16+

Истәлеккә – шәхси газета

Шәхси газета мөхәррире булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Теләгән кеше моңа җавап тапты.

Истәлеккә – шәхси газета

Шәхси газета мөхәррире булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Теләгән кеше моңа җавап тапты.

«Казан-2» вокзалына куелган махсус автомат янына барып, веб-камерага баш бармакны күрсәтү җитә - өч минуттан баш мөхәррир урынына синең фотосурәтең төшерелгән өр-яңа матур газета басылып та чыга иде. «Казан-2» тимер юл вокзалында үткән «Личный экспресс» акциясе кысаларында, күпләр үзләрен газетаның баш мөхәррире сыйфатында сынап карады. Шәхси газета бастыру мөмкинлеге «Вокзалда сатып алынган» программа нигезендә тәкъдим ителде. «РТЮ» ААҖ вәкиле Валерия Шалдыбинаның сүзләренә караганда, кешеләрдә бу акция зур кызыксыну уяткан. «Чират бетеп тормады, килгән һәр кеше бүләк өчен 3-4 данә газета бастырып китте», - ди ул. ААҖнең икенче бер вәкиле Наталья Рудаева исә, газета әйбәт кәеф өчен бушка бирелә торган бүләк иде, дип белдерде. «Бу - дөньяда яхшы кәеф белән түләп сатып алына торган иң беренче газета иде, - диде ул. - Баш бармакны өскә карату кешенең яхшы кәефтә икәнлеген аңлата бит».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading