Шәһри Казан

Кайсыгызның намусы пакъ, ялгыйсы бар тамакны

Мал-туарны тизрәк үстерү-симертү өчен антибиотиклар кулланылганы беркемгә дә сер түгелдер, бөтен дөньяда шулай эшлиләр. Моның кеше сәламәтлегенә дә зыяны зур.

Һич югы, шунысы шатландыра: былтыр республикада меңгә якын проба алынып, берсендә генә - Әтнә районында сөт җыеп йөрүче шәхси эшкуарның азык-төлегендә антибиотик табылган. Ил күләмендә дә даруларның күпчелеге сөт ризыкларында ачыклана.

Реклама

Европа берлегенә кергән илләр антибиотиклар куллануны 70 нче еллардан бирле киметсә, Америкада, киресенчә, моны проблемага да санамыйлар. Россиядә алар белән мал-туарны, кош-кортны, бал кортларын дәвалыйлар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, медицинага (кешеләр күздә тотыла) караганда, ветеринариядә дарулар ике тапкыр күбрәк кулланыла. Антибиотиклы ит ашагач, матдәләр кеше организмында җыела. Шуның аркасында кеше авыртуны баса торган антибиотик эчсә, аның файдасы тимәскә дә мөмкин.

Моннан тыш, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләвенчә, республикага санкцияләр исемлегенә кертелгән продукция дә мыштым гына үтеп керүен дәвам итә.

- Былтыр барлыгы бер тоннадан артык шундый продукциянең күпчелеге Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында ачыкланды. Эстониядән килгән бер тонна чамасы суган белән сарымсак та кире җибәрелде, - дип сөйләде белгеч.

Халыкны туңдырылган балык белән дә төп башына утырта башлаганнар. Филесын глазурь дип аталган махсус сыекчага чумыралар икән. Болай эшләргә ярый, әгәр сыекча тиешле чамадан артмаса. Кызганыч, намуссыз эшкуарларга чама хисе хас түгел - тикшерелгән бөтен балыкның 11 процентында глазурь күләме арттырылган. Кеше су өчен акча түли, дигән сүз.

- Сатып алучы кибеттә балыкта глазурьның чамадан тыш булганын ничек ачыклый ала? - дип сорау бирде «ШК» хәбәрчесе.

- Кагыйдә буенча, балыкта ул 15 проценттан артырга тиеш түгел, әмма моны күз белән генә ачыклап булмый. Кулланучы өендә балыкны җебетеп, авырлыгын үлчәп карый ала. Кибеттә алынган бер килограмм балык, җебегәч, 300 грамм гына калса, бу очракта Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң без планнан тыш тикшерү оештырабыз, - диде Марина Трофимова.

2015 елда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә туристик хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә йөзгә якын кеше зарланган. Мисал өчен, клиент туристик операторга дүрт йолдызлы кунакханә өчен акча түли, ә чит илгә килеп төшкәч, аны өч йолдызлысы колач җәеп каршы ала. Кәеф кырылгач, андый кочакка бик үк ташланасы да килми шул... Ә «Жар-птица» агентлыгы Яңа елга халыкны Төркия­гә җибәрәбез, дигән сүз чыгарган. Суд аларны урынына тиз утырткан. Исегезгә төшерәбез, былтыр Төркия белән Россия арасы суынгач, туристларга Ататөрек Ватанына очарга рөхсәт ителми башлады.

Интернетта да кәкре каенга рәхәтләнеп терәтәләр. Кеше «челтәр» аша товарга заказ биреп, акчасын түләп куя, әмма, ахыр чиктә, товар да килми, акчаны да кайтаручы булмый, сатучы эзсез югала. Былтыр шундый очрак белән 122 кеше мөрәҗәгать иткән.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, андый кырыгалдарларны җаваплылыкка тарту кыен, чөнки алар үзләре турында бик аз мәгълүмат җиткерә. Шуңа да, интернет аша сатып алганда, сатучының фирма исеме белән адресына күз салыгыз, бу белешмә мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш.

Роспотребнадзор тарафыннан эшләнгән мәгълүмати ресурс эшли башлады. zpp.rospotrebnadzor.ru порталында кулланучыларның хокуклары буенча бөтен норматив база, шул исәптән халыкара һәм төбәк хокукый актлары, закон проектлары урнаштырылган. Һәркем күптөрле белешмәлекләр, видеороликлар, шикаять һәм иск гаризалары үрнәкләре белән таныша ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: