16+

«Каравон» – мәдәни брэнд

Узган атнаның ял көнендә Лаеш районының Николькое авылында традициягә кереп киткән «Каравон» рус фольклоры фестивале булып узды.

«Каравон» – мәдәни брэнд

Узган атнаның ял көнендә Лаеш районының Николькое авылында традициягә кереп киткән «Каравон» рус фольклоры фестивале булып узды.

21 нче тапкыр үткән бу чарада 7 төбәктән 150гә якын коллектив чыгыш ясады. Фестиваль исә Никольскоедагы храм кыңгыраулары чыңлавыннан башланды. «Каравон» кунакларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Республикада яшәүчеләр мондый бәйрәмнең нәкъ бездә узуына чиксез горурлана. Бу бәйрәмне бездән алдагы буыннар саклап килгән, без дә шул традицияне дәвам итәргә тиешбез. Чөнки тарихтан башка киләчәгебез юк, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Лаеш муниципаль район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев исә «Каравон» фольклор фестиваленең мәдәни брэнд булып танылуын ассызыклап үтте.
Рәсми өлештән соң, концерт номерлары күрсәтелде. Татарстан иҗат коллективларыннан тыш, төп сәхнәдә Анастасия Заволокина белән Геннадий Заволокин исемендәге «Частушка» ансамбле дә чыгыш ясады. Анастасия Заволокина Никольскоега эш белән дә килүен әйтте. «Играй, гармонь!» төшерү төркеме монда чираттагы программа өчен видеоматериал җыя икән. Үзешчән коллективлар, төп сәхнәдәге концерт белән параллель рәвештә, башка мәйданчыкларда да җырлады. Артистлар, әйләнә булып басып, элеккеге рус халык җырларын башкарды. Бәйрәм спорт уеннары, театраль тамашалар белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading