16+

"Карусель" төп геройларын Казанда  ачыклады

Шунысы сөенечле, бүләкәнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. "Шаян-ТВ " телеканалы "Төп геройлар-2019" премиясенең "Ел ачышы" номинациясендә җиңү яулады.

"Карусель" төп геройларын Казанда  ачыклады

Шунысы сөенечле, бүләкәнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. "Шаян-ТВ " телеканалы "Төп геройлар-2019" премиясенең "Ел ачышы" номинациясендә җиңү яулады.

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан балалар да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Көндезен шәһәрнең төрле мәйданчыкларында нәниләр өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылыды. Үзәк мәдәният һәм ял паркы көне буена балалар карамагына тапшырылган иде. Биредә алар өчен төрле конкурслар, тамашалар, мастер-класслар, концерт номерлары әзерләнде. Тамаша-бәйрәмнең төп катнашучылары да балалар үзләре булды.

Ә бәйрәмнең кульминацион ноктасы мөгаен кич белән, Циркта булды дисәк тә ялгыш булмастыр. Монда “Карусель” гомумроссия балалар һәм яшүсмерләр  каналы ел саен бирелә торган “Төп геройлар” премиясен тапшыру тантанасын быел Казанда, Республика һәм Шәһәр көненә туры китереп оештырды. Телеканалның әлеге чарасын  үткәрүдә  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика хөкүмәте һәм Казан шәһәре хакимияте булышлык күрсәткән.

“Төп геройлар-2019” илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. 

“Шәһәр көнендә, Республика көнедә балалар өчен шундый матур бәйрәм! Оештыручыларга бу бәйрәмне Казанда оештырганнары өчен зур рәхмәт! Уңышлы конкурс булсын!” – дип теләкләрен ирештерде Татарстан Президенты. Аннары бәйрәмнең вип-кунаклары “могҗизалы шарга” бергәләп тотынып, бәйрәмгә старт бирделәр. Зал төсләр балкышына күмелде, нәни тамашачылар өстенә төсле шарлар ташкыны ургылды, конфеттилар очты. 

Тантанага каналның алып баручылары, артистлар, балалар тапшыруларын иҗат итүчеләр, мультфильм геройларын тавышландыручылар чакырылган иде. Музыкаль һәм театральләштерелгән тамаша беркемне дә – нәниләрне дә, әти-әниләрне дә битараф калдырмады. Тамашачылар сәхнәдәгеләр белән бергә күңел ачты, музыкаль һәм цирк номерларын карап хозурланды, тамашаның төп героена әверелде. Каналның төп алып баручылары Николь Плиева һәм Саша Новиков тамашачыны бәйрәм ритмында тотты. 

Яшь тамашачыларга 13 номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре мәгълүм булды. Канал җитәкчелеге әйтүенә караганда, аларны жюри түгел, нәкъ менә телевизор караучы яшь тамашачылар тавыш биреп үзләре билгеләгән. Россия анимацион фильмы, чит ил анимацион фильмы, Россия анимацион сериалы, чит ил анимацион сериалы, балалар җыры, күңел ачу проекты һәм башка номинациядәге җиңүчеләр, нәкъ өлкәннәр өчен оештырылган чаралардагы кебек, өч номинант арасыннан сайлап алынып, конвертларны ачып игълан ителде. Җиңүчеләргә телеканалның истәлек статуэткалары тапшырылды. Әлеге бәйрәм чарасы яшь тамашачылар өчен искиткеч бүләк булды.

Шунысы сөенечле, бүләкәнүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. "Шаян-ТВ " телеканалы "Төп геройлар-2019" премиясенең "Ел ачышы" номинациясендә җиңү яулады.

Бәйрәм тантаналарыннан репортажны телеканал 1 сентябрьдә күрсәтәчәк.

ФОТО: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading