Шәһри Казан

...каршыларсың картлыгыңны?

Быел ил күләмендә хезмәт пенсияләрен ике тапкыр индексацияләргә җыеналар. 1 февральдән аның күләме 6,6 процентка артырга тиеш. Ә 1 апрельдән хезмәт пенсияләренә өстәмәнең күләме Пенсия фонды керемнәренең үсешенә бәйле булачак.

Реклама

Бердәм акчалата түләүләргә дә апрель башында индексация үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, лаеклы ялда булып та, эшләүләрен дәвам итүче гражданнарның пенсияләрен август аенда яңадан исәпләү каралган.
Пенсионерларның шактые, лаеклы ялга чыккач та, иш янына куш булырлык керем алу өчен, эшләргә мәҗбүр. Шушы көннәрдә генә РФ Пенсия фондының ТР бүлегенең ел йомгакларына багышланган коллегиясендә Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова китергән мәгълүматлар бер дә күңелле түгел иде. Пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе түбән булуга, аларның сатып алу сәләте дә эшләгән вакыттагыга караганда ике тапкырга түбәнрәк булуына басым ясады профсоюзлар лидеры. Барыбызга да билгеле: кеше лаеклы ялга чыккач, аның пенсия күләме ул моңа кадәр алган хезмәт хакыннан 3-4 тапкырга кимрәк була. Кызганыч, безнең шартларда гадәти гражданнарның күбесе картлык көннәрендә үзен лаеклы пенсия белән тәэмин итәрлек хезмәт хакы алып эшләми. Пенсионерларның яшәү минимумына килсәк, бүген Татарстанда аның күләме нибары 4302 сум тәшкил итә. Бу - Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Пермь крае, Самара һәм Түбән Новгород өлкәсе пенсионерларының яшәү минимумы, мәсәлән, безнекеләргә караганда 30 процентка югарырак. Татарстан профсоюзлары лидеры Татьяна Водопьянова моның сәбәбен республикада пенсионерларның куллану кәрзиненең (азык-төлеккә, туклану белән бәйле булмаган продукциягә һәм хезмәтләргә) сизелерлек түбән булуы белән бәйләп аңлата. Шуны күздә тотып, аз тәэмин ителгән гражданнарны социаль яклауны көчәйтү өчен, профсоюзлар әлеге мәсьәлә буенча эшче төркем төзеп, быелның беренче яртысында куллану кәрзиненә кагылышлы яңа канун эшләү тәкъдиме белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.
Гамәлдәге пенсионерларның гына түгел, булачак пенсионерларның да киләчәге томанлы. Пенсияләрнең күләме хезмәт хакы күләменә турыдан-туры бәйле булганга, гражданнарны лаеклы пенсия белән тәэмин итү хезмәткә түләү системасын үзгәртүдән башка мөмкин булмаячак, дип чаң суга белгечләр. Хезмәт хаклары күләме артмаганда, бүген эшләүче россиялеләрнең 30 процентына, лаеклы ялга чыккач, пенсионерларның яшәү минимумыннан да түбәнрәк пенсия алу куркынычы яный. «Пенсия хезмәт хакына турыдан-туры бәйле булганга, бу тенденция алга таба да дәвам итәчәк», - дип кисәтә РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
Тиешле яшәү шартларын тәэмин итәрлек пенсия алу, лаеклы ялга чыккач, сатып алу сәләте пенсионерларның яшәү минимумыннан 2-2,2 тапкырга артык булсын өчен, Пенсия фондына һәр граждан өчен 38 ел дәвамында аена 6 мең ярым сумнан да ким булмаган иминият взносы кертелеп барылырга тиеш икән. Кызганыч, бүген мондый пенсия алу бәхетенә аена 29500 сумнан артыграк хезмәт хакы алып эшләүче россиялеләр генә өмет итә ала. Хезмәткәрләренә түбән хезмәт хакы түләү өстенә, иминият кертемнәрен вакытында һәм тулы күләмдә күчермәүче предприятие һәм оешмаларның саны шактый бүген республикада. Алар булачак пенсионерларның хәлен икеләтә авырайта. Татарстан предприятиеләренең яртысыннан артыгы хезмәткәрләре өчен иминият взносларын вакытында һәм тулысынча түләми икән. Пенсия фондының ТР бүлеге тарафыннан чаралар күрелү нәтиҗәсендә узган ел эш бирүчеләрнең иминият кертемнәре буенча 2 млрд сумнан артык бурычлары фондка кайтарылган. Шуңа да карамастан, бүген әле республика предприятиеләренең Пенсия фонды алдында иминият взнослары буенча 1 млрд 329 млн сумлык бурычы кала. Аның 90 проценты 59 предприятие өлешенә туры килә. Иминият взнослары буенча җыелган барлык бурычның 55 процентка якыны - «Ак Барс» холдинг компаниясе»неке. «Татарстан» авиакомпаниясенең бурычы 9 млн сумга якын. «ВАМИН Татарстан» ААҖ һәм аның бүлендек предприятиеләре, «Точмаш», «Зәй тимер-бетон эшләнмәләр заводы» да «кара» исемлектә. Сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, бюджет оешмаларында да иминият кертемнәре буенча бурычлар җыелу борчу тудыра.
Лаеклы пенсия булдыру өчен бүген иң мөһим шартлар дип эш бирүче белән хезмәткәр арасында легаль хезмәт мөнәсәбәтләрен булдыру, нормаль эш стажын туплау һәм хезмәт хакларын күтәрү санала. Моннан тыш, хәзер гражданнарга булачак пенсияләрне арттыру мөмкинлеге бирә торган программалар тәкъдим ителә. Бүгенге көндә россиялеләр, мәсәлән, пенсия белән өстәмә дәүләт тәэмин итүенә кагылышлы программада катнашу мөмкинлегенә ия. Аны өч ел гамәлгә ашыруның Татарстандагы нәтиҗәләре әлегә бик тыйнак. Программада халыкның 9 проценты - 335 мең генә кеше катнашкан. «Программада катнашу вакыты чикләнгән. 2013 елның 1 октябренә кадәр аңа кереп беренче түләүләрен башкаручылар гына 10 ел дәвамында дәүләтнең финанслауда катнашуына өметләнә ала», - дип искәртә Марсель Имамов.
Илдә пенсия системасын реформалаштыру дәвам итә. Бүген беребез дә, пенсиягә чыккач, реформалардан нинди отыш алачагын анык күзаллый алмый. Шул ук вакытта берәү дә, пенсиягә кадәр ерак, аңа кадәр әллә ниләр үзгәреп бетәр әле, дип, кул селтәргә тиеш түгел. Бүген дәүләткә генә карап утыра торган заман түгеллеген һәркем аңларга тиешле. Һәркемнән фонд базарындагы кебек җитез уенчы булу, пенсияләргә кагылышлы программаларда әйбәт ориентлашу, рисклардан хәбәрдар булу таләп ителә. Кем әйтмешли, үз хәлебезне кайгырту үзебезнең генә кулда.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: