16+

«Итәк кигән генерал» ахыргача көрәшәчәк

Казандагы элеккеге солдат аналары комитетының рәисе, «итәк кигән генерал», «таяклы шайтан» Галина ханым Чумаченкованы белмәүчеләр аздыр. Һәрхәлдә, газиз улларын армия сафларына озаткан әти-әниләр һәм газета укучыларыбыз аның белән яхшы таныш. Газетабыз битләрендә аның турында мәкаләләр басылып тора. Галина Николаевна әле бүген дә, инде 62 яшьтән узуына һәм инсульт кичерүенә карамастан,...

«Итәк кигән генерал» ахыргача көрәшәчәк

Казандагы элеккеге солдат аналары комитетының рәисе, «итәк кигән генерал», «таяклы шайтан» Галина ханым Чумаченкованы белмәүчеләр аздыр. Һәрхәлдә, газиз улларын армия сафларына озаткан әти-әниләр һәм газета укучыларыбыз аның белән яхшы таныш. Газетабыз битләрендә аның турында мәкаләләр басылып тора. Галина Николаевна әле бүген дә, инде 62 яшьтән узуына һәм инсульт кичерүенә карамастан,...

Юк, Галина ханым армиягә һич кенә дә каршы түгел. Әнә бит үзенең уллары да хезмәт итеп кайткан, оныгына да, армиядә хезмәт итү - һәр егетнең бурычы, син дә анда барырга тиеш, дип аңлата. Ә менә андагы «дедовщина»га, шапшаклыкка, тәртипсезлекләргә Галина ханым түзеп тора алмый. «Армиядә авырулар хезмәт итәргә тиеш түгел, ә бездә ничек: сәламәт егетләр тырай тибеп йөри, авырулар хезмәт итә», - ди ул, моңа бик нык ачуы килеп. Гаделсезлекләрне күрүгә, таягына таяна да улларын (армиядә хезмәт итүче барлык егетләрне ул якын итеп шулай атый) якларга ашыга, кирәк икән, урлап кайтырга да булдыра. Аңа мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә Галина Николаевнаның беренче соравы «Сез кем буласыз?» түгел, ә «Нәрсә булды?», чөнки ул бөтен кешене дә якын итә, тизрәк булышырга ашыга...
Галина ханым шушы көннәрдә янә редакциябезгә килде һәм үзенең кайсы җирләрне гизеп кайтуы, армия хәлләре белән таныштырды.
Кыйналган солдатны яклап
- Кая барма, бөтен җирдә тәртипсезлек: йә авыру егетләрне җибәрәләр, йә солдатларны мыскыл итәләр, кыйныйлар, хезмәт итүче егетләр бетләп беткән, - ди Галина Николаевна, ачынып.
Соңгы сәяхәтләренең берсе Алмаз исемле егетнең хокукларын яклап, аның әнисе белән Новосибирск шәһәренә булган. «Чып-чын көрәш булды ул дисәм, бер дә арттыру булмас: бюрократия буталчыклыкларына кереп чумарга, дөреслекне бәян иткән документларны табар өчен, көрәш командиры кебек утны да, суны да кичәргә туры килде», - диде ул, бу турыда сөйләгәндә. Алмаз үзен хезмәт иткән урынында җәберләүләре, кыйнаулары турында хәбәр итә. Галина ханым малайның әнисе белән тизрәк егет хезмәт итә торган частька юл тота. Монда килүгә үк, дорфалык, хөрмәтсезлеккә тап була ике ханым. «Әнисе белән солдатны көтеп торганда гына да сүгенү сүзеннән башка бер генә сүз дә колакка кермәде, яннарында олы кеше тора дип уйлап карау да юк», - дип искә төшерә ул.
Частьтан чыгарга рөхсәт кәгазе алуга ирешкәч, Алмаз һәм аның әнисе белән бер тәүлеккә алган фатирга китәләр. Шунда егет барысын да сөйли. Хәер, күлмәген салгач күренгән тәнендәге күгәргән урыннар буенча болай да барысы да аңлашыла. Солдатлар атнага ике тапкыр медицина тикшерүе үтсәләр дә, шәфкать туташы белешмә кәгазьдә егетне сау-сәламәт дип язып чыгара, тәнендәге яралар хакында яшереп калдыра. Ә шул ук вакытта егетнең частьны рөхсәтсез, үз белдеге белән ташлап китүе турындагы кәгазьгә кул куйдыртырга маташа, чөнки аңа кул куйса, егет җавап тотарга тиеш була.
Егетне Казанга алып китәргә булалар. Ләкин аларга кайтып җитәргә насыйп булмый, Екатеринбургка җитүгә, поезддан төшерәләр. Бер хәрби кеше боларга ташлана һәм, егетнең кулларын борып, комендатурага җибәрәчәкмен, дип яный. Шулай да, барлык авырлыкларны җиңеп, Галина Николаевна егетне вакытлыча икенче частька җибәрүләренә ирешә. Казанга кайткач та, аңа ярдәм итәргә ашыгучы булмый. Галина Николаевна янәдән үзе Новосибирскига китә. Алмаз госпитальдә ятып чыга, аннан Себер округының штабына җибәрелә. Хәзер инде егет хезмәтен тәмамлап кайткан, өендә.
8 ай буе хәбәрсез
Галина Николаевнага улыннан 8 айга якын хәбәре булмаган бер ана мөрәҗәгать итә. Бу вакыт эчендә әни кеше картаеп, кайгыдан чәчләре агарып бетә. Ярдәм кулы сузучы бер генә кеше дә табылмый шул. Малаеның исәнме-юкмы икәнен белү өчен, багучыларга да барып карый, әмма берсе дә төгәл генә җавап кайтармый. Шуннан Галина апага мөрәҗәгать итә. «Карталар алып килегез, мин үзем аның исәнме-юкмы икәнен ачыклыйм», - ди ул әни кешегә. «Малай исән, әмма бик нык авырый», - дип, ана күңелендә өмет уята ул. Галина Николаевна ике куллап эшкә керешә. Егет хезмәт иткән частька китә, монда да комачаулаучылар һәрвакыттагыча җитәрлек була, акыру-бакырулар, янаулар ишетергә туры килә аңа. Ләкин Галина ханым тукталып кала торганнардан түгел. Ул телевидениегә мөрәҗәгать итә. Берничә көннән төн уртасында Галина ханымның телефоны шалтырый: солдатның кайда булуын хәбәр итәләр, килеп алырга кушалар. Галина ханым шунда ук чыгып йөгерә, чөнки аз гына соңга калса да, егетнең анда булмаячагын белә. Хәзер инде солдат өендә.
Алда Галина Николаевнаны чираттагы көрәш көтә: армиядә хезмәт итүче тагын бер егетнең әти-әнисе улларын икенче частька күчерергә ярдәм итүен сорый. Егет хезмәт итүдән баш тартмый, әмма хәзерге частьта моның өчен шартлар бөтенләй тудырылмаган: шапшаклык, юынырга урын юк, бетләр йөгереп йөри. Коткару эшләре дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading