин театры бинасында үткәрелгән бәйгедә Гран-прига лаек булган Резеда Сөләйманованың кием коллекциясе нәкъ менә шул юнәлештә.

Исламда да мода бар

Озакламый мөселман кызлары француз стилендә киенә башларга мөмкиннәр. Ничек була ул дисезме? Эре-эре борчак төшерелгән озын күлмәк, челтәр пирчәткә, кулдан эшләнгән челтәрле кулчатыр һәм яулык өстендә зур кара күзлек... Күз алдыгызга китердегезме? Кәрим Тинчурин театры бинасында үткәрелгән бәйгедә Гран-прига лаек булган Резеда Сөләйманованың кием коллекциясе нәкъ менә шул юнәлештә.

«Islamic Clothes - Казан - мөселман мәдәнияте башкаласы» Бөтенроссия мөселман һәм милли киемнәр дизайнерлары бәйгесе Казанда инде өченче мәртәбә үтә. ТР Мөслимәләр берлеге һәм Ислам мәдәнияте үзәге теләктәшлеге белән оештырылган әлеге чарага 40тан артык гариза кабул ителсә дә, финалга бары 10 дизайнерның иҗат җимешләре үткән. Чарага килгән тамашачылар игътибарына шушы финалистларның эшләре тәкъдим ителде.
«Ислам динендә мода һәм модага иярү юк» диючеләрнең авызларын тиз капларлык чара булды ул. Чөнки конкурста күрсәтелгән киемнәр шәригать кануннарына гына түгел, ә мода һәм стиль таләпләренә дә буйсынган иде. Мөселман кызының зәвык белән киенүе гөнаһ түгел бит! Килешле итеп киенгән мөслимә үзенә һәм, беренче чиратта, ислам диненә карата мәхәббәт уяту көченә дә ия. «Максатыбыз - мөселман һәм татар милли киемнәрен популярлаштыру, пропагандалау. Без бит XVIII яки XIX гасырда тегелгән киемнәрне кия алмыйбыз. Заманага яраклаштырып тегелгән, һәм шул ук вакытта шәригать кануннарына җавап биргән киемнәрне һәр мөселман хатын-кызы кияргә теләр иде. Моны мин хатын-кызларыбызның күзләренә карап та беләм», - диде ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина.
Чарадагы кунаклар арасында Россия Мөфтиләр шурасы вәкиле Гүзәл Мубинова, модельер Надежда Әюпова, «Алмаз» зәркән заводының коммерция директоры Илназ Гәрәев, Мәскәү өлкәсендәге Мөслимәләр берлеге бүлеге рәисе Диләрә Садриева, шулай ук үзләренең җырлары белән тамашачыларны сөендергән Резеда Шәрәфиева, Мирсәет Сөнгатуллин һ.б. бар иде.
Төрек музыкасы астында чыгыш ясаган модельләргә, дөресрәге, алар тәкъдим иткән киемнәргә карап, залда утырган кызларның күзләрендә очкын кабынгандыр, мөгаен. Никах, туй күлмәкләре... Барысы да үзенчә күркәм, һәрберсе игътибарга лаек. Күпме вакыт, күпме хезмәт нәтиҗәсе бит алар. Мәсәлән, Чаллыдан килгән Илзирә Сәйранова коллекциясендәге туй күлмәгенә 7 метр ефәк кулланылган. Тулысынча кулдан эшләнгән әлеге күлмәккә күпме тырышлык сарыф ителгәнен ул үзе генә беләдер.
Ә модельер Энҗе Галәветдинова бер киемен 10 көн дәвамында иҗат иткән. Әле 20 генә яшь булуына карамастан, Энҗенең инде бу икенче коллекциясе. «Әлеге коллекциямдә татар милли киемнәре элементларын кулланырга тырыштым. Хәсидә, сөйлән һәр киемне дә бизи, зәвык өсти. Жюри әгъзалары да шуны игътибарга алганнардыр, мөгаен, мине «Заманча киемдә милли чалымнар» номинациясенә лаек дип таптылар», - диде Энҗе.
Милли киемнәр дигәннән, кайбер модельерлар төп басымны нәкъ шушы юнәлешкә ясаганнар иде. Дөрес, икегә үрелгән озын чәч толымнары матур күренсә дә, әлеге бәйгедә бу урынсыз кебегрәк тоелды. Ә Мария Кубасованың «Идел зәркәне» коллекциясе, гомумән, Идел буе халыкларының милли киемнәре кушылмасын хәтерләтте. Бәлки шуңа да дизайнер «Оригиналь караш» номинациясенә лаек булгандыр. Татар, чуваш, удмурт киеме элементлары бергә кушылып оригиналь килеп чыкса да, әлеге киемнәрне кая да булса кияргә яраклы булуында шигем туды.
Ә менә Гөлия Гыйматдинованың «Кара энҗе» коллекциясе сәхнәгә чыккач, әнә кайда ул купшылык, элегантлык! дип уйлап куйдым. Бу сиңа бәйрәм күлмәге генә түгел инде: энҗе белән бизәлгән, кара һәм ак төсләр генә кергән бу киемнәр мөслимә бизнес-ледилары өчен тегелгән диярсең.
Дефиле нәтиҗәләре буенча, дизайнерларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр: «Иң яхшы яшьләр коллекциясе», «Иң яхшы татар киеме», «Иң яхшы туй киеме», «Иң яхшы стилистик караш», «Патша кызы өчен кием» һ.б. Бәйгедә катнашкан бер генә модельер да буш кул белән китмәде: һәрберсенә иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә төп бүләкләр - Ирина Феличкинаның Югары профессиональ кием стиле мәктәбендә уку мөмкинлегенә һәм «Алмаз» зәркән заводыннан көмеш беләзеккә «Бон Ажур» коллекциясе өчен Гран-прига ия булган Мәскәү модельеры Резеда Сөләймановага һәм «Сөембикә» коллекциясе өчен «Профессионал» Ләйсән Хаҗиевага бирелде. 2 тапкыр Халыкара премияләр лауреаты исемен алган, 2011 елда беренче урын яулаган, катнашкан дизайнерлар арасында иң өлкәне булган Ләйсән Хаҗиеваның әлеге номинациядә җиңүенә аптырыйсы да юк. Үзенең дүртенче коллекциясе белән ул янә осталыгын исбат итте.
Туй үпкәсез булмаган кебек, әлеге чараның да кимчелекле яклары күзгә ташланды. «Бөтенроссия» дәрәҗәсен йөрткән бәйгедә бары бер генә конкурсант чит төбәктән булып чыкты, калганнар барысы да Татарстанныкы.
Тагын шунысы кызганыч - бәйгедә көндәлеккә кия торган киемнәр аз күрсәтелде. Күбесе йә «кычкырып» тора торган төстә, йә артык катлаулы, йә «куркыныч»... Сүз дә юк, никах, туй һәм башка бәйрәмнәр өчен әлеге күлмәкләр менә дигән. Ләкин бит мөселман кызы өчен иң кирәге - өйдә, укуга яки эшкә кия торганы. Үзләренең киләсе коллекцияләрен әзерләгән вакытта дизайнерлар моны исәпкә алырлар һәм инде икенче елга без аларның яңа хезмәтләрен күрербез дип өметләнәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading