16+

«Кабан күле хәзинәләре» иң элек Казанда күрсәтелә

«Кабан күле хәзинәлә­ре» - матур шәһәр ту­рын­дагы матур фильм.

«Кабан күле хәзинәләре» иң элек Казанда күрсәтелә

«Кабан күле хәзинәлә­ре» - матур шәһәр ту­рын­дагы матур фильм.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның беренче тамашачылары арасында иде. Күптән көтел­гән фильмның эш версиясе аңа Мәскәүдә күрсәтелгән. «Кинода Казаныбызның бар матурлыгын беренче тапкыр күрдем, - дип кичерешләре белән уртаклашкан Р.Миңнеханов. - Киң колач белән төшерелгән бик матур, үзенә алып кереп китә торган кызыклы фильм. Яшь артист­ларыбыз Эльвира Ибраһимова һәм Байбулат Батуллиннарның «йолдызлар» арасында югалып калмауларына, искиткеч актерлык осталыкларына гаҗәплән­дем». Әлеге маҗаралы фильм Казанда, Мәскәүдә һәм Владивостокта төшерелде. Анда геройларның Иван Грозный Казанны ал­ган чакта Кабан күленә яшерелгән хан хәзи­нәләрен эзләүләре турында бәян ителә.
«Кабан күле хәзинәлә­ре»нең 1000 тирәсе күчер­мәсен (белешмәләр өчен - Россиядә барлыгы 3000 зал) киң прокатка бу елның 1 маенда «Двадцатый Век Фокс» дөньякүләм әйдәп баручы компаниясенең Россия бү­лекчәсе чыгара. Ә Татарстан Республикасында фильм дөнья премьерасыннан бер көнгә алдарак - 30 апрельдә үк күрсәтелә башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading