16+

Карны җыештырмасалар, кая мөрәҗәгать итәргә?

Казан халкының бөтен сөйләшүләре кар белән башлана һәм кар белән тәмамлана бу көннәрдә.

Карны җыештырмасалар, кая мөрәҗәгать итәргә?

Казан халкының бөтен сөйләшүләре кар белән башлана һәм кар белән тәмамлана бу көннәрдә.

Машиналары батып азапланган кешеләр үзләренең сөйләм телләренә "тоз-ком" катнашмасы да өстәп җибәрә әле. Башкала мэры шәхсән үзе кулына көрәк тотып, кар көрәргә чыгардай булып йөри. Альберт Камалиев проспектында уздырылган күчмә киңәшмәдә ул эшне тоткарлаучы кайбер сәбәпләне дә атап үтте:

- Ишегалларын җыештыруда гражданнарның шәхси автомобильләре көндез дә, төнлә дә комачаулый. Автомобильләрне тротуар янәшәсендә дә, җәяүлеләр юлында да калдыралар. Моның белән махсуслаштырылган техника эшенә дә, ишегалды җыештыручыларга да кыенлык тудыралар, - диде.

Ә шәһәр эчендә кайсы юл өчен кем җаваплы?

Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ринат Ширмәнов аңлатканча, урам юлларын һәм тротуарларны җыештыру - тышкы төзекләндерү комитеты җәлеп иткән подрядчы оешмалар карамагында.

Ишегалларын, йортара юлларны ягъни квартал эче юлларын, күпфатирлы йорт яны тротуарларын җыештыру - идарәче компанияләр җаваплылыгында.

Офислар, кибетләр биналары янындагы 5 метр араны үзләре җыештырырга яки подрядчы оешма белән килешү төзергә тиешләр.

- Йортара юлларның кайсыдыр өлеше җыештырылмаган икән, монда идарәче компанияне гаепләргә ашыгырга кирәкми. Ул участок берәр офиска карыйдыр, бәлки. Шунлыктан, тәгаен адресны күрсәтеп хәбәр бирү зарур, - диде Ринат Ширмәнов.

Тышкы төзекләндерү таләпләре тиешенчә үтәлмәсә, түбәндәге адресларга мөрәҗәгать юлларга була.

Тик башта хәбәрне идарәче компаниягә һәм район хакимиятенә җиткерү сорала.

  • Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" бүлегенә
  • "Ачык Казан" тәүлек буе эшләүче бердәм диспетчерлык үзәгенә, телефоны: 236-41-23.
  • Казан дәүләт торак инспекциясенә. Кар җыештырылмавы турындагы хәбәрне инспекциягә, фәкать, язмача яки электрон хат рәвешендә генә тапшырырга мөмкин. Декабристлар урамы, 179. Телефоны: 555-69-01.
  • Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясенә
    Дементьев урамы, 2б, телефон: 223-09-91, дүшәмбе-җомга 9.00-18.00 сәгатьләрдә.


Сүз уңаеннан, административ-техник инспекциядә кисәтүләренчә, карны тиешенчә җыештырмаган өчен Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә саллы гына штрафлар салына: гражданнарга 2-3 мең сум, вазифа биләүче затларга 15-30 мең сум, юридик затларга 200-500 мең сум. Кагыйдә бозу янә кабатланса, штраф гражданнарга 5 мең сумга, җитәкчеләргә 30-50 мең сумга, юридик затларга 500 мең сумнан бер миллион сумга кадәр арта.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading