Кар ява дип куанмагыз, карның була бураны, дип җырлыйлармы әле... Әкренләп кышка да аяк басабыз, димәк, алдагы көннәрдә җил-бураннарның, бозлавыкларның булачагын көт тә тор. Кышкы сезон башлану - бигрәк тә юлда йөрүчеләр өчен иң куркыныч вакыт. Ә быелгы кышның «беренче сюрприз»ларын бу атнада инде күп кенә төбәкләр тоярга да өлгерде.
Атна башында ук үзәк Россиянең күп өлешен кар күмеп китте. Тверь, Смоленск, Ярославль һәм Костромада яуган кар һәм көчле җил йөз меңгә якын кешене утсыз калдырган. Воронеж, Брянск һәм Липецк өлкәләре дә юеш кар һәм көчле җилгә алдан ук әзерлек эшләрен алып бара, монда да электр челтәрләрендәге аварияләр кабатланырга мөмкин. Европалыларга да бер дә кызыга торган түгел: мәсәлән, Италиядә кайбер төбәкләрдә ярты метрлы көртләр барлыкка килгән. Коммуналь хезмәтләр юлларны чистартырга өлгерми, аеруча машина йөртүчеләргә бик авырга туры килә. Нәтиҗәдә, юлдагы аварияләр саны арта. Польшада да бер тәүлек эчендә генә дә дистәләгән юл һәлакәтләре теркәлгән. АКШта исә карлы шторм нәтиҗәсендә һәлак булучылар да бар. Сәбәбе - электрүткәргеч чыбыклары төшү һәм агачлар аву нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр. Техас штатының Даллас аэропортында 300дән артык рейс гамәлдән чыгарылган.
Һава торышы республикабызда да алдагы көннәрдә бер дә тотрыклы булмаячк, һава температурасы да көннән-көн төшә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген көндез кар явачак, буран чыгуы да көтелә, юлларда бозлавык. Һава температурасы -2,-3 градус тирәсе. Иртәгә дә һава торышында артык үзгәрешләр юк: шулай ук кар явачак, буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән җил булачагын хәбәр итәләр. Төнлә һәм көндез -1, -6 градус салкынлык көтелә. Кышның беренче көнендә явым-төшемнәр булмаса да, 2 декабрьдә көнбатыш районнарда янә кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал. Төннәрен салкынайта: -7,-12 градус, көндез һава температурасы 1-6 градус салкын булачак. Күргәнебезчә, кыш дилбегәне чын-чынлап үз кулына алырга һәм үз эшенә керешергә җыена: киләсе атна башына кадәр кар, буран булуы көтелә. Шуңа күрә, ерак юлларга чыгучылар сак булсыннар иде, өлгермәгән машина йөртүчеләргә исә тиз арада кышкы тәгәрмәчләргә күчеп бетәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар