16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Валерия Иман Михайловна, һичшиксез, бик сәләтле һәм киң карашлы шәхес, күңелендә Раббыбыз иңдергән көчле иман һәм ихласлылыкны саклаган чын мөселман хатыны иде.

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Валерия Иман Порохованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша. Үзенең Instagram-дагы рәсми битендә ул болай дип билгели:

"Россия өммәте олы югалту кичерә – фани дөньяга Валерия Иман Порохова китеп барган. Изге Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә итүче булып кына калмыйча, ул Россия мөселманнарына, җәмгыятебезнең дингә кайтуда беренче адымнарын ясаган вакытта, Исламның бөтен асылын – матурлыгын һәм мәрхәмәтлелеген ачып күрсәтте. Валерия Иман Михайловна, һичшиксез, бик сәләтле һәм киң карашлы шәхес, күңелендә Раббыбыз иңдергән көчле иман һәм ихласлылыкны саклаган чын мөселман хатыны иде. Аллаһы Тәгалә күренекле дин кардәшебезнең Ислам юлында кылган тырышлыкларын кабул итеп аны Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Рухы Раббыбызның ярлыкавына ирешсен, Ахыйрәттә ахыргы урыннары Җәннәт булсын дип сорап догалар укыйм. “Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading