16+

Җитәкче үзенең җитешсезлеген Гали Галиевич аша таный

«Мунча ташы» театры җитәкчесе Татарстанның халык артисты Гамил ӘСХӘДУЛЛАны тормышта тамашачы танып җиткерми. Ни өчен дисәң, ул бик җитди булыр, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен каядыр ашыгыр. Ә инде юмор хисе аның күңеленә балачактан сеңгән. «Бәләкәйдән үк әллә нинди хыялый идем мин. Сыер каршыларга барганда да очучы, командир...

Җитәкче үзенең җитешсезлеген Гали Галиевич аша таный

«Мунча ташы» театры җитәкчесе Татарстанның халык артисты Гамил ӘСХӘДУЛЛАны тормышта тамашачы танып җиткерми. Ни өчен дисәң, ул бик җитди булыр, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен каядыр ашыгыр. Ә инде юмор хисе аның күңеленә балачактан сеңгән. «Бәләкәйдән үк әллә нинди хыялый идем мин. Сыер каршыларга барганда да очучы, командир...


Гамил Әсхәдулла «Мунча ташы» театры оешуының беренче көннәреннән үк шунда эшли. Бүген әлеге театрның үз йөзе, үз тамашачысы бар. Заманында «Мунча ташы»ның исеме дә сәер яңгырый иде. Аны үзгәртергә тәкъдим итүчеләр дә булган. Гамил әфәнде сүзен әнә шуннан башлады:
- Без мунча турында спектакль әзерләгән идек. Халык: «Сезнең авылга «Мунча ташы» килдеме әле?» - дип сөйләнә башлады. Ә ул исемне үзебездә эшләгән Салих Төхфәтуллин уйлап тапкан иде. Шуннан соң бу исем үзеннән-үзе театрга да тагылды.
- «Мунча ташы»ның эссесен ничек итеп еллар буе суытмый тотасыз? Халык сезне ни өчен ярата дип уйлыйсыз?
- Беренче чиратта безнең халыкчан булуыбыз аркасындадыр. Узган ел Оренбургта, Ижауда, Башкортстанда булдык. Һәркайда яратып карыйлар. Безнең тамашаларга хәтта руслар да килә. Быел март, апрель айларында Мәскәүгә, Себергә барырга җыенабыз. Без сәхнә әсәрләре аркылы халыкның үзеннән чыккан юморны, җитешсезлекләрне күрсәтәбез. Шулай ук кайбер җитәкчеләрнең теге яки бу эшкә куллары җитмәвен дә тәнкыйтьлибез. Без күрсәткәннән генә ул проблема чишелми, билгеле. Әмма халык белеп торсын өчен кирәк ул. Соңгы вакытта безне җитәкчеләр дә еш карый башлады.
- Үзләрен танып килеп әйткәннәре, ачуланганнары юкмы?
- Элек андый хәлләр булды. Хәзер ачуланганнары юк. Без бит конкрет шәхескә кагылмыйбыз. Җитәкче үзендәге җитешсезлекне, булдыксызлыгын Гали Галиевич аша күрә. Сатира аркылы тормыштагы проблемаларны аңларга мөмкин.
- Сер түгел, сезне кабул итмәгән кешеләр дә шактый.
- Без сәхнәдә 32 ел эшлибез. Кайбер сәнгать әһелләре арасында әле дә кабул итмәгәннәре бар. Үзләрен «милләтче» дип санап йөргән кешеләрдән дә «татарга хас булмаган нәрсәләр күрсәтәсез» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әйтик, сәхнәдә исерек күренсә, аны татардан көлү, дип саныйлар. Безнең репертуарда аракыга каршы көрәш һәм авыллардагы буйдаклар турында миниатюралар бар. Шуның аша эчүнең, ялгызлыкның нинди фаҗига икәнен күрсәтәбез. Бәлки, кайберәүләр безне карагач эчүен ташлар. Әнә бит соңгы вакытта районнарда ялгызларны кавыштыру үзәкләре эшли башлады.
- Сез башка юмор осталарыннан нәрсә белән аерыласыз?
- Импровизация алымы белән, дияр идем. Безнең миниатюраларның 40 проценты сәхнәдә туа. Эшкә мин башкалардан аерылыбрак торганнарны алырга тырышам. Әле соңгы вакытта гына Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан ике егет килде. Бик талантлылар. Бездә яшьләр өлкәннәрнең шәхси үрнәгендә тәҗрибә туплый.
- Төркемегездә кызлар бик аз булуы нәрсә белән аңлатыла? Әллә алар арасыннан талантлы юмор осталарын таба алмыйсызмы? Коллектив еш алышынамы сездә?
- Әйе, бездә хатын-кызлар өчәү генә. Татарстанда хатын-кызлар арасында юмор осталары юк. Алар иң җайлы булган пародия жанрына гына кереп китә.
Безнең коллективта Искәндәр Мотыйгулла, Ульяна Князева, Рөстәм Рахманкулов озак еллардан бирле эшләүче алыштыргысыз артистлар. Яшьләр генә алышынып тора.
- Репертуарыгызга юморны каян табасыз? Сезнең өчен махсус язучы бармы әллә?
- Фәнис абый Яруллинга мөрәҗәгать иткән булды. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»енә ремейк ясадык. «Хәзерге вакытта Әлмәндәр бабай исән булса нишләр иде?» дигән сорауга җавап бирергә тырыштык.
- Юмор осталарыннан: «Кешене көлдерү авыр», - дигәннәрен ишеткән бар. Сезгә ничек?
- Миңа көлдерү җиңел. Театрда бер ел уйнап алган идем. Анда елата торган драматик роль башкардым. Көлдерү дә, елату да артисттан тора.
- Уен-көлкеле кеше бер җирдә дә югалып калмый торгандыр ул. Шундый берәр очракны искә алыгыз әле.
- Артистлану мине күп коткарды. Бервакыт Тольяттидан машина алып кайтканда, гаишниклар туктатып акча сорый башлады. Шунда машинадан нәчәлник сыман чыктым да: «В чем дело?» - дип яннарына килеп бастым. Миңа бер сүз әйтми карап тордылар да хәерле юл теләп җибәрделәр, ә егетләрдән акча алдылар. Кайвакыт урамда: «Сезне кайдадыр күргән бар», - дисәләр: «Курортта бергә ял иткән идек бит», - дип тә шаяртам.
- Сезнең улыгыз Рамил талантлы музыкант. Ул нәрсә белән шөгыльләнә?
- Улым башта музыка училищесын, аннары консерватория тәмамлады. Көйләр яза. Бездә җырчы булып эшли.
- Үз бинагыз булмаган килеш фатирда гына репетицияләр ясау кыендыр инде.
- Кайвакыт репетицияләр ясау өчен безгә залларын биреп торучылар бар. Бинадан тыш башка кирәк-яраклар да күп. Моннан биш ел элек безгә Президент автобус бүләк иткән иде. Ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Татарстанның халык артисты Шәмси Закиров коллективтан китсә дә, киңәшләре белән һаман ярдәм итеп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading